Татарстан дәүләт архивы комитетының "Ядкәр" генеологик проектын тормышка ашыру вакыты озайтылган. Бу эшкуарларның акчаны Украина сугышына җибәрүе белән бәйле, дип белдерде бүген комитет рәисе Гөлнара Габдрахманова "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында.
"Ядкәр" шәҗәрә проекты 2021 елда тәкъдим ителде. Ул - ясалма интеллектка нигезләнгән архив мәгълүматларын автоматлаштырып эшләүче систем. Анда барлыгы 111 миллионнан артык белешмә индекслаштырылачак диелде. Проект эшкуарлар хисабына эшли. Алга таба "Госуслуги" аша Татарстанда туган кеше үзенең шәҗәрәсен йөкләп алуны күзаллый.
"Безнең проект биш елга исәпләнгән иде. Эшкуарлар махсус хәрби операциягә күбрәк ярдәм итү сәбәпле, аның вакытын озайттылар. Без 2027 елга тулысынча бу хезмәтне ачарбыз дип өметләнәбез", диде ул.
Бүгенгә "Ядкәр" проекты кысаларында 93 авылда шәҗәрә төзелгән. Хәзерге вакытта 4 авылда эшләр дәвам итә. 2022 ел көзендә Гөлнара Габдрахманова 92 авылда шәҗәрәләр ясалды дип әйткән иде. Ягъни 1,5 ел эчендә бары бер авылда гына эшләр башкарылган, бу проектны тормышка ашыру акрынаюы хакында сөйли.
Габдрахманова сүзләренчә, бер 150 хуҗалыклы авылда 300 кешегә шәҗәрә ясар өчен уртача дүрт атна таләп ителә.
2022 елның ноябрендә Гөлнара Габдрахманова Татарстан Дәүләт шурасы утырышында әлеге проектка химаячеләр ярдәм итүен сөйләде һәм депутатларны да бу эшкә кушылырга чакырды.
Киләчәктә Башкортстанда һәм Себердә яшәүче татарлар өчен дә шәҗәрә ясалачагы әйтелгән иде.
• Авыл шәҗәрәләрен өйрәнү Башкортстанда киң таралган. Төрле авыллар буйлап Шәҗәрә бәйрәмнәре уздырыла, татар авылына башкортлар нигез салган диелә. Моны галимнәр тәнкыйтьләп чыкты.
• Тарихчы Раил Фәхретдинов Башкортстанда тарихны бозып, татарны башкортлаштыру алып барыла дип саный.
• 2023 елның апрелендә Татарстан дәүләт архивы тирәсендә гауга чыкты. Архив җитәкчелеге XIX гасырга караган документларны файдаланырга рөхсәт итми башлады. Бу шәҗәрә ясаганда кулланыла торган документларга карый. Әлеге хәл бары Татарстанда гына күзәтелде. Бу тарихчыларда ризасызлык уятты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум