Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы Косово мәсьәләсен карауны яңарта


Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасы бүген тагын Косово статусы проблемасын тикшерә. Көнбатыш илләр хуплаган резолюция проекты сөйләшүләрне 120 көн дәвамында алып барырга тәкъдим итә. Сүз биредә халыкара контроль астында Косовога бәйсезлек бирү турында бара. БМОда Кушма Штатлар илчесе Залмай Халилзод, әгәр дә Русия үзенең вето салу, ягъни тыю хокукын кулланмаса, бу резолюцияне кабул итәр өчен тавышлар җитәрлек, дип белдерде. Косово статусы мәсьәләсендә Мәскәү Сербия ягында. Белград Косовоның Сербиядән аерылуына катгый каршы.
XS
SM
MD
LG