Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада мәктәп укучылары бер дәрес дәвамында Украинага каршы сугышта катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен коры душ комплектлары ясаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сүз өченче сыйныф укучылары турында бара

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә "Игелекле йөрәкләр" волонтерлар төркеме "Адымнар" мәктәбенең өченче сыйныф укучыларына коры душ ясау мастер-классы үткәргән дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Укучылар бер дәрес дәвамында Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен 300гә якын комплект коры душ ясаган.

"Без әле солдатларга хатлар да язабыз. Шулай ук әти-әниләр белән бергә шәхси һигиена чаралары җыябыз", дигән Сәидә Шәфыйкова исемле укучы.

  • Элегрәк Азатлык Радиосы Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар, аерым алганда миналарга "койрыклар", яраны кысып торырга турникет һәм дару апмулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар ясатулары турында язган иде.
  • Шулай ук Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Украинадагы сугышта катнашучы Русия хәрбиләре өчен дип студентлардан "исән калу беләзекләре" үрдерделәр. Бу беләзек өч метрлы баудан ясала. Гадәттән тыш хәлләр булган чакта аны жгут буларак кулланырга мөмкин.
  • Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында да Украинага һөҗүм итү өчен дроннар, ягъни кеше үтерүче коралны җитештерүдә дә "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланылуы әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG