Украина җырчысы Христина Соловий Русиядә узган бозлы шоу оештыручыларны үзенең җырын канунсыз файдалануны мәхкәмәгә бирергә җыена. Аның җыры Navka Show ширкәте оештырган Николай Гоголь повесте мотивлары буенча "Вечера на хуторе" боз тамашасы өчен урыс теленә тәрҗемә итеп кулланылган.
Соловийның "Тримай" җыры бозлы шоуда Одарка ролен башкаручы фигуралы шуучы Камилә Вәлиева чыгышында файдаланылды.
Оештыручылар сайтында тамашадагы вакыйгалар Русиянең көньягында бара дип аңлатыла, ә шоу тамашачыны "җирле тарихка һәм мәдәнияткә" чумдырырга тиеш диелә. Әлеге шоу өчен Русия президент сүзчесе Дмитрий Песковның хатыны, фигуралы шуучы, Днепрда туган Татьяна Навка җаваплы.
Навка Гогольнең үзен урыс язучысы дип атаган.
"Бу минем әсәрләрнең беренче урлануы түгел. Һәм сүз бер "Тримай" җырын урлау турында гына да түгел. Хәтта урлаучының Песков хатыны булуы турында да түгел. Сүз украиннарның мәдәни мирасын апроприацияләү (үзләштерү) турында бара. Мин гаеплеләргә җәза бирү җиңел булмаячагын аңлыйм... Миңа бу "шоуның" юридик затларын эзләүдә ярдәм кирәк. Украина җыры - ул безнең корал. Һәм бу үзебезнекен саклап калу өчен берләшү кирәк булган очрак", дип яза җырчы үзенең инстаграм битендә.
11 гыйнвар җырчы бозлы шоу режиссерының кем икәнен белүен хәбәр итте – бу Мукачевода туган украин Василий Козар. Бию бәйгесендә җиңеп танылганнан соң ул Украинада эшли торган Kozar Dance Theatre хореографик төркеменә нигез сала. Тина Кароль, ONUKA, Сергей Бабкин белән, шулай ук "1" телеканалында эшли. Соңрак ул Мәскәүгә күченә һәм Русия телеканаллары белән хезмәттәшлек итә башлый.
Бозлы шоуда башка украин музыкаль композицияләре дә файдаланыла. Алар арасында Николай Леонтовичның "Щедрик" көе һәм "Төн нинди айлы" җыры. Соңгысын Ани Лорак һәм Запорожьеда туган Александр Панайотов башкарды. Моннан тыш, Ани Лорак шулай ук спектакльдә Оксана ролен башкарды.
Бу русияләр тарафыннан Христина Соловий иҗатының беренче тапкыр канунсыз кулланылуы түгел. Русия Украинага бәреп кергәнче Русия рэперы Паша Изотов "Тримай" җырыннан сэмплны үз җырында файдаланды һәм җырчыдан һәм аның артистларыннан әлеге җырны куллануга рөхсәт таләп итте.
Шул ук вакытта Русиядә украин телендәге җырларны кулланучыларга карата төрле җәзалар кулланыла.
- 2022 елның 15 августында Русия контроле астындагы Кырым район мәхкәмәсе Кырым кафесы кунагы үтенече буенча YARMAKның "Кыргый басу" ("Дикое поле") җырын куйган диджейны җәзага тарта. 10 тәүлек утырганнан соң диджей Юрий Радионов 40 мең сумлык штрафка тартыла.
- Шул ук елның август азагында Акмәчеттә (Симферополь) административ хокук бозуларны кылуда шикләнелүче 17 яшьтән 21 яшькә кадәрге биш Русия ватандашы тоткарлана. Алар Русия кораллы көчләрен файдалануны дискредитацияләүгә юнәлдерелгән хокукка каршы гамәлләр кылуда гаепләнә, дип хәбәр итә эчке эшләр миристрлыгының Кырымдагы бүлекчәсе. Яшүсмерләргә карата административ беркетмәләр төзелә. Тоткарланган яшүсмерләр "Украина лозунгларын кычкыруда" һәм "Украина җырларын җырлауда" гаепләнә.
- Аннексияләнгән Кырымның Бакчасарай шәһәрендә туй вакытында "Червона калина" җырын башкару зур җәнҗал тудырды, кулга алу, ресторанны ябуга кадәр барып җитте.
- 2022 елның 4 октябрендә Кырым Дәүләт Советы Украинаның "Червона калина" җырын экстремистик дип тануны таләп итте. Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгатьне төбәк парламентының мәдәни мирасны саклау комитеты юллаган. Социаль челтәрдәге видеода бу җырны башкаручы "Мисс Кырым-2022" Ольга Вәлиева 40 мең сумга штрафка тартыла. Гомумән, аннексияләнгән Кырымда украин җырлары өчен кешеләрне эзәрлекләү мисаллары шактый.
- 2022 елның 12 октябрендә Мәскәүнең Тверь район мәхкәмәсе Украина музыкасын тыңлаган өчен җирле Антон Усовны 15 тәүлеккә кулга алды. Юл-патруль хезмәткәрләре Усовны 12 октябрьдә автомобилендә Украина музыкасын тыңлаганы өчен тоткарлый. Ул шулай ук 50 мең сумга штрафка тартылган. Усов административ хокук бозу кодексының 19.3нче ("Полиция хезмәткәренә буйсынмау") һәм 20.3.3нче ("Русия Кораллы көчләрен дискедитацияләү") маддәләре нигезендә гаепләнде.
- 2022 елның 18 октябрендә Кырымның Ленин район мәхкәмәсе Ленур Хәлилов һәм Дмитрий Камышанцевка "Доброго вечора, ми з України" сүзләре булган җырны тыңлаганы өчен 40 мең сум штраф билгели.
- 2022 елның 27 декабрендә аннексияләнгән Кырымның Киров районы мәхкәмәсе "украин милләтчеләренең җырларын тыңлаган һәм кычкырып җырлаган" өчен Җәйләү Сарай (Золотое Поле) авылында яшәүче өч кешене барлыгы 36 тәүлеккә сак астына ала.
- Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина хакимиятен хуплаган шигарләр кычкырган һәм украин җырлары җырлаган кешеләрне хакимиятләр эзәрлекләячәк дип янады. Аксеновның бу белдерүе Бакчасарай шәһәрендә туй вакытында "Червона калина" җырын башкарудан соң чыккан зур җәнҗал белән бәйле булды. Шушы ук җырны ВКонтактедагы сәхифәсенә урнаштырган өчен, Карасубазар (Белогорски) техникумының элекке укытучысы Андрей Белозеровны 14 тәүлеккә кулга алдылар. Ул тоткарлаган чакта үзен кыйнауларын да сөйләде.
- Украина җырларын Башкортстанда да тыйган очраклар булды. Әйтик Кушнаренко район хакимияте бинасы каршында оештырылган ярминкәдә Верка Сердючканың "Ще не вмерла Украина" дигән җыры уйнагач, мәдәният бүлеге җитәкчесенә кисәтү ясадылар.
- 2023 елның 11 августында мәхкәмә Кырымның Алушта шәһәрендә өч аниматор кызны аквапаркта Верка Сердючка җырына биегән өчен штрафка тартты. Мәхкәмәдә кызлар "украин телендә, провокацион характерда"гы җырга биеделәр, диелде. Куәт органнары кызлар үз гамәлләре белән "аквапаркка килүчеләрне конфликтка котырту"да гаепли. Гаепләнүчеләргең һәрберсенә 15 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Соңрак кызларны эштән куулары билгеле булды.
- Шул ук вакытта Русия дәүләт думасы вәкиле украин җырларын җырлаган өчен эзәрлекләүне акылсызлык дип атый.
- 2023 елның ноябрендә Феодосиядә яшәүче Лилия Манцерованы социаль челтәрдә Украина башкаручыларының видеоклипларын бастырган өчен җәзага тарттылар. Ул башта административ хокук бозу нигезендә кулга алына, ә аннары штрафка тартыла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум