Accessibility links

Самардагы кассация мәхкәмәсе Лилия Чанышева эшен яңа апелляция каравына җибәргән, моны прокуратура таләп иткән иде


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Прокуратура Чанышеваны 7,5 елга иректән мәхрүм итүне артык йомшак җәза дип саный, дәүләт гаепләүчесе аны 10 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый.

Бүген, 4 мартта, Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага һәм активист Рөстәм Мөлековка ачылган җинаять эшен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә яңа апелляция каравына җибәргән. Бу хакта үзенең Telegram-каналында адвокат Рамил Гыйззәтуллин хәбәр итте.

Утырыш ачык тәртиптә узган. Чанышева белән Мөлеков анда сак астында тотыла торган урыннарында килеш видеоэлемтә аша гына катнашкан. Чанышеваның яклаучылары видеоэлемтәгә Уфа Совет районы мәхкәмәсе бинасыннан тоташкан.

Медиа хәбәр итүенчә, прокуратура вәкиле мәхкәмәдә чыгыш ясаган чакта Чанышеваны "Уфада яшәүчеләрне протестларда катнашырга котыртты" дип белдергән.

Былтыр ноябрьдә Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорады. Ул Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә кассация гаризасы тапшырды.

Прокурор фикеренчә, хөкем карарын йомшартучы хәлләр дип китерелгән дәлилләр "шул кадәр йомшак җәза бирү өчен җитәрлек дип табыла алмый", чөнки аларга карап кына Чанышева гамәлләренең җәмгыятькә тудырган куркынычы кимеми. Ягъни гаепләү мәхкәмә карарын - 7,5 елга иректән мәхрүм итүне - артык йомшак дип саный. Дәүләт гаепләүчесе аңа җәзаны кырыслатып 10 елга иректән мәхрүм итү карары чыгаруны таләп итә.

Бүгенге утырышта булган тыңлаучылар әйтүенчә, Чанышева үзен 7,5 елга хөкем итүләре турындагы карарны гамәлдән чыгаруны, үзен аклауны сораган. Активист Рөстәм Мөлеков исә (ул хәзер Пермьдәге 29нчы колониядә утыра) авыр чире булганга үзен аклауны яки җәза үтәүдән азат итүне сораган.

Рөстәм Мөлеков — I төркем инвалид. Аны Пермь краеның 29нчы төзәтү колониясенә күчерделәр, атнасына өч тапкыр сакчылар һәм төрмә табибы озатуында ашыгыч ярдәм машинасы белән сивил хастаханәгә гемодиализга алып баралар, бу вакытта бөтен колония табибсыз кала. Шуңа колония Мөлековны азат итүне сораган иде, тик Пермь мәхкәмәсе баш тартты.

Бүгенге утырышта кыска тәнәфестән соң мәхкәмә, Баш прокуратура таләбен канәгатьләндереп, эшне яңа апелляция каравына Башкортстан Югары мәхкәмәсенә кире кайтаруын игълан итте.

  • 2021 елның көзендә Рөстәм Мөлековка һәм Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага җинаять эше ачылды.
  • 14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте.
  • Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239 маддә, 3 өлеше) гаепле дип таптылар.
  • Чанышева хөкем карары белән риза түгеллеген белдереп шикаять язды.
  • 7 ноябрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды.
  • Рөстәм Мөлековны исә Җинаять кодексының 282.1 маддәсе 2 өлеше ("Экстремистик оешмада катнашу") нигезендә гаепле дип таныдылар һәм 2,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG