Ике елда Швейцария бозлыкларының 10 процентын югалткан. Моны Швейцария фәннәр академиясе белгечләре исәпләп чыгарган, дип яза Associated Press
"Ике ел эчендә генә дә 1960-1990 еллар күләмендә бозлыклар эрегән. Кайбер кечкенә бозлыклар бөтенләй юкка чыккан", ди алар.
Белгечләр фикеренчә бозларның болай нык эрүенә кышын карның әз явуы сәбәпче, кар аларны кояш нурларыннан да, җәен югары температурадан да саклап тора.
Быел элегрәк Швейцария галимнәре һәм экологияне яклаучылары Альп бозлыкларын саклап калу кампаниясе башлатты. Июньдә Швейцариядә референдум булды, анда катнашучыларның 59 проценты илдә 2050 елга кадәр парник газларын чыгару тулысынча бетәргә тиеш дип фикер белдерде.
- Моңарчы Антарктидада кышкы боз мәйданы моңарчы булмаганча кимүе хәбәр ителде.. Былтыр күзәтүләр тарихында иң начар күрсәткечләр теркәлгән иде, быелгы күрсәткечләр тагын да ныграк – 11,2 процентка начарайган. Хәзерге вакытта Антарктидада диңгез бозларының мәйданы 12,7 миллион дүрткел километр гына. 2022 ел белән чагыштырганда, ул 1,6 миллион дүрткел километрга кимегән.
- Элегрәк БМО күзәтүләр тарихында "иң кызу июнь" ае булды дип хисап биргән иде. Диңгез өслеге температурасы да моңа кадәр күрелмәгәнчә югары булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум