Accessibility links

Косовоның элекке премьеры мәхкәмә алдына басты


Һааг – Сугыш җинәятләре һәм кешечелеккә каршы җинәятләр кылуда гәйепләнгән Косовоның елекке премьер-министры Рамуш Харадинаҗ бүген Һаагтагы мәхкәмә алдына басты. 90-нчы елларда Косовоны азат итү армиясе командиры булган Харадинаҗ сербларны эзәрлекләү, җәзалау, үтерүләрдә гәепләнә. Гәепле дип табылган очракта аңа гөмерлек төрмә яный. Харадинаҗ, һәм аның белән бергә гәепләнгән тагын ике Косово албаны, үзләренә белдерелгән гәйепләвләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG