Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Татарстанның яңа президенты яшь кеше булырга тиеш диде.


Татарстанның киләчәк президенты кем булыр? Республика халкының күбчелеген, бүген ипи-сөт бәяләре, квартплата, хезмәт хакы, транспорт һәм башка шундый тормышчан сораулар кызыксындырса да, президентның кем булуына алар барыбер битараф калмый, чөнки күп нәрсә җитәкчедән тора. Республика матбугатында үткен Телле журналистлар да Минтимер Шәймиев киләчәктә үз урынына дәвамчы иттереп кемне әзерли дигән сорауга фаразлар язалар. Шушы көннәрдә «Маяк» радиосына биргән әңгәмәсендә республика президенты үз дәвамчысының исемен әйтмәде. Шулай да тапшыруның алып баручысы Елена Щедрунованың киләчәктә Татарстан президентын нинди иттереп күрәсез дигән сорауга Минтимер Шәймиев болай дип җавап бирде.

Яңа президент әлбәттә яшь булырга тиеш. Республика министрлыкларында бүгенге көндә зур гына үзгәрешләр бара, 40 яшьлек дәртле егетләр идарә итергә керешәләр. Безнең хәзер яхшы яшь команда бар. Бу безнең генә таләп түгел, бу заман таләбе. Җитәкче кеше һәрчак көндәшлек итә алырлык булырга тиеш, икътисадны дөнья күләменә күтә алырга тиеш. Сәяси яктан карасак ул әлбәттә барлык милләт кешеләренә бер тигез карый белергә тиеш.

Тыңлаучыларны Минтимер Шәймиев Татарстан президенты вазыйфаларывннан киткән очракта Русия белән җитәкчелек итәргә теләге юк микән дигән сораулар да аборчый. Бу сорауны Казаннан бирделәр. Шәймиев моны көлемсерәм юморга әйләндереп калдырды.

70 яшьлек кешегә бу сорауны бирү соңракдыр инде. Дөресен әйткәндә яшь чакта миңа Русиядә югары эш урыннарын күп тәкъдим иттеләр, ләкин мин аларның барсыннан да баш тарттым, тартачакмын да. Татарстанда инде ничә еллар мине түзеп торалар, шуңа да рәхмәт.

Сөйләшү барышында әлбәттә күптән түген кабул ителгән Русия һәм Татарстан арасындагы шартнамә турында да сүз чыкты.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, әлеге мәсьәләне гаммәви мәгълүмат чаралары һәм сәясәтчеләр артыгы белән сәясиләштерде. "Россия Конституциясе федераль үзәк белән субъектлар арасында вәкаләтләр бүлешү мөмкинлеген бирә. 1994 елда, ул вакытта Россия Президенты Борис Ельцин булганда, шундый ук Килешү төзелгән иде. Бу документ безгә күп кенә бәхәсле вәзгыятьне чишәргә, ул чорны сәяси яктан тыныч үткәрергә ярдәм итте", - дип сөйләде Татарстан Президенты. Ростов шәһәрендә яшәүче бер радиотыңлаучыдан килгән чираттагы сорау милли мәсьәләләргә кагылды. Ул - Россиядә милли-территориаль берәмлекләрнең әһәмиятенә кагылышлы иде. Милли-территораль берәмлекләрнең кирәклеген ассызыклап, Минтимер Шәймиев: "Алар кешеләргә үзләренең телләрен, традиция, мәдәниятен сакларга ярдәм итә. Мин бу сорауларны сәясиләштерүгә каршы. Россиянең көче аның күптөрлелегендә. Глобальләшү шартларында әгәр Россия күпмилләтле ил буларак үзенең халыклары йөзен дә саклап кала алса, безнең бәһабез булмаячак", - дип җавап бирде.

Сөйләшү барышында “Маяк” журналистын акча мәсьәләсе дә кызыксындырды. Башка регионнар. Федераль үзәктән, бу әйберне теге әйберне башкарырга дип акча сораган вакытта, нигә сез сорамыйсыз, сез үз эшлрегезне башкарыр өчен кайдан акча аласыз дип сорау бирде ул. Республика прзиденты аңа болай диде.

Безнең дә акча сораган чаклар булды. Федераль үзәк ярдәмендә без милли проектларны тормышка ашырып киләбез. Ләкин без хәерче төбәк түгел. Нефтехимия, машина төзелеше өлкәләрен тагын да үстереп без салымны арттыру өстендә эш алып барабыз. Кече һәм урта бизнесны үстерәбез.

Ни өчен шартнамә Татарстан һәм Русия арасында гына төзелде, дигән сорау бүген сәясәтчеләрне генә түгел, ә гади халыкны, шул исәптән башка регион вәкилләренең дә күңелен кытыклый. 50 минут барган тапшыруда “Маяк” радиосы Минтимер Шәһмиев белән әңгәмә оештырып шул сорауга җавап эзләргә тырышты.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG