Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева Навальный үлеменә фикер белдерде: "Цензура миңа барысын да әйтергә мөмкинлек бирми"


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Чанышева янына адвокаты Рамил Гыйззәтуллин килгән. "Киткән чагымда Лилия минем соравыма җавап биреп, үз гомере өчен сагаймавын әйтте", ди ул. Алданрак тол калган Юлия Навальная иренең җәсәден бирмәүләре уңаеннан, хакимиятләр "чираттагы Путин "Новичогы" эзләре юкка чыгуын көтә", дип белдергән иде.

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, "экстремизм" турындагы эш нигезендә җиде ел ярымга хөкем ителгән Лилия Чанышева үзенең Telegram-каналында оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлеменә фикер белдерде.

"Цензура миңа Алексей Нвальный үлеме турында нәрсә уйлауларымны барысын да әйтергә мөмкинлек бирми. Якыннарының, әти-әнисенең кайгысын уртаклашам. Тирән хәсрәт кичерәм", дип язды ул.

Пермь краеның Березники шәһәрендәге 28нче колониядә утыручы Чанышева янына адвокаты Рамил Гыйззәтуллин килгән.

"Киткән чагымда Лилия минем соравыма җавап биреп, үз гомере өчен сагаймавын әйтте", ди адвокат.

  • Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге җирле идарәсе Алексей Навальный 16 февраль көнне "йөрештән кергәч үзен начар хис итте", "шундук диярлек аңын югалтты", дип ышандыра.
  • Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтерделәр дип саный. Оппозиционерның тол калган хатыны Юлия Навальная аның җәсәден бирмиләр, чөнки хакимиятләр "чираттагы Путин "Новичогы" эзләре юкка чыгуын көтә", дип белдерде.
  • 20 февральдә Алексей Навальныйның әнисе Людмила улының җәсәден бирүне таләп итеп Русия президенты Владимир Путинга видео чыгарды. ладимир Путин, мин сезгә мөрәҗәгать итәм. Мәсьәләне хәл итү сездән генә тора. Миңа ниһаять улымны күрергә мөмкинлек биргез. Кешечә итеп җирли алу өчен Алексейның мәетен кичекмәстән бирүне таләп итәм", диде ул.
  • 2023 елның июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Азамат Бикчурин Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны экстремист оешма төзү эше нигезендә 7,5 елга колониягә хөкем итте.
  • 2023 елның ноябрендә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды. Югары мәхкәмә Чанышеваның экстремист оешма оештыру турындагы гаепләвенә сәяси нәфрәт һәм оештырылган төркем турында пунктлар өстәде.
  • 2023 елның ноябрендә Чанышеваны Пермь краендагы Березники шәһәренең 28нче хатын-кызлар колониясенә утырттылар. Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко әлегә Лилиянең колониядә күпме утырачагын әйтү авыр ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG