Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руслан Габбасов энесенә ачылган җинаять эшен карау 12 март башлана, ул "террорчыл эшчәнлеккә булышуда" гаепләнә


Рөстәм Фәрәретдинов (сулда)
Рөстәм Фәрәретдинов (сулда)

Бу маддә нигезендә аны җиде елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

Башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның энесе Рөстәм Фәрәретдиновка ачылган җинаять эшен карау 12 мартка билгеләнгән. Аны Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә караячаклар. Бу хакта Габбасов "Idel.Реалии"-га үзе хәбәр иткән.

33 яшьлек Рөстәм Фәрәретдиновны Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре былтыр ноябрьдә тоткарлады. Аны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Русия Җинаять кодексының 205.1 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр. Тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Уфаның Киров районы мәхкәмәсе ирне ике айга кулга алды.

"Минем өчен утырачагын әйтеп, әйберләре белән алып киткәннәр", дип язган иде Габбасов. "Энем хатынына әйткән: Русланга җиткер, әгәр ул Русиягә кайтса, мине чыгарачаклар, юк икән — утыртачаклар дигән", дип сөйләде Габбасов.

Рөстәм Фәрәретдиновны WhatsAppтагы язышулары өчен гаепләүләрен дә искәртте.

Алар Габбасов белән Украина кораллы көчләре нигезендә Башкорт азатлык гаскәре оешуы турындагы яңалыкны сөйләшкән булган.

Руслан Габбасов ул чакта үзенең дә, үзе мөһаҗирлектә төзегән "Башкорт милли сәяси үзәге"нең дә бу хәрби бүлекчәгә бернинди катнашы булмавын белдергән иде.

— Без бу яңалык турында фикер алышып языштык та, мин энемә бу нәрсәләрне сөртеп куй дип әйткән идем. Кызганыч, ул сөртмәгән, оныткандыр инде. Ә быел мартта ФСБ хезмәткәрләре көтмәгәндә Ишембай районында әнинең өенә тентү белән килгән иде. Энем әнидә кунакта иде, аларның икесен дә миңа ачылган җинаять эше кысаларында сорау алырга алып киттеләр. Әнинең һәм энемнең өйләрендә тентүләр үтте, шул исәптән телефоннарын да тартып алганнар иде. Энекәшнең телефонында шушы язышуларыбызны тапканннар. Анда аның Украина кораллы көчләренә керүче бу башкорт хәрби бүлекчәләренә керергә ниятләве турында бер сүз дә юк. Әмма ФСБ хезмәткәрләре миңа басым ясый алу өчен шушыңа ябышып энемә каршы җинаять эше ачарга булган, — дип сөйләде Габбасов "Idel.Реалии"га.

Шулай ук ул "ФСБ – террорчы оешма, ул үзенең дошманы дип санаган кешеләрнең туганнарын һәм якыннарын тоткын итеп ала", дип белдергән иде.

Быел гыйнварда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Фәрәретдиновны сак астында тоту вакытын 22 мартка кадәр озайтты.

Террорчы эшчәнлеккә булышу маддәсе нигезендә җиде елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

11 гыйнварда Росфинмониторинг Рөстәм Фәрәретдиновны "экстремистик эшчәнлеккә яки террорчылыкка катнашлары булуы турында белешмәләр булган физик затлар исемлегенә" керткән иде.

  • Руслан Габбасов үзе 2021 елның көзендә Русиядән китте. Былтыр аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата быел "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
  • Быел февральдә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.
  • 9 ноябрьдә башкорт оппозициясенең берничә каналы томаланды.
  • Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов оппозицион Telegram-каналларның томалануына Башкортстан хакимиятләрен гаепләде. Безнең каналларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар икән. Мөгаен Башкортстан хакимиятләре махсус хезмәтләр, интернет белән бәйле оешмалар аша безнең Тelegram-каналларны юк итү эшен башлагандыр, дип белдерде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG