Кайнар хәбәр

"Тынычлык бетте, әмма күнектек". Сугыш фронтына әйләнгән Түбән Камада халык ничек яши

Түбән Камага 15 ноябрьдә булган һөҗүм нәтиҗәсе
Түбән Камага 15 ноябрьдә булган һөҗүм нәтиҗәсе

Түбән Камага ясалган һөҗүмнәр артканнан арта бара. Шулар аркасында үлүчеләр саны белән бу шәһәр бар Татарстан буйлап беренчелекне тота. Дроннарның һәдәфе сәнәгать ширкәтләре булса да, ара-тирә алар, йә аларның калдыклары торак йортларга да эләгә. Азатлык түбәнкамалар тормышына күз салды.

Соңгы елда Түбән Кама Украина гаскәрләре тарафыннан иң еш һөҗүм ителгән шәһәрләрнең берсенә әйләнде.

Шәһәр Русиянең Украинага каршы алып барган баскын сугышы кырларыннан ерак ятса да, биредә сиреналар улавының ешаюы, йортларның җимерелүе, кешеләрнең һәлак булуы, яраланулар көндәлек күренешкә әйләнеп бара. Тыныч тормыш алып баручылар арасында бер ел эчендә кечкенә генә шәһәрдә барлыгы 15 корбан.

Түбән Кама - Татарстанда иң эре сәнәгать үзәкләренең берсе. Биредә "Сибур"га караган "Нижнекамскнефтехим", "Татнефть"кә караган "ТАНЕКО", " ТАИФ-НК" һәм башка күпсанлы ширкәтләр урнашкан. Шәһәрдә 240 меңләп кеше яши, күпчелеге - татарлар.

Шәһәрдә яшәүчеләр үзләрен сугыш шартларында яшибез дип санамый, алар ничек күнегелгән, шулай яшибез дип әйтә. Көн саен эшкә бару һәм кайту, балаларны мәктәпкә озату һәм каршы алу, ара-тирә концертка яки театрга барулар да дәвам итә, әмма бу чираттагы дроннар һөҗүменә кадәр генә. Дроннар һөҗүме белән кешеләр шок кичерә дә, аннары тормышны дәвам иттерә.

Түбән Камада яшәүчеләр арасында мәгълүмат алу авыр. Русиянең Украинада алып барган сугышны яктыртуда цензура кертелде. Дрон һөҗүмнәре, алар китергән зыян фото-видеоларын тарату туелды. Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Моның өчен кануни җәза каралган.

Казанда яшәүче Эльмира (иминлек өчен аның чын исемен атамыйбыз - ред.) медицина өлкәсендә эшли, тумышы белән Түбән Камадан. Якыннарын кайткан вакытта, нәкъ 15 ноябрьдә, дроннар һөҗүменә эләккән.

- Түбән Камада әнием, үги әтием яши, озак вакыт кайтмаган идем, нәкъ кайткан вакытта дроннар һөҗүменә эләктем. Куркыныч. Сиреналар улый. Шартлау

Дөресен әйткәндә, мин үләрбез дип уйладым.

тавышлары ишетелә. Без нишлик? Өчебез дә ванна бүлмәсенә кереп утырдык. Безгә дә килеп эләгер төсле иде. Белмисең бит аны, күрше йортка эләгерме, безгәме, әллә очып китәрме… Дөресен әйткәндә, мин үләрбез дип уйладым. Җимерелгән йорт безгә якын ул. Кешеләр яраланганын белгәч, өзгәләндем.

Эльмира сөйләвенчә, әниләренең йортларындагы идәнасты ябык. Ачкыч кемдә икәнен дә белмиләр. Идәнастына төшеп утырган туганнары бар. Анда озак утырып булмый, җиһазландырылмаган, салкын, дигәннәр.

– Аннары икенче көнне тынычланды, әни манты әзерләде, утырып ашадык. Электр ут булмады, анысы да кыен, шомлылык өсти. Кайнар су да өзелде. Әмма әни дә, аның ире дә берни булмагандай төсле йөрде. Миңа бу бераз сәер булып тоелды. Була торган хәл кебек кабул итәләр. Әмма табигый түгел бит инде бу шартлаулар, янгыннар. Әйе, корбаннар бар, яраланучылар бар. Язмыш, кем кайда, кайчан, ничек үләсен белмибез шул, диләр. Шәһәрдә эш бар, кешеләрнең күбесе заводта эшли, ул туктамасын, диләр. Ул туктаса, эш бетә, акча бетә. Шуңа халык түзә, - дип сөйләде ул Азатлыкка.


Соңгы дроннар һөҗүмендә күпфатирлы торак йортка зыян килде, анда яшәүчеләрне эвакуацияләделәр. Алар вакытлыча урнашу җиренә озатылган. Кайчан бу йорт кире сафка басыр - билгесез.

Быел 12 июньдә Түбән Камага чираттагы дрон һөҗүме аркасында торак йортка килеп эләкте, аның бәрелүе аркасында дүрт кеше зыян күрде. Торак йорт шәһәрнең Чабын урамы, 3 адресы белән урнашкан. Бу - социаль ипотека програмы нигезендә төзелгән йорт. Анда башлыча бюджет өлкәсендә эшләүче кешеләр эшли. Дрон төнлә килеп бәрелде, барысы да йоклаган вакытта. Ул вакытта корбаннарсыз узды бу хәл, әмма кешеләрнең бердәнбер йортларына зыян килде. Бу йорттагы фатирларның берсе Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары Нурсана белән Алмаз Хөсәиновларныкы. Ул көнне алар фатирсыз да, машинасыз да калды, машина өстенә бетон җимерекләре килеп төшкән.

Шәһәр хакимияте бу йортны 30 августка төзекләндерелде дип хисап бирде. "Чабын урамы, 3нче йортта яшәүчеләр кире йортларына кайтты" дигән башисем белән Түбән Кама мэры Рамил Беляевның телеграм каналында язма чыкты. "Өйдә электр ут, су, газ бар, лифтера эшли. Тыныч кайтып була" дип язды.

Азатлык чыганаклары әйтүенчә, йорт тулысынча төзекләндерелмәгән. Хөсәиновлар башта башка эвакуацияләнгән кешеләр белән бергә вакытлыча урыннарга урнаштырылган булган. Әмма йорт тиз арада рәткә китерелмәячәк, көтәргә кирәк, диелгәч, алар башка урынга күченгән. Артистлар гаиләсе шәһәр хакиямиятенә дә, дәүләт органнарына да мөрәҗәгать иткән. Әмма аларга кул сузучылар республиканың төрле театрларында эшләүче артистлар, театр хезмәткәрләре арасында да гына табылган. Татарстанның Мәдәният министрлыгы да, шәһәр хакимияте дә, Татарстанның театр хезмәткәрләре Берлеге дә оператив ярдәм күрсәтмәгән, диде чыганак. Азатлыкка аңлатуынча, Хөсәиновлар әлегә башка йортта фатир аерып яши. Җимерелгән фатирларына кайтмаган.

"Тынычлык бетте, әмма ничектер күнегелде". Бу - Түбән Камада мәгариф өлкәсендә эшләүче ханым сүзе (иминлек аркасында аның исемен атамыйбыз - ред.). Аның сүзләренә караганда да, дроннар һөҗүме вакытында яшеренеп утырырлык урыннар юк.

- Без дроннар һөҗүме булса, машинага утырып шәһәрдән чыгып китәбез. Навигатор эшләми, кая бара машина, шул якка барабыз. Иң мөһиме - шәһәрдән чыгып китү. 20 чакрымлап узабыз да барып туктыйбыз, шәһәр ягына карап

Бермәл шулай трасса буйлап егермеләп машина тордык.

торабыз. Андыйлар без генә түгел, күпләр шулай итә, йортка эләксә, ичмасам, үзебез исән, машина кала, дибез. Бермәл шулай трасса буйлап егермеләп машина тордык. Кемдер машинада йоклый, кемдер урамда кешеләр белән сөйләшә. Иртәнге 6 тулуга кире шәһәргә китүчеләр шактый, чөнки эшкә барасы бар. Дроннар оча дип әлегә эшләрне туктатканнары юк, эшкә килмәсәгез дә ярый дип әйтүче юк. Эшләргә кирәк. Үзебез дә шулай, без ирем белән шәһәргә таба бераз соңрак кузгалабыз. Тормыш җитеш, бөтенесе бар. Әмма тынычлык бетте, тик монысына да күнектек, - дип сөйләде әңгәмәдәш.

Азатлык аралашкан тагын бер түбәнкамалы кешеләр арасында дроннар һөҗүмнәре турында сүз кату, фикерләшү юк диярлек, дип аңлата. Бүген миңа эләкмәде, йорт тора, Аллаһыга шөкер дип яшәү бар, ди. Әмма ул барыбер, кешеләр ачык әйтмәсә дә, борчылучылар күп, ди

- Кешеләр бит хәзер үзара сөйләшми, кем нинди фикердә икәнен белмәссең. СВОны яклаучылар да, аннан туйган кешеләр дә телне тыеп тору хәерлерәк дип саный. Кешеләрдә курку бар, танышларым арасында "паник атакалар" белән интегүчеләр барлыкка килде. Элек андый әйбер турында ишеткән дә юк иде бит, - дип фикерләре белән уртаклаша ул.

- Никадәр кеше психик чиргә сабышканын да белмибез, бүгенге хәлләрдән куркулар берничә елдан соң үзен белдертергә мөмкин. Бүген кеше үзен сау-сәламәтмен дип йөрергә мөмкин, әмма бертуктаусыз сиреналарның улавы, дроннарның очуы, үзеңә булмаса да, күрше йортларга килеп эләгүен белү, таныш-белешләренең яралунын ишетү сәламәт тормышка китерми. Безнең дә балалар бар, берсе интернатта яши, алар да идәнастында утырганнары бар. Үзебез өчен түгел, күбрәк алар өчен борчылабыз. Кызык, ярый, биек йортта яшәмибез дип шөкерана итәбез, дроннар бит гел биек йортларга килеп бәрелә. Менә шулай дип шөкер итеп утыр инде.

* * *

2026 елда Түбән Камага кимендә җиде тапкыр һөҗүм ясалган. Беренче тапкыр "ТАНЕКО"га бәрү 2024 елның 2 апрелендә булды. Икенче тапкыр һөҗүм быел 12 июнь булды, ул чакта дрон торак йортка килеп бәрелде. Зыян күрүчеләр булды. Һөҗүм бер айдан соң 8 июльдә кабатланды. Тагын бер ай узу белән 10 августтагы һөҗүмдә 13 кеше һәлак булды. Сиксәнләп кешегә табиб ярдәме күрсәтелде. 7, 13 сентябрь шәһәргә дроннар янә һөҗүм итте, соңгысында ике кеше һәлак булды, берничәсе яраланды. Һәм 15 ноябрьдә дроннар һөҗүме аркасында кимендә 7 кеше төрле җәрәхәтләр алды, торак йортка зыян килде.

Украина Русиядәге стратегик ширкәтләргә һөҗүмнәрне Мәскәү тарафыннан үзенә каршы ясалган һөҗүмнәргә җавап буларак оештыра.

2022 елдан бүгенге көнгә кадәр Украина сугышыннан Түбән Кама шәһәренә һәм район авылларына алып кайтып җирләгән кешеләр саны да кимендә 732гә кадәр җитте. Бу Азатлык Радиосы гына ачык чыганаклардан ачыклый алган саннар. Азатлык саннарына караганда, үлем саны буенча Казан беренче урында - 1877 кеше һәлак булган. Чаллыдан - 1151. Түбән Кама өченче урында.

Украинага каршы баскын сугыштан Татарстанга беренче табут та Түбән Камага кайтты. Сугыш 24 февраль башланды, ә Илнур Сибгатуллинны үзе туып-үскән шәһәргә инде 2 мартта ук кайтарып җирләделәр. Ул вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу үлем уңаеннан туганнарының кайгылары белән уртаклашты. Берара рәсмиләр һәлак булучыларны озату мәрасимендә катнашты, аннары бу тукталды, бу эш район, шәһәр башлыкларына калдырылды.

Соңыннан сугышта һәлак булучылар артык күп була башлагач, моны күрсәтмәс өчен хәтта район газеталары, пабликлары да язмый, теркәми башлады. Хакимият сугышта һәлак булучыларны да, яраланучылар турында мәгълүматны яшерә. Әмма Азатлык, башка бәйсез медиалар алып барган хисапка күрә, Татарстанда инде кимендә 10 мең 615 кешенең җәсаде кайтарылып күмелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG