Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сату ягыннан Кытай йөк машиналары КАМАЗны узып киткән

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзер Русия йөк машиналары базарының 60 процентын кытай брендлары алып тора.

Ел башында Татарстанның Чаллы шәһәрендә җыелучы КАМАЗ йөк машиналары Русия базарында беренчелекне югалткан. Хәзер иң күп сатылган йөк машиналары дип Sitrak кытай бренды санала. Бу хакта "Автостат" аналитик агентлыгының белешмәсендә әйтелә.

Гыйнвар аенда Sitrak маркалы 1 473 йөк машинасы сатылган. Бу Русия базарының 20 процентын тәшкил итә. КАМАЗ исә икенче урынга төшкән. Бер айда алар 1 385 машина сата алган.

2023 елның гыйнвар ае белән чагыштырганда, КАМАЗда сатулар 22 процентка төшкән. Sitrak машиналарын сату исә 49 процентка арткан. Хәзер Русия базарында кытай брендлары 60 процентны тәшкил итә.

Йөк машиналары иң күп сатылган беренче бишлектә тагын ике кытай бренды бар. Бу — Shacman (925 йөк машинасы) һәм FAW (672) маркалары.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, 2022 елның май аенда КАМАЗ йөк машиналарын чыгару нык кимеде, аның эшчеләре өч көнлек эш атнасына күчте.

КАМАЗ ширкәте Русия саклану министрлыгы заказлары үти, сугышка үз өлешен кертә.

КАМАЗ башлыгы Сергей Когогин Татарстаннан Путинның ышанычлы затлары исемлегенә керде.

2023 елда Когогин үз хезмәткәрләренә Apple гаджетларын куллануны тыйды.

Быел Daimler Truck алман машина төзелеше концерны (Mercedes-Benz Group-ка керә) КАМАЗдагы хиссәләренең 15 процентын сатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG