Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән 2023 ел Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителгән иде. Түрәләр һәм дәүләт басмалары журналистлары укытучы һөнәренең затлы булуы, яшь хезмәткәрләр җәлеп итү һәм укытучы эшенең социаль әһәмияте, хөкүмәт програмнары турында күп сөйләде.
Әмма мәгариф министрлыгы белешмәләренә күрә, 2023 елда мәктәпләрдән 193,5 мең укытучы эштән киткән. Бу - 2017 елдан бирле иң зур күрсәткеч. 2017 елда 141,8 мең укытучы эшеннән киткән булган. Димәк, җиде ел эчендә эштән киткән укытучылар саны өчтән бергә арткан дип җиткерә "Важные истории".
Русиядә 1 млн 347 меңнән артык укытучы эшли, узган ел аларның 14 процентлабы эшен ташлаган.
Илнең һәр өченче төбәгендә эштән киткән укытучыларның саны 50ләп процентка арткан. Укытучылар белән бәйле вазгыять аеруча Әстерхан һәм Ленинград өлкәләрендә, Адыгейда, Ингушетиядә һәм Карачай-Чиркәстә иң начары диелә. Ешрак башлангыч сыйныф укытучылары, урыс теле, математика, биология һәм физкультура укытучыларының эштән китүе әйтелә. Ешрак (93 процент очракта) укытучылар эштән үз теләкләре белән китә диелә.
2017 ел белән чагыштырганда былтыр Татарстанда 3,3 процентка, Башкортстанда исә 45,5 процентка күбрәк укытучы мәктәптән киткән.
- Мәгариф министрлыгы педагог һөнәреннән китүнең сәбәпләрен әйтми, әмма социаль челтәрләрдә укытучылар ешрак түбән хезмәт хакларына һәм эшнең артык күп булуына зарлана, шул исәптән дәрес үткәрү белән турыдан-туры бәйле булмаган эшләрнең дә.
- Моннан тыш Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң укытучыларны патриотик һәм пропаганда чаралары уздыруга еш җәлеп итә башладылар, ә дәүләт сәясәте белән килешмәүчеләрне эштән җибәрәләр.
- Күптән түгел Башкортстанда ОБЖ һәм хезмәт дәресләре укытучылары җитмәве билгеле булды.
- Укытучылар җитмәү проблемы Башкортстанда күптән бар. Белгечләр әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55. Соңгы өч елда бу күрсәткеч – укытучыларның уртача яше ике елга арткан.
- Татарстанның кайбер районнарында да укытучыларга зур кытлык күзәтелә. Аеруча математика, физика, урыс теле һәм чит телләрне укытырга кеше юк. Башлангыч сыйныф укытучылары да җитми.
- Моңарчы Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум