Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыр җәй ябылган "Ана теле" онлайн мәктәбе бу ел ахырында яңадан эшли башларга мөмкин


"Ана теле" онлайн мәктәбенең баш бите шундый иде
"Ана теле" онлайн мәктәбенең баш бите шундый иде

Күптән түгел аны яңадан ачу өчен  123,3 млн сум бүлеп бирелүе хәбәр ителгән иде. 

Татар теленә читтән торып өйрәтүче яңартылган "Ана теле" онлайн мәктәбе сынау рәвешендә 2024 елның дүртенче чирегендә эшли башларга мөмкин. Бу хакта "Бизнес Online"га Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә әйткәннәр. Күптән түгел проектны яңадан ачу өчен 123,3 млн сум бүлеп бирелүе хәбәр ителгән иде.

2023 ел эчендә министрлык, шулай ук республиканың Фәннәр академиясе һәм дигитал үсеш министрлыгы Русия IT-белгечләре белән киңәшләшкән. Алар проект материалларын Русия платформнарына ничек нәтиҗәлерәк итеп күчерергә мөмкин булуы турында фикер алышкан. Шулай ук министрлык татар теленә читтән торып өйрәтү белән бәйле күп мөрәҗәгатьләр килүен әйткән.

"Ана теле" онлайн мәктәбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән 2013 елда барлыкка килде.

Узган ел җәй көне ул ябылган иде. "Ана теле"н ясаган "ЕF education" ширкәте 2022 елның ахырында ук проектны башка дәвам иттерә алмаячагын җиткергән. Бу Британия ширкәтенең Русиядә эшчәнлегенең кыскартылуы белән бәйле.

— "Ана теле" проекты, ни кызганыч, "ЕF education" платформасында эшен дәвам итә алмаячак. Без әлегә "Ана теле"н башка платформага күчерү мәшәкатьләре белән йөрибез. Чынында "ЕF education" платформасы да искергән, яңа кушымталар кирәк, аларның мобиль җиһазларда уңайлы булуы кирәк. Телне өйрәнүчеләр өчен бу мөһим. Эчтәлеге калачак, проект тагы да яхшырак булыр дип өметләнәбез, — диделәр министрлыкта.

Татар теле активистлары бу хәбәр уңаеннан шундук борчылу белдерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Телеграмдагы постлары астында да әле проектны япмауны сорап язды.

"Татар теле" телеграм каналы идарәчеләренең берсе, тел активисты Марсэль Ганиев Азатлыкка бүген татар телен онлайн өйрәнү, камилләштерү өчен мөмкинлекләр болай да күп түгел, дип сөйләгән иде. Ул үзе дә "Ана теле" проектын актив кулланган, татар телен аның ярдәмендә камилләштергән кеше.

  • "Ана теле" порталының эштән туктап тору, сөйләшү дәресләренең вакытлыча үткәрелмәве турында хәбәрләр моңарчы да булып алды. Мәсәлән, 2020 елда Татарстан мәгариф министрлыгы белән Казан университеты арасында килешү вакыты тәмамлану сәбәпле, порталда җанлы сөйләшү дәресләре бер арага туктап торган иде.
  • 2018 елда исә Роскомнадзорның Telegramны томалау омтылышлары вакытында, "Ана теле" сайты да ялгыш томалауга эләккән иде. Бу хәл Роскомнадзорның Amazon һәм Google болыт хезмәтләрен томалау омтылышлары аркасында булды.
  • "Ана теле" порталы 2013 елдан бирле эшли. Ул Татарстан хөкүмәте белән English First ширкәре арасында килешү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Татарстан финанслаган бу портал телне үзлектән өйрәнү мөмкинлеген бирә. Сайтта 9 тел дәрәҗәсе тәкъдим ителә, һәр дәрәҗәдә 8 бүлек (тема) бар. Порталда шулай ук грамматика тупланмасы, әйтелеш һәм язу лаботаторияләре, онлайн-сүзлек тәкъдим ителә. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлау очрагында укучыларга сертификат бирелә.
  • 2020 елда "Ана теле" сайтына "Татар халкының милли үзаңын үстерү" програмы нигезендә 151,2 мең сум бүленеп бирелгән.
  • Татар теленә өйрәтү платформалары күп түгел. Алар арасында Азатлык радиосының "Әйдә! Online" проекты бар. Ул 2018 елдан бирле эшли. Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә. Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Facebook һәм Instagram.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG