Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә балалар өчен полиомиелиттан вакцинага кытлык барлыкка килгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Полиоваксин" —Русиядә калган, вирусы актив булмаган бердәнбер  вакцина дип искәртелә.

Русиянең кайбер төбәкләрендә балалар өчен полиомиелиттан вакциналарга кытлык күзәтелә. Бу хакта "Коммерсантъ"ка "Коллективный иммунитет" оешмасына нигез салучыларның берсе Антонина Обласова сөйләгән.

"Көнбатыш ширкәтләре бу дарулар белән тәэмин итми башлаганнан соң, Чумаков исемендәге үзәк белән берлектә "Нанолек" ширкәте чыгара торган "Полиоваксин" вакцинасы гына калды дияргә була. Даруның беренче партиясе сатуга 2023 елның апрелендә чыккан. Әмма дәүләт өчен сатып алулар белән бәйле кануннарның үзенчәлекләре аркасында, җитештерүче бу даруга контрактларны беренче тапкырдан ук төзи алмаган. 825 миллион сумлык дәүләт килешүен өченче тапкырдан гына, 2023 елның июненнән генә төзи алганнар", диелә язмада.

Полиомиелиттан вакцина җитмәүнең тагын бер сәбәбе - ел башында Дагыстанда, Ингушетиядә һәм Карачай-Чиркәс республикаларында балаларны чираттан тыш тәртиптә вакциналау булган.

"Полиоваксин" —Русиядә калган, вирусы актив булмаган бердәнбер вакцина дип искәртелә.

Моңа кадәр "Нанолек" Нидерландның Bilthoven Biologicals ширкәте маддәләре нигезендә "Полимилекс" вакцинасы чыгарды. Соңгы мәртәбә әлеге даруны 2021 елда әйләнешкә керттеләр. "Нанолек"та "Полимилекс"ны чыгаруны туктатуларын "хәзерге вазгыятьтә чит илдән кертелгән компонентларны куллануда авырлыклар булу" белән аңлаталар.

Шул ук вакытта Русия сәламәтлек саклау министрлыгында ышандыруларынча, вакциналар кирәкле күләмдә сатып алынган һәм вакытында җибәрелә.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ Русиягә кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә. Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lillyның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
  • 2022 елның март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
  • Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
  • Русиядә ВИЧ авырулы кешеләр куллана торган "Эвиплера" даруы да җитми башлаган иде.
  • 2023 елның беренче җиде ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русия даруханәләрендә чит ил дарулары бер ел элекке белән чагыштырганда 20,3 процентка кимегән. 7,7 мең төрле дарудан 6,4 мең төрлесе калган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG