Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан-Русия Шартнамәсенең рәсми раслануына республика җитәкчелегенең фикере


Русиянең башка регионнарына мондый хөрмәт тәтемәде һәм тәтемиячәк. Вәкәләтләрне бүлешү шартнамәсе бары тик Татарстан белән төзелде. Башкортлар, Марийлар, Чуашлар һәм башка шундый халыклар ничек кенә ризасызлыкларын белдереп карамасалар да, ахыр чиктә, булган хәлләргә күз йомып, вәзъгыят белән килешергә мәҗбүр булдылар. Шуңа күрә дә хәзер инде алар үзләрен ирекле рәвештә Русиягә кушылуын бәйрәм итәләр. Татарстан белән федераль үзәк арасындагы шартнамәгә килгәндә, пәнҗешәмбе Русия президенты Владимир Путин аны имзалады.Кул куюы җиңел генә эш булса да, Татарстанның бу бәхеткә ничек ирешүен искә алсак, алай җиңел генә тойылмый. Мондый көрәштән соң инде, чыннан да Татарстанны җиңүче дисәң дә була. Шартнамә Федерация шурасы кабул иткәннән соң күп кенә сәясәтчеләр, инде бәйрәм итә башлаган иде, ләкин Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ул вакытта шатланырга ашыгырга кирәкми дигән иде.

Әлеге шартнамәгә Русия президенты Владимир Путин кул куйсын әле, шуннан соң гына бу турыда кайбер мәгълүматны әйтергә була. Гомумән алып әйткәндә бу өлкгә кагылган авыр мәсьәләләр артта калды инде.

Инде ниһаять шартнамә рәсми рәвештә тулы көченә кертелде. Шул уңайдан Татарстан матбугатында Республика президенты Минтимер Шәһмиев, һәм Дәүләт шурасы рәис Фәрит Мөхәммәтшин моңа карата үз фикерләрен белдерделәр. “Федераль закончалыклы көчкә ия булмаса да, 1994 елны Россия һәм Татарстан Президентлары кул куйган Шартнамә зур тарихи роль уйнады. Ул безнең республиканы татулыкка китерде һәм нәтиҗәле иҗадый эшчәнлеккә юл ачты. Русия җитәкчелеге тарафыннан эшләнгән бу эшне без рәхмәт хисләре белән кабул итәбез Яңа Шартнамә илнең бөтенлеген законлы нигездә беркетә һәм демократик цивилизацияле үсеш юлына баскан Россиянең, күпмилләтле федератив дәүләт буларак алгарышка ирешүен раслый”, - ди Минтимер Шәймиев.

Берничә ай элек шартнамә кабул итү ителмәү турында сүз куертылганда, Азатлык радиосы хәбәрчеләренә юристлар, бу “Бу шартнамә конституциягә туры килми һәм ул кабул ителсә дә озак яшәмиячәк” дип белдергәннәр иде. Аның каравы Татарстан җитәкчелеге бүген алай уйламый. Кичәге әңгәмәсендә ул бу мәсьәләгә карата ул, моның чын мәгънәсендә Конституцион норма булуын, Россия Конституциясенең 11 маддәсендә шәрехләнгәнчә, федераль үзәк белән Русия субьектлары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү, Россия Конституциясе нигезендә, Федератив килешүләр, яки башка килешүләр формасында булырга мөмкинлекне күздә тотуын белдерде.

Шартнамәнең кайбер үзенчәлекләренә басым ясап, Татарстан гражданнары үз ана телләрендә язылган кушымталы паспортлар алуга хокуклы булуларын, Россия дәүләте башлыгы тәкъдим иткән Татарстан Президенты постына кандидатның республикадагы ике дәүләт телен дә белергә тиешлекне билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев яңа Шартнамәнең икътисадый өлкәдәге мәсьәләләрне чишкәндә дә зур роль уйнаячагын һәм алга таба шушы документ күпмилләтле Татарстанның иҗадый көчен ныгытачакны белдерде.

Матбугат битләрендә Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да үз фикерен белдергән. «Без моны күптән көткән идее, һәм Владимир Путин аены имзалыячагына ышанган илдек. Хәзер инде әлеге шартнамәнең эчтәлеген камил һәм күпкырлы итү өчен безне зур эш көтә. Яңа шартнамә алдагысы кебек үк Татарситанның үсешенә, һәм Русиянең бердәмлеген саклап Калуга юнәлдерелгән булырга тиеш», дип белде белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бер рәхәтнең бер михнәте бар ди бит халык мәкале, шуңа күрә дәТатарстанда тулаем алганда шартнамәнеңэ кабул итүенә шатланган вакытта кайберәүләр аңа тискәре карый. Ачы телле җурналистар, шартнамә өчен, республиканың йөзек кашы саналган “Татнефть” не “Роснефть” кә бирәчәкләр дип фаразлаучылар да булды. Шартнамә уңай һәм тискәре яклары турында һәркем төрле фикердә. Шуларны тыңлап китик.

Татарстан фәннәр академиясенең тел һәм әдәбият институты профессоры Марсел Әхмәтҗанов бу турыңда менә ни диде.

Мөнәсәбәт уңай иниде, монда Путинга каршы хәзер без бер нәрсә дә эшли алмыйбыз. Өлешчә хуплыйм, мәсәлән президентның ике телне дә белергә тиешлеге, аннан соң паспортта татарча бүлек булуы яхшы. Ләкин мин бу шартнамәдә Татарстанда татар теле дә рус теле дә дәүләт теле булырга тиешләр дигәнне күрмәдем. Мин шартнамә белән тулысынча таныш түгел, бәлки бу мәсьәлә дә анда каралгандыр.

Шул ук мәсьәлә буенча тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикерен тыңлыйк.

Бу Шәймиев командасының зур җиңүе, чөнки элеккеге килешү бөткәннән соң әгәр дә бу килешү булмаса, безнең кайбер яулап алган әйберләр шик астында калыр иде. Ә хәзер ул нинди генә зәгыйф булса да әмма килешүдә беркетелде тагын бер тапкыр.

Татарстан дәүләт шурасы депутаты, академик Индус Таһиров та Шартнамәгә үз мөнәсәбәтен белдерде.

Русиядә бердәнбер шартнамәле республика ул – Татарстан, һәм шуның белән ул махсус статуска ия бердәнбер республика. Русия өчен аның аһәмияте шунда, шушы шартнамә аркасында Русия федерация булып саклана. Шуның өчен бу Русия өчен дә, Татарстан өчен дә отыш.

Шулай итеп Татарстан җитәкчелеге республика белән федераль үзәк арасындагы шартнамәнең кабул ителүен зурлап каршылый. Шартнамә турында яхшы сүзләр күп сөйләнде. Хәзер халыкны күбрәк шартнамәне ничек гамәлгә куелуы, ничек аны Татарстан өчен эшләрлек итүе, һәм шул максаттан кайсы өлкәләрдә хокүмәт ара килешүләр кабул ителәчәге борчый.Әлеге сорауга җавап табырга теләп без билгеле бер идарәләргә шалтыраттык. Ләкин анда әле югары даирәләрдә утыручы түрәләр белән бу хәл ителмичә бер ни әйтә алмыйбыз диделәр. Димәк бу шартнамәнең уңай һәм тискәре яклары алдагы 10 елда күренәчәк.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG