Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барадеи: Пхеньянның атом корал програмын туктату өчен вакыт кирәк


Пекин – Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт Әл-Барадеи, Төньяк Кореяның атом корал програмын туктату планын гамәлгә кую өчен озак вакыт кирәк булачак, дип белдерде. Бу турыда ул бүген Пхеньянга барышлый, Пекинда әйтте. Ул шулай ук идарә белгечләре якын арада Төньяк Кореяга кайтыр дигән өметен әйтте. БМО инспекторлары Төньяк Кореядан 4 ел элек чыгарылган иде. Узган айда ирешелгән килешү нигезендә Пхеньян үзенең төп атом корылмасын 60 көн эчендә туктатырга ризалашты.
XS
SM
MD
LG