Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кызамык йоктыручылар саны арта


Архив фотосы
Архив фотосы

Авыручыларның төп өлеше аны Татарстаннан читтә йоктырган дип санала.

Ел башыннан Татарстанда кызамык йоктыручылар саны 194 очракка җиткән. 2023 ел дәвамында бары 146 очрак теркәлгән булган. Бу хакта бүген Роспортебнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Кызагынч, бездә кызамык белән хәл имин түгел. Йоктыручылар саны арта. Расланган 194 очракның 20се — чит ил кешеләренә, 14 — безнең ватандашларның чит илдән йоктыруга, 93 — башка төбәкләргә барып кайтуга, 44 очрак — Татарстанда үзара йоктыру нәтиҗәсенә туры килә", диде ул.

Авдонина сүзләренчә, авырулар белән контактта булучылар саны 35 мең кешегә җиткән. Шуларның 3,2 меңе кызамыктан вакцина ясатмаган булган.

Ел башыннан Русиядә күпләп кызамык йоктыру очраклары артуы күзәтелә. Гыйнвар аенда бу чирне кимендә 46 төбәктә, бер меңнән артык кешедә ачыклаганнар.

• Кызамык — йогышлы авыру. Гадәттә аның белән балалар авырый. Вирусны кызамыклы кеше белән турыдан-туры элемтә булмаса да йоктырырга мөмкин. Бүлмәгә авыру кеше кереп чыкса, аннан соң кергән кешеләргә дә бу чирнең йогуы бар. Кызамыкның билгеләре: коры ютәл, томау төшү, бизгәк, хәлсезлек, аппетит кимү, күзләр кызарып чыгу (конъюнктивит).
• Татарстанда кызамык йоктыручылар узган ел арта башлады.
• Чаллы шәһәрендәге шәхси балалар бакчасында кызамык таралу сәбәпле, бакчаның эшен туктатып тордылар. Роспотребнадзор моны бакчада эшләүчеләрнең һәм балаларның вакцина ясатмавы белән аңлатты.
• Былтыр март аенда Уфаның 22нче хастаханәсендә кызамык белән бәйле карантин кертелгән иде.
• Былтыр июль башында Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында 18 бала кызамык йоктырды, 13 бала хастаханәгә салынды. Авылда битлек режимы кертелде, халык күп җыела торган чаралар тыелды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG