Accessibility links

 
Башкортстан Корылтае депутаты Камил Бузыкаев Мортаза Рәхимов сурәтләнгән карикатура ясаган, аны депутат мандатыннан мәхрүм итүне сорыйлар
Кайнар хәбәр

Башкортстан Корылтае депутаты Камил Бузыкаев Мортаза Рәхимов сурәтләнгән карикатура ясаган, аны депутат мандатыннан мәхрүм итүне сорыйлар


Камил Бузыкаев. Архив фотосы
Камил Бузыкаев. Архив фотосы

Аерым алганда, рәсемдә Мортаза Рәхимов кабереннән чыгып килә. Аны озын тырнаклы, шайтанныкына охшаш кул артка тарта. "Җитди вазифадагы кешеләр 72 хур кызы белән оҗмахта була алмый. Шуңа ул башка урынга эләккәндер. Гыйффәтле кызлар белән ясый алмыйм бит инде", дип аңлаткан Бузыкаев.

Башкортстан Корылтаеның этика комиссиясендә депутат Камил Бузыкаев ясаган карикатура турында фикер алышканнар. Бу рәсемгә активист Альберт Рәхмәтуллин зарланган. Аңа быел гыйнварда вафат булган Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовның карикатурада ничек сурәтләнүе ошамаган, дип җиткерә "Пруфы".

Рәсем үзе "ВКонтакте"да "Карикатурист Камиль Бузыкаев" дигән төркемдә 28 октябрьдә үк чыккан. Анда Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорованы (быел җәй ул республикадагы коррупцияне фаш итеп журналистларга зур әңгәмә биргән иде), "Пруфы" басмасы нәшере Рәүфә Рәхимованы, республика хөкүмәтенең элекке премьер-министры Раил Сарбаевны, Башкортстанның беренче президенты улын - Урал Рәхимовны һәм Мортаза Рәхимовның үзен танып була.

Карикатурада Гундоровага охшаш зат "Мин акылдан яздым" дигән шигарь күтәреп бара, ә Мортаза Рәхимов бу хәлләргә канәгатьсезлек белдереп кабереннән чыгып килә, аны озын тырнаклы, шайтанныкына охшаш кул артка таба тарта.

11 ноябрьдә "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә Бузыкаев пост чыгарган. Ул активист Альберт Рәхмәтуллин шикаятеннән соң үзен Дәүләт җыены җитәкчелеге янына сөйләшүгә чакыруларын әйтә. "Бу әләкче үзенең әләгендә тегене ошамый, тегене күрдем, шайтан да бар, дип язган. Мине мандатымнан мәхрүм итүне сорый. Яки таләп итә", дигән ул.

Басма язуынча, бу пост чыкканчы берничә көн генә алдан Альберт Рәхмәтуллин үзе язган шикаятькә җавап алган булган. "Депутат Бузыкаев К. Р.-га һөнәри бурычларын тормышка ашырганда башка депутатларның абруен хөрмәт итәргә, Башкортстан республикасы халыкларының гадәтләренә һәм традицияләренә түземлелек һәм ихтирам күрсәтергә киңәш ителде", диелгән җавапта.

Камиль Бузыкаев Пруфы белән әңгәмәсендә үзе ясаган рәсемнең мәгънәсен аңлатудан һәм анда сурәтләнгән затларның исемнәрен атаудан баш тарткан.

"Ничек ясалды, шулай ясалды, бу иҗат, ә аның нәрсә аңлатуына җавап бирмим", дигән ул. Әмма шулай да "ниндидер затларны" ясавын, ә Мортаза Рәхимовның "бу кешеләрнең гамәлләрен хупламавын" әйткән.

Ә Башкортстан президентының ни өчен җәһәннәмдә итеп сурәтләнүен болай аңлаткан: "Җитди вазифадагы кешеләр 72 хур кызы белән оҗмахта була алмый. Шуңа ул башка урынга эләккәндер. Миңа шулай тоела. Гыйффәтле кызлар белән ясый алмыйм бит инде", дигән Бузыкаев.

  • Узган ел ахырында Башкорт рәссам-карикатурачысы Камил Бузыкаевны Башкортстан республикасы каршында мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре шурасына алганнар иде. Быел җәй ул Корылтай депутатына намзәт итеп теркәлде.
  • Бузыкаевның карикатуралары моңарчы да шау-шу чыгарды. 2019 елда ясаган карикатурасы өчен аны татар хатын-кызларын мыскыл итүдә гаепләделәр. Карикатурада фәхишәлек белән шөгыльләнүче хатын-кыз сурәтләнгән иде: ул кулына чәкчәк тоткан, кыска күлмәк кигән, башында калфак, ә өстәрәк "Welcome to Kaza" дип язылган плакат эленеп тора.
  • Бузыкаев үзе "мондый кызларны М-7 юлының Татарстан өлешендә еш очратып була, ә Мәскәү өлкәсендә һәм Башкортстанда алар юк", дип аңлатты.
  • Ул чакта Башкортстан башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы булып торган Радий Хәбиров Камил Бузыкаевны тәнкыйтьләде һәм үзе ясаган карикатур өчен татарлардан гафу үтенүен сорады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG