Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исемең матур — татарчамы, башкортчамы?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкорт активисты, 29 яшьлек Илмир Ишбаев башкорт һәм татар исемнәрен, аларның мәгънәви аңлатмаларын туплап, Android телефоннары өчен "Башкорт һәм татар исемнәре" дигән кушымта эшләгән. Ул Азатлыкка шушы проектның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Илмир Ишбаев чыгышы белән Башкортстанның Мәләвез районы Һәргәй авылыннан. 2015 елда Уфада Авиация техник университетын тәмамлаган, инженер. Башкорт теле активисты буларак, башкорт китапларын kitaptar.bashkort.org сайтына туплауда актив катнашкан, Википедиягә башкорт телендә мәкаләләр язган. Бүген Уфада яши. Мәскәүдәге бер банкта техник җиһазлар монтажлаучы инженер булып эшли.

— Илмир, бу кушымтаны ясауга ничек алынырга булдыгыз?

Башкорт теле проектларында актив катнашам. Элегрәк Башкорт википедиясенә дә бик күп мәкаләләр яздым. Башкорт телендәге китаплардан онлайн китапханә ясауда да катнаштым. Башкорт китапларын Башкортстанда, Татарстанда җыеп, аларны сканерлап, kitaptar.bashkort.org сайтын ясадык. Сайтын шәхсән үзем эшләмәдем, әмма китапларны сканерлауда актив катнаштым, ярдәм иттем.

Ә кушымтага килгәндә, башкорт-татар темасына уртак проект эшләргә дигән уй күптән бар иде, әмма програмлауны белмәгәч, бу эш гел кичектерелеп килде. Башкортстанда, Татарстанда балаларга кушылган иң популяр яки азсанлы исемнәр буенча яңалыклар даими чыгып бара. Шуларга карагач, үзебезнең татар-башкорт исемнәренең елдан-ел сирәгрәк күренә башлавына игътибар иттем.

Татар-башкортта гел Карина, Тамерлан дигән кебек ят исемнәр ешрак очрый башлады. Бер дустымның баласы тугач, аңа исем сайлый башладылар һәм башкорт исемнәрен каян карарга белми аптырадылар. Күп кешенең башкортча, татарча исем кушарга теләге бар, ә каян карыйсын белмиләр. Андый исемнәр турында мәгълүмат юк. Үзебезнең "Башкорт исемнәре" дигән китап бар ул, әмма аны эзләп табарга да кирәк. Аны интернеттан йөкләп алырга, ачарга булса да, күп кеше аның белән мәшәкатьләнеп тә тормый.

— Ул китап интернетта бармы?

Илмир Ишбаев
Илмир Ишбаев

Кирәк булса, аны интернетта да табарга була, әмма кеше эзләп тә тормый. Күбесе аның барлыгын да белми. Күп кеше исем кушканда интернеттан "мөселман исемнәре" дип эзли дә, анда күп булса 100 исем килеп чыга. Алар шуларны карап, исем ошамаса да, халыкара исемнәр кушалар. Менә шушы уйлар мине әлеге кушымтаны ясауга этәрде дә. Әле май аенда гына, програмлауга өйрәнеп, кушымтаны үзем эшләп карыйм дип башлаган идем, эшләгән эшем күзгә күренә башлады.

Августта кушымтаның беренче версиясен интернетка салдым. Беренче ике версияне салгач, миңа шәхси хәбәрләрдә төрле тәкъдимнәр, киңәшләр килә башлады. Кайсы җирен ничек үзгәртергә, ничек яхшыртырга икәнен күрсәтеп, кушымтаны тагын да камилләштерүемне сорый башладылар. Нишләп менюда башкортча яисә татарча юк, дигән сораулар килде.

Ноябрь азагында, кушымтаның үзен башкортча һәм татарча әзерләдем. Баштан ук кушымтаны өч телдә: урысча, татарча, башкортча эшли торган итеп ясарга дигән уем бар иде. Башкортчаны сайлыйсың икән, барлык меню да, эзләү дә, мәгънәсенең аңлатмасы да башкортча буласы иде. Ләкин кушымтаны тизрәк чыгарасы килгәнгә, беренче варианты ук алай эшләнеп бетмәгән иде. Хәзер инде кушымтада үзеңә кирәкле телләрне сайлап була, әмма татар өлеше барыбер тулаем эшләнеп бетмәгән. Мәсәлән, башкорт исемнәрендә исемне язсаң, аның мәгънәсе дә башкортча күрсәтелә. Ә татарчада, кызганыч, бу өлеше әлегә урысча тора. Кушымтага татар исемнәрнең татарча язылышын да, татарча мәгънәсен дә тутырырга кирәк, ләкин әлегә татарча эшләнгән базам юк. Башкортча белән татарча арасында барыбер аерма бар. Мәсәлән, Җиһан исеме башкортча Зиһан бит инде, ә татарча аны Җиһан дип язарга кирәк. Әлегә ул язылыш юк. Шушы ягын камилләштереп бетерәсем бар.

— Кушымтада нәрсәләр бар?

— Исемнәр һәм аларның мәгънәләре. Ир-ат исеменнән нинди фамилия ясалуын карап була. Исем Салих икән, Салихов дип, фамилия язылышы күрсәтелә.

Башкортстанда һәм Татарстанда 2011-2022 ел аралыгында һәр елны кайсы исем популяр булганын карарга мөмкин. Мәсәлән, 2011 елда Татарстанда кызларга һәм малайларга нинди популяр исемнәр кушылганын белергә мөмкин. Мин моны ЗАГС архивларыннан, яңалыклардан көннәр буе утырып җыеп бер базага тупладым.

Охшаган исемнәрне исемлеккә туплап барып, соңыннан аларны аерым карап була

Шулай ук, очраклы исемнәр бүлеге бар. Очраклы рәвештә сайланган кыз исемнәре кирәк икән, програм алты исемне тәкъдим итәчәк һәм шулар арасыннан сайлап алырга мөмкин. Ир-атны сайласаң, аңа да алты очраклы исем тәкъдим ителә.

Охшаган исемнәрне исемлеккә туплап барып, соңыннан аларны аерым карап була.

Исемнәрне төрле мессенджерлар аша башкалар белән дә уртаклашып була. Ягъни, кемнеңдер исеменең мәгънәсен күреп алдың икән, аны уртаклашып шул кешегә юлларга теләсәң, махсус төймәләре куелган.

— Сезнең кушымтага барлыгы ничә исем тупланган? Ничә хатын-кыз һәм ир-ат исеме бар?

Әлеге вакытка 1264 хатын-кыз исеме һәм 3124 ир-ат исеме кергән.

— Татарда да, башкортта да булган уртак исемнәрне ничек кертәсез? Кая куясыз?

Бергә туплыйм. Бер халык, аларны аерып торып булмый бит инде. Бигрәк тә хәзерге вакытта.

— Ул исемнең татарныкы яки башкортныкы булуы ничек билгеләнә? Исемнең милләтен ничек бүләсез?

Исемнең килеп чыгышына карый. Күп исемнәр гарәп яки фарсыдан алынган. Уртак исемнәр булса, төрки дип языла.

— Төрки дигәннән, кушымтада башкорт исеме дип күрсәтелгән исемнәргә игътибар иттем. Мәсәлән, Абай исеме. Белүемчә, Абаев фамилияле татар гаиләләре дә бар. Казакъларда Абай исемле танылган шагыйрьне беләбез. Ни өчен бу исем кушымтада төрки дип түгел, ә башкортныкы дип күрсәтелде?

Башкорт-татар халкында бар бит инде ул исем. Башкорт-татарда нинди исемнәр таралган, монда шундый исемнәр. Кушымта башкорт-татар исемнәре дип бирелгән, шуңа шулай булды.

— Алайса, ничә исем башкортныкы дип, ә ничәсе татарныкы дип билгеләнде?

— Аны әйтеп булмый. Чөнки күп исем башкортныкы да, татарныкы да дип билгеләнде. Аермыйм аны. Бу аерым башкорт исеме генә яки татарныкы гына дип аерылмый. Хәзерге вакытта татарныкы да, башкортныкы да бер үк бит инде. Йөз ел элек, бәлки, ул төрлерәк булгандыр, ә хәзерге вакытта глобализация йогынтысында да исемнәр берләшеп бетте. Татарстандагыны белмим, әмма Башкортстанда татар-башкорт исемнәре бер үк.

— Төрле каршылыклар башланырга мөмкин бит, бу татар исеме бит, бу башкорт исеме түгел дияргә дә мөмкиннәр.

Юк, андый әйбер чыкмас дип уйылйм. Чыкса, миңа шәхси хәбәрләрдә язсыннар, анда почтам яки башка контактларым куелган. Ниндидер каршылыклар булса, кушымтаның башкорт өлешендә – башкорт дип язарга, татар өлешендә татарныкы дип язарга мөмкин. Бер үк исемне нинди телдә сайлыйсың, шул телдә языла торган була, шулай эшләргә дә мөмкин.

— Совет заманыннан калган интернациональ исемнәрне дә исемлеккә кертәсезме, әллә нәкъ менә милли чыгышлы исемнәр генә алынамы?

— Аларын да исемлеккә кертәм. Юлия, Эдуард, Эльвира, Юрист, Люцияләр һәм башкалар кертелгән. Бу исемнәр массаларга кергән бит инде. Мәсәлән, Юлия исеме ул башкорт-татар исеме кебек санала инде хәзер.

— Кемнәрдер мөселман исеме булуын да тели, шул ук вакытта татар-башкорт исеме булуы да кирәк. Кемнәрдер, киресенчә, төрки исем генә тели, чөнки дингә бәйле булуын теләми. Андый исемнәрне ничектер аермадыгызмы?

— Аерым төрки яки дини бүленеш юк, әмма исемнәрне ачып карап, һәрбер исемнең килеп чыгышын карап, сайлап ала алалар.

— Сез бу проектта башкорт исемнәрен генә алып, аны башкорт телен үстерү буенча грантларга бирә алыр идегез. Ни өчен татар исемнәрен дә алырга, татарча бүлек белән эшләргә булдыгыз?

— Катнашырга булыр иде, ләкин грант алай зур акча түгел. Анда, исәпләвемчә, алырга мөмкин максималь сумма – 200 мең сум. Аны сиңа беркем дә бирми. Бәлки, уртача 100 мең чамасы бирерләр иде. Анда гариза җибәрү, аны яклау, аннары эшләгән эшеңә хисаплар җибәреп маташу бу акчага тормый. Башкортстанда башкорт та, татар да бергә яшәгәч, бердәм булырга тиешбез дип уйлыйм. Күпләр башкорт белән татарны каршы куярга тели. Башкортстанда минем күп дуслар арасында татарлар да бар, үзара бернинди каршылык юк. "Татар-информ"ны, татар дөньясын карасаң, башкорт белән татар арасында каршылык бар дип язалар, мин моңа аптырыйм, чөнки бездә бернинди аерма юк. Татар исемнәрен дә проектка кушарга беркем мәҗбүр итми, мин үзем, бергә яшәргә, бер проект эшләргә кирәк дип уйладым. Болай кызыграк та, күбрәк тә эшләп була.

— Кушымтаны ясап чыгу белән генә түгел, аны халыкка күрсәтергә, таратырга да кирәк. Бу эшне ничек башкарасыз?

ВКонтакте челтәрендәге 50-60 мең аудиторияле татар төркемнәренә дә язып карадым, хәбәрне укыйлар да җавап бирмиләр

— Августа кушымтаны бастыргач, социаль челтәрләрдәге төрле төркемнәргә яза башладым. Бушлай гына, алыгыз, кулланыгыз, дидем. Анда бернинди реклам да юк, рәхәт бит. Башкорт төркемнәре алып, үз сәхифәләрендә урнаштырды да. Ә татар төркемнәре минем хәбәрне укыйлар, әмма берни дә язмыйлар. Шул бик кызык тоелды. "ВКонтакте" челтәрендәге 50-60 мең аудиторияле татар төркемнәренә дә язып карадым, хәбәрне укыйлар да җавап бирмиләр. Ә башкорт төркемнәре репост ясый, хәтта башкорт темасына бөтенләй катнашы булмаган төркемнәр дә уртаклаша. Ә татар төркемнәре битараф кала. Башкорт төркемнәренә дә, татар төркемнәренә дә, бар кеше аңласын өчен, русча яздым, әмма менә шундый ике төрле мөнәсәбәт.

— Татар төркемнәренең битарафлык сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

Үзем дә аңламыйм шул, үземә дә кызык булды. Мин ул кушымта белән акча эшләмим бит, бушлай тәкъдим итәм, реклам да юк.

— Бәлки, татарда исемнәрнең мәгънәсе буенча андый ихтыяҗ юк, алар исемнәрне дә, мәгънәсен дә беләдер.

Күпчелек башкортлар район җирлекләрендә яшәгәч, аларда милли үзаң зуррак дип исәплим. Ә күпчелек татарлар шәһәрдә яшәгәч, урбанизация белән, аларда андый әйберләргә ихтыяҗ югала дип саныйм. Мин инде, әллә ул төркемнәрдә акча түләп реклам алыргамы икән, дип тә уйлап куйдым. Чөнки кушымтаны йөкләп алмасалар, ул исемлекләрдә күренмәячәк. Йөкләүче булмагач, "татарский" яки "башкирский" дип эзләгән очракларда да, ул исемлекнең астына төшеп китә дә күренми кала.

— Кушымтаны башкорт төркемнәренә дә җибәрдем дидегез. Аларның реакциясе сез көткән дәрәҗәдә үк булдымы? Гомумән, алар бу кушымтаны ничек кабул итте?

Реакция яхшы булды. "ВКонтакте"да күп төркемнәр репост ясады, миңа күпләр язды. Кушымтаны кулланучылар өчен Телеграм-канал да ясаган идем, шунда да яздылар. Төрле исемнәрне сорап язучылар да булды. Кайдадыр хата килеп чыкса, шуны да җибәреп тордылар. Ул яктан кулланучылар белән элемтә бар. Әйе, мин күбрәк реакциягә өмет иткән идем. Шул ук вакытта аңлыйм: бу даими кирәкле кушымта түгел. Кеше аның белән бер кат кызыксынып, исемнәрен карап ала яисә баласына исем сайлый да, аны алып куя, чөнки ул аңа кирәкми. Биредә бик зур һәм күпсанлы реакциягә өмет итеп булмыйдыр.

— Киләчәктә кушымтага ниндидер үзгәрешләр кертергә уйлыйсызмы? Бәлки, кайтавазларга карап, нәрсәдер өстәргә мөмкин дигән уй тугандыр?

— Татарстаннан бер дустым татар исемнәрен сканерлап җибәрде, шуларны һәм аларның мәгънәләрен өстәргә планлаштырам. Кичә генә карап утырдым, анда күп исемнәр әле иңдерелмәгән. Киләчәктә бу исемлекне тутырып барырга уйлыйм. Шулай ук, рейтинг өстәргә була икән дигән уй туды. Кешеләр кайсы исемнәрне күбрәк карый, кайсын күбрәк эзли – шуларны билгеләп башкаларга да күрсәтергә була. Кешегә нинди исемнәрнең якынрак булуы кызык бит.

— Татар исемнәре Гомәр Саттаров китабыннан алыначакмы?

Юк, бу Казакъстанда басылган китап.

— Кушымтаны әзерләгәндә ниндидер финанслар кирәк булдымы?

Әлбәттә, финанслар кирәкте инде. Кушымтаны алыр өчен дә Google ширкәтенә дә акча түлисе. Ул 3500 сум чамасы тора. Кыйммәт түгел, әмма санкцияләр булгач, безнең карталарны беркем дә кабул итми, аны үз банк картабыз белән түләп булмый. Шуңа авырлыклар туды. Чит илдә яшәгән дуслардан сорап, аларга зур комиссия белән акчаны күчереп, шулай башкарып чыгарга туры килде. Хәзер кушымтаның ул өлеше өчен башка түлисе юк.

— Уегызда башкорт теленә бәйле тагын ниндидер проектлар бармы?

— Проектлар бар инде ул. Мәсәлән, башкорт клавиатурасын төзергә телим. Googleда күргәнегез бардыр: инглизчә сүзне урыс хәрефләре белән яза башласаң, ул аны үзлегеннән инглизчәгә күчереп яза. Башкорт телендә дә шундый сүзлек булуын телим. Мәсәлән, кеше урысча яза башлый, ә ул автомат рәвештә башкортчага тәрҗемә ителә. Башкорт телен белмәгән кеше, урысча язып, ул текст автомат рәвештә башкортчага тәрҗемә ителә. Сөйләмне дә тәрҗемә итә. Шушы сорауны кузгатып карарга иде берәр ничек. Бу масштаблырак проект булганга, киләчәктә булса гына инде.

— Проектларны эшләүдә ярдәмчеләрегез бармы?

— Кушымтаны эшләгәндә берүзем башкарып чыктым. Клавиатураны эшләп карый аласыңмы дип, башкорт активистлары тәкъдим иткән иде. Википедияне, китапханәне активистлар белән бергә эшләдек.

— Күп програмлаучылар, инженерлар чит илгә китә. Сезнең дә китәргә теләк юкмы?

— Килә дә, ләкин патриот булгач, үз җиремдә яшисем килә. Мәскәүдә эшләсәм дә, мин хәзер дә Уфада яшим. Гаиләм булмагач, читтән дә эшли алыр идем, ләкин монда яшәргә телим. Эшкә дә Мәскәүгә барып кайтып кына йөрим.

— Мәскәүдә башкортларга, татарларга яки Русиядәге башка халыкларга мөнәсәбәт ничек? Кырын карамыйлармы?

Гомумән, башкорт белән татарларга гына түгел, ничек әйтергә... Күз кысык бит инде, шуңа сак кына кырын караш сизелә. Ярты Мәскәү үзбәк булса да, бераз кырын караш бар инде.

— Бу эшләгән урыныгызда шулаймы?

— Юк, эшләгән урында юк. Бу Мәскәүдә күбесенчә олы яшьтәгеләрдән сизелә. Фатир арендалап торасың икән, подъезддагы пенсионерлар, олырак яшьтәге апа-абыйлардан башка мөнәсәбәт тоясың. Алар безгә мигрант дип карый, шуңа шундый караш. Юньле кеше килә дип уйламыйлар инде. Гади эшче булгач, алар арасында читтән килүчеләр күп булгач, куркалар. Яшьләрдән, үзебезнең яшьтәшләрдән андый караш юк.

— Ни өчен Уфада гына эшләмисез, ә Мәскәүгә йөрисез? Башкортстанда бик күпләр вахта ысулы белән дә эшкә йөри бугай.

Уфада да эш бар инде, ләкин түләве әзрәк. Мин көн дә эшкә йөреп эшләргә өйрәнмәгән, Мәскәүгә командировкага гына барып кайтам да, монда үз эшләремне башкарам яки читтән торып эшлим. Кеше бар гомерен эшкә генә багышларга тиеш түгел дип саныйм. Үз җаема эшләп, шул ук вакытта төрле проектларда катнашу мөмкинлеге дә булганда уңайлы.

— Авылыгызда хәлләр ничек? Кеше шәһәрләргә китәме, әллә киресенчә хәзер кире авылларга кайталармы? Эш бармы?

— Вакытында күп кеше киткән иде, соңгы елларда кайта башладылар. Безнең Һәргәй авылы Мәләвез каласыннан 40 чакрымда гына, шуңа авылның яртысы диярлек дачниклар. Кечкенә генә, 150-160 хуҗалыклы авыл ул. Төп халкы 100ләп кеше калгандыр, калганнар җәй көннәрендә һәм ялларда гына авылда.

— Мәләвезнең үзенә йөреп эшләргә мөмкинме? Анда эш бармы?

—Күбесе вахта белән китеп эшли. Химия заводы бар иде, ул бетеп бара, берничә цехы гына эшли. Сәнәгать оешмалары тагын да бардыр мөгаен. Уфага 190-200 чакрымлык юл гына, шуңа район яшьләре күбесенчә Уфага китә. Күбесе Себердә, Яңа Уренгойда эшли. Танышларым әйтүенчә, Себердә Мәскәүгә караганда күбрәк алалар.

— Башкорт яшьләре арасында сезнең сыман башкорт телен үстерү өчен төрле проектлар эшләүчеләр, балаларына башкорт телен өйрәтергә тырышучылар тагын бармы, яисә глоболизация белән бу эш сүлпәнәяме?

— Минем тирәдә андыйлар бар. Балаларына башкорт телен өйрәтергә, башкорт бакчаларына бирергә тырышалар. Башкорт яшьләре барысы да глоболизациягә бирешкән дип әйтеп булмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG