Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кандаһарда Коръәнне ягуга каршылык чарасы бәрелешләр белән дәвам итте


Әфганстанның Кандаһар шәһәрендә Кушма Штатларның дини рухание Терри Джонсонның Коръәнне ягуына каршы протест белдерү чарасы бәрелешләр белән дәвам итте.

Чарага ике меңгә якын җирле халык җыелды. Аларның кайберләре кибетләрне җимерергә, машина көпчәкләрен ягарга тотынды. Ким дигәндә биш кешенең үлүе Һәм 46сының төрле җәрәхәтләр алуы хәбәр ителә.

Бер көн алда Әфганстанның Мазари-Шәриф шәһәрендә Коръәнне ягуга каршылык чарасы БМО бинасына һөҗүм белән дәвам иткән иде. Анда ким дигәндә 12 кеше үлде. Шуларның өчесе БМО хезмәткәрләре, ә дүртесе – сакчылар.

Балх вилаяте рәсмиләре халык арасында сугышчылардан торган котыртучылар булган дип саный. Барлыгы 27 кеше кулга алынган.
XS
SM
MD
LG