Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стивен Капус "Азат Европа/Азатлык Радиосы" президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде


Стивен Капус
Стивен Капус

"Азат Европа/Азатлык Радиосы" (RFE/RL) мөдирләр шурасы Стивен Капусны 2024 елның 1 гыйнварыннан ширкәтнең президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләде.

Стивен Капусның медиа ширкәтләре белән идарә итү, продюсерлык һәм журналистика өлкәсендә 25 елдан артык тәҗрибәсе бар. Ул — NBC News-ның элекке президенты, "NBC Nightly News with Tom Brokaw", "The News with Brian Williams" һәм "CBS Evening News with Scott Pelley" кебек тапшыруларның башкарма продюсеры булган.

Халыкара тапшырулар шурасы АКШ Сенаты тарафыннан расланып, аның өчен тавыш бирә алганчыга кадәр, Капус әлегә вазифаларны башкаручы буларак хезмәт итәчәк.

"Без Стивның "Азат Европа/Азатлык Радиосы" тарихының бу мөһим мизгелендә аны җитәкләргә ризалашуына бик шатбыз", — диде шура рәисе Карен Корнблух. — Ул медиа индустриясендә өлкән менеджер буларак искиткеч тәҗрибәгә ия һәм дә "Азат Европа/Азатлык Радиосын" да бик яхшы белә".

"Мин "Азат Европа/Азатлык Радиосын" җитәкләү форсатына бик шатмын, ул дөньяда бәйсез яңалыклар һәм мәгълүмат тапшыруда иң ышанычлы чыганакларның берсе булып тора, — диде Капус. — Мин Азатлык радиосының хәзерге җитәкчесе Джефф Гедминның фидакарь эшен, аерым алганда, "Азат Европа/Азатлык Радиосының" гаделсез тоткарланган дүрт журналистын азат итүдә мөһим тырышлыкларын дәвам итәчәкмен".

Капус бу вазифада 2023 елның җәендә киткән Джейми Флайны алыштырачак. Июль аеннан бирле "Азат Европа/Азатлык Радиосы" президенты вазифасын шура әгъзасы Джефф Гедмин башкара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG