Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан БМО гарантиясен таләп итә


Газни, Әфганстан – 21 Көньяк Кореа ватандашын тотык итеп тоткан Талибан хәрәкәте Көньяк Кореа вәкилләре белән сөйләшүләргә әзерлек белдерә, әммә үзләренең иминлегенә Берләшкән Милләтләрнең гарантиясен таләп итә.

Һуманитар ярдәм хезмәткәре булган 23 Төньяк Кореа ватандашын Талиплар ике атна элек кулга алган иде. Берничә көннән икесен үтерделәр. Талибан хәрәкәте Әфганстан рәсмиләрен төрмәдә утырган талипларны азат итергә таләп итә. Әфганстан рәсмиләре бу таләпне кире кага.
XS
SM
MD
LG