Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нахакка 13 ел утырып чыккан Башкортстан пенсионеры медиадан ярдәм сорады


Фәтхулла Исхаков
Фәтхулла Исхаков

25 декабрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Фәтхулла Исхаковка рухи зыян өчен нибары ике миллион компенсация түләү карары чыгарган иде. Хәзер бу кассация мәхкәмәсендә каралачак. Исхаков журналистлардан утырыш алдыннан шаулауны сорый.

13 ел буе нахакка төрмәдә утырып чыккан һәм ярты гасырдан соң гына аклануга ирешә алган Башкортстан пенсионеры Фәтхулла Исхаков дәүләт үзен мыскыл итә дип белдерде, дип җиткерә MKset.

12 март көнне Самар шәһәрендәге Алтынчы кассация мәхкәмәсендә аңа килгән рухи зыян өчен компенсация түләүгә бәйле чираттагы утырыш булачак. Әлеге утырыш алдыннан Исхаков җәмәгатьчелектән һәм медиадан ярдәм сорап видео яздырган, ул бу мәхкәмә утырышы турында шаулауны сорый. "Җәмгыятьтән, журналистлардан һәм медиадан аларның мине ничек мәсхәрәлүенә инануын телим. Бу 65 еллык газаплар өчен ике миллион сум - сәдака кебек кенә һәм минем кешелек абруемны түбәнсетү", диде ул.

25 декабрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе 1959 елда үтерү нияте белән һөҗүм итүдә нахакка гаепләнеп 13 ел утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка рухи зыян өчен нибары ике миллион компенсация түләү карары чыгарган иде.

Үзе ул 450 миллион сум сораган иде, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе 31 миллион сум түләтү карары чыгарды. Пенсионер моны әз дип санады һәм шикаять итте.

  • Фәтхулла Исхаковны үтерү нияте белән ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. 13 ел буе гаепсезгә утырып чыкканнан соң, ул гаделлек эзли башлый. Русия Конституция мәхкәмәсенә, 6нчы кассация мәхкәмәсенә, Югары мәхмәгә мөрәҗәгать итә, прокуратура каршысында ачлык оештыра һәм пикетларга чыга.
  • Быел майда Башкортстанда яшәүче 86 яшьлек пенсионер Фәтхулла Исхаков моннан 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән иде. Русия Югары мәхкәмәсе аңа аклау карары чыгарды.
  • Фәтхулла Исхаков канунсыз 13 елга ирегеннән мәхрүм ителүе өчен 450 миллион сум таләп итте. Ул бу акчаларны Русия финанс министрлыгыннан түләттерүне сорап, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде.
  • 13 сентябрьдә Уфаның Ленин районы 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковка дәүләт 31 миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Русия финанс министрлыгы бу карарны шикаять итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG