Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта кораллы сугышчылар хакимияттәгеләрне тотык итеп алды


Гыйракның төньягындагы Тикрит шәһәрендә коралла сугышчылар бер төркем хакимияттә эшләүчеләрне тотык итеп алды.

Кораллы сугышчылар гыйрак хәрбиләре киеменә киенеп Сәләх-әд-Дин вилаяте шурасы бинасын кулга төшергән дип хәбәр ителә. Тикрит бу вилаятнең үзәге. Күпме кешенең тотып итеп алынганы әлегә билгесез.

Бинаны гыйрак һәм американ хәрбиләре уратып алган.

Бүген шулай ук Гыйрак башкаласындагы «яшел бүлге» дип аталган хакимият биналары урнашкан җиргә ике ракета атканнар. 1 кеше үлгән, 4 кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG