Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар журналистикасы йоклаган гынамы, әллә үлгәнме?


Кеше иртән йокыдан тора, битен – кулын юып, тамак ялгый, күлмәк-чалбарын киеп эшкә бара. Эштә ул эш хакы алыр өчен ни кушса шуны башкара. Бернинди демократияләр, фантазияләр, әллә кайдагы вакыйгалар аңа кагылмый кебек. Әмма барыбер эш хакының артуы яки кимүе, фатир- транспорт бәяләре, үзе-ә эш кушучы җитәкчеләрнең алышынуы, яки үзгәрмәве кебек хокукый, иҗтимагый һәм сәяси мәсьәләләр барыбер шушы гади адәм баласы тормышына аяк тибеп килеп керә.

Шыр надан яки торган җиреңдә, күрше як җирдә нәрсә булып ятканын белмәгән җан ияче өнсез мал кебек месен хәлдә кала. Ә бит әле кешенең авызын ачып та нидер әйтәсе килә. Менә шул вакытта, гәзит, телевидение, җәмәгатьчелек фикере кебек нәрсәләр иң алгы планга килеп баса.

Сүз дә юк соңгы елларда мәгълүмат чишмәләре һәм елгалары гөрләп ага башлады. Татарстанда теркәлгән газет-журнла, радио-телевидение саны меңгә җитте. Шуларның яртысы гына даими эшләп торса да, барсын да ишетеп белеп торып була кебек. Монысы дәүләт мәгълүматы, монсы иҗатчыларныкы, иҗтимагый һәм сәяси фиркәләрнең дә үз тавышы бар, мончы чит илдән, монсы федераль үзәктән, ә теге басмалар һәм телерадиоканаллар республиканыкы, шәһәрнеке, районныкы. Рәхәтлән әйдә, укы, тыңла, кара үзеңә кирәкле хакыйкатьне тап. Канәгатьме халык? Дәүләт җитәкчеләре ризамы? Мәгълүмат кытлыгыннан интекмибезме? Йөзләгән канал һәм басма эшлп торганда мәгълүматка ихтияҗ канәгатьләндерә кебек тә, әмма барыбер, күп сүз, сүрәт, тавыш булса да нидер җитми.

Хәттин ашып киткән журналистлар кавемен сүкмәгән, битәрләмәгән кеше сирәк очрар. Менә шуңа күрә хәзерге заман журналистикасының сыйфаты, эчтәлеге иң кискен темалардан берсе булып кала. Узган чәршәмбедә Татмедиа агентлыгында республика мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен шундый сөйләшү үткәрелде. Хәзерге заман журналистикасы кыек көзгеме, әллә хакыйкатьне чагылдыручымы дип аталган сөйләшү булды. Россия журнаоистлар берлеге сәркатибе Павел Гутионтов, мәгълүмат сәясәте фонды вәкиле Владимир Касюткин, милли тираж хезмәте вәкиле Ирина Метрюшкина катнашкан бу сөйләшүдә кискен сораулар бирелде, ачык җавап бирелде. Павел Гутионтов бүгенге журналистика, мәгълүмат каналларын бизәкләп, мактап тормады, хакыйкать табырлык гәзит һәм журналситларны бик очратуын әйтте. Телевидение каналларын да тормышның төгәл чагылышын көтү тагын да кыенрак. Ни өчен шулай ул? Иҗтимагый фикер дигән затлы нәрсәне кыенлыклар белән терелткән илдә мәгълүмат иреген канунга керткән дәүләттә мондый битарафлык һәм билгесезлек, мәгълүматсызлык каян килеп чыга соң? Павел Гутионтов хәзер иҗтимагый фикер юк һәм аның белән кызыксынучылар да бик аз дип санаса да, дәүләтне гаепләргә ашыкмады. Чөнки, аның фикеренчә, дәүләткә иҗтимагый фикер кирәкми.

Любая власть: хорошая власть, плохая, самая лучшая - она не нуждается в самостоятельном общественном мнении. Самостоятельное и силное общественное мнение никокай власти особенно не помогает. Оно противостоит власти. Оно его контролирует, оно мешает власти жит и работать так, как власти удобно. Так во всем мире. Поэтому заставлят власть создат нам, формировать для нас общественное мнение – это наивно. Власть может создат общественное палату, а общественное мнение не может.

Римзил Вәли: Шулай итеп, дәүләткә мөстәкыйль иҗтимагый фикер кирәкми, дәүләтнең үз мәнфәгате бар. шуңа өстәп әйткәң, милләтнең дә бит үз мәнфәгатьләре бар. кем соң милләтнең иҗтимагый фикерен уртага салып, милли җәмәгатьчнлекне берләштерер, дәүләткә һәм башка милләтләргә, дөньяга әйтик татар милләтенең ихлас карашларын газиз хыялларын җиткерер. Менә шуңа көрә әйтелгән очрашуның темасы тагын да үткенрәк һәм кискенрәк яңгырый. Шулай иетпр, хәзерге заман журналистикасы кыек көзгеме, әллә хакыйкатьне дөрес күрсәтүче тәрәҗәме? Шушы очрашуда катнашкан кайбер татар журналистларын Азатлыкның түгәрәк өстәл сөйләшүенә чакырдык. Молодежь Татарстан гәзитенең башмөхәррир урынбасары Айназ Мөхәмәтҗанов, Яңа гасыр радиосы хезмәткәре Гөлнара Шихабиева, Азатлык хәбәрчесе рөстәм Исхаков, Казан университетының журналистика факультеты студенты Ландыш Гобэйдуллина менә шул турыда сөйләшәләр. Әңгәмәне Римзил Вәли алып бара. Башта галим сүзен тыңлап алабыз. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бүгенге татар журналистикасын ничек бәяли?

Дамир Исхаков. Билгеле булганча, хәзерге заманда мәгълүмат чаралары иң әһәмиятле, җәмгыятьне берләштерүче бер кыса булып тора. Һәм цивилизацияле дөньяда мәгълөмат чаралары сәясәттә булсын, мәдәнияттә булсын, бик зур роль уйныйлар. менә шул көзлектән караганда мин еш кына татар мәгълөмат чаралары турында уйланам. Чөнки бу өлкәдә эшләү ысуллары буенча конкрет тәҗрибә дә бар. Минем көзәтүләр буенча татар мәгълүмат чаралары гәдәттән тыш бик пассив һәм бүгенге көнге вакыйгалардан артка кала. Кайвакытта шундый хис туа: алар урыс телендә чыккан мәгълүматны тәрҗемә итеп яки шул материалны уйлап, шуны бастыралар кебек. Берничә мисал китерә алам. Бик әһәмиятле булды Татарстан президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевның әле генә төзелгән килешү уңаеннан “Азатлык” радиосына бирелгән интервьюсы. Инде ничә көн буе сайтларда эленеп тора бу интервю, шуны укып журналистлар аңа комментарийлар бирмәделәр. Бу шаккаттыргыч, чөнки анда бик кызыклы гына мәгълүматлар бар. Шул исәптән, мәсәлән, алдагы президентның иясе нинди булырга тиеш дигән ишарә бар. Әйтик чагыштырып карап, уйланырга мөмкин. Бу безнең килешүнең кайсы ягынан ике килешү белән аерылуы турында мәгълүмат бар. Бик кызык әйберләр. әм алга таба татар диаспорасына бу килешү нинди йогынты ясаячак. Гомумән, монда зур-зур комментарийлар ясарга була. Әмма җәй вакыты булганга ялда булыпмы, безнең журналистлар йоклап яталар.

Римзил Вәли: Чыннан да, 3 нче августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Азатлые радиосының Казан бүлегенә килеп радионың баш редакциясе беллән элемтәгә керде. Хәзергә бу хакта Интертат, Татар-информ интернет сәхифәләрендә, Яңа гасыр каналының хәбәрләрнең татарча чыгарылышында гына булды. Ә дәүләт карамагында, яки үзләрен Татарстан, татар язмышы белән кызыксынучы дип санаган дистәләрчә басмалар Минтимер Шәймиевның милләт турындагы фикерләре белән кызыксынмадылар. Өстән күрсәтмә булмаса, язмасың да була, яисә язырга ярамый дип санаган күрәсең. Шулай булгач, дәүләт һәм милләт тормышы матбугатта дөрес чагыламы соң? Кыек көзгедәге мескен сүрәткә ошап китмиме ул? Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков дәвам итә.

Дамир Исхаков:

Безнең журналистиканың эш методларын күрсәткән тагы бер мәгълүмат. Узган атнада Башкортостаннан монда бер төркем сәясәтчеләр һәм галимнәр килеп, Башкортостанда чыккан, Башкортостандагы сәяси, тарихи вакыйгаларга анализ биргән шактый гына китапларга презентация үткәрделәр. Мин карап тордым, анда шактый гына татар журналистлары бар иде. Бүгенге көнгә кадәр бер газеттан башка берсе дә бу мәгълүматны чыгармады. Бер сүз дә язмыйлар да, чыгармыйлар да. Бу шаккаттыргыч, чөнки татар дөньясы өчен Башкортостан ул бик әһәмиятле бер зона. Без – сәясәтчеләр аны күзәтеп киләбез, анда вакыйгаларның дөрес бармаганын язгалыйбыз. мма журналистлар бер сүз дә әйтмиләр. Мин менә хәзер уйланам инде: бу безнең журналистларның эшләренең сыйфаты түбән булудан киләме, әллә аның сәбәбе башкамы. бәлки бу безнең күп газетларның хөкүмәттән дотация алулары белән бәйледер? Чөнки алар шул дотацияне ала-ала, йокымсыраган кыяфәттә яшәргә күнектеләр. Минем үземнең күзәтүләрем буенча, шәхси газеталар тизрәк хәрәкәт итәләр, һәм аналитиканы күбрәк бирәләр. Мәсәлән “Безнең гәҗит”. Ул хөкүмәт газеты түгел. Ул Башкортостан буенча комментарийларны бастырып чыгарды. Шуңа күрә нәрсәдер эшләргә кирәк безнең татар газетлары белән . Бәлки аларны күбрәк ирекле йөзүгә җибәрергә кирәктер. Бәлки ул вакытта аларның сыйфатлары югарырак булыр дип уйлыйм мин.

Римзил Вәли .Әйе, татар халкын чагылдыручы мәгълүмат чаралдары һәм татар журналистлары алдына бик зур бурычлар тора. Шуларның мөгаен иң кыены тиражлар һәм рейтинглар кимү, вакылап сату кибетләрендә татар басмаларының сирәк очравын әйтергә була. Узган атнада Азатлыкта бу турыда сюжет чыкты. Әңгәмәдә катнашучылар ни уйлый? Молодежь Татарстан гәзитенең башмөхәррир урынбасары Айназ Мөхәмәтҗанов сөйли.

Айназ Мөхәмәтҗанов: Мин үземнең эшем буенча күбрәк коммерция эшләре белән шөгыльләнәм. Ягъни реклама, газетны тарату, яздыру. һәм шуны әйтәсем килә, бүгенге көндә матбугатыбыз – рус матбугатымы ул, татар матбугатымы булырга тели икән, ул вакытта газет эшенә, матбугат эшенә бизнес итеп карарга тиеш. Чөнки әгәр дә ул үзенең аудиториясен яулап ала алмый икән, үзенең газетын яки журналын тарата алмый икән, бу вакытта нинди генә матур фикерләр яңгырамасын, нинди генә көзге булмасын матбугат, аны беркем дә белмәячәк, ишетмәячәк, күрмәячәк. Мин үземнең эшемдә шундый проблемага дучар булдым. Без әйтзбез инде: “Безнең киоскларда татар газетлары юк”, - дибез. Шундый мисал китерәм: бер газет “Экспресс печать” челтәренә эләгү өчен 40 мең акча түләргә тиеш. Газетны киоск киштәсенә кую өчен тагын 40 мең. Аны кеше күрә торган урынга куяр өчен – тагын 40 мең. Шулай итеп, газет кеше кулына, аудиториягә барып җитәр өчен, күренер өчен генә дә 120 мең сум акча түләргә кирәк. Бүгенге көндә бернинди татар газетларында мондый акча юк. Чөнки бүгенге көндә бер киоскка 3 меңнән артык төрле матбугат чарасы туры килә. Аның өч йөзе генә куела, яки кеше күрә ала.

Римзил Вәли: Калганы өстәл астында ятамы?

.: Әйе, өстәл астында ята.

Р.В.: һәр киоскның бит тагын ике махсус витринасы бар. Ике якка ачыла да ул, анда бер – ике газет элеп куялар.

Айназ Мөхәмәтҗанов: Аның өчен дә түләргә кирәк. Хәтта киоскта сатучының “Менә бу газетны алыгыз” дигәне өчен дә аерым түләү бар. Һәм шуны әйтәсе килә: бүгенге көндә Мәскәү прессасы, ягъни менә шул гламур журналлар, газетларның үзләренең газетларын аудиториягә җиткерү өчен бик зур бюджетлары бар. Мәсәлән шул “Аргументы и факты”, “Комсомольская правда”ны алсак, аларның шул газетларын тарату өчен тотылган акчалары (промоушен өчен) безнең 10 басмада да юк.

Римзил Вәли: Айназ, син үзең әйттең: күрсәткеч булып хезмәт итә басма сатып алынса һәм акча эшләсә. Ә алар промоушен өчен зур акча сала. Ләкин мин Мәскәү журналларының күп сатып алынганына һәм Мәскәүгә акча бирүләренә ышанмыйм.

Айназ Мөхәмәтҗанов: Әгәр дә газет күренми икән, аларга рекламаны рекламадатчик бирмәячәк. Әлбәттә, дөньяда газет сатып кына акча эшләмиләр. Акчаны реклама белән эшлиләр.

Римзил Вәли: Кыек көзге булып чыгамы инде ул? Яки укылмаган, каралмаган, юылмаган көзгеме?

Айназ Мөхәмәтҗанов: Көзгедән карар өчен түләргә кирәк. Бәлки түләнмәгән көзгедер.

Р.В.: Татар газетлары арзан бит әле алар. 2сум, 3 сум, 5 сум. Ләкин сатып алмыйлар. Ә безнең шәһәрдә ярты миллион татар бар.

Айназ Мөхәмәтҗанов: Әмма ләкин аны каян сатып алырга? Менә безнең Казанда 10 нан артык татар газеты бар. “Экспресс печать” киоскларында аның икесен генә табарга мөмкин. ә гипермаркетларда аларның штрих-коды бөтенләй юк. ә штрих-код алу бик кыйбат. Шулай итеп, бер гипермаркетта да татар газеты юк.

Римзил Вәли: Шәһәрдә “Экспресс печать” тан кала “Горпечать” киосклары бар бит әле.

Айназ Мөхәмәтҗанов: “Горпечать” – ул махсус Казанныкы. Анда хәлләр яхшырак. Әмма Мәскәү пресса челтәре бүгенге көндә безнең урынлы прессаны әкренләп кысрыклап чыгара.

Римзил Вәли: Яшь журналист Голнара Шәһәбиева, сез татарча газетлар турында нәрсә уйлыйсыз. Үзегез газетны өйгә яздырып аласызмы, әллә сатып аласызмы?

Голнара Шәһәбиева: Дөресен генә әйтәм, мин газетны сатып алам. әлбәттә, урысчаны да, татарчаны да алам. Менә бу татарча газетларны укымауның сәбәбе мин болай дип уйлыйм. Татар теле дәүләт теле дип саналса да, чынлыкта ул Татарстанда дәүләт теле булып бетә алмый әле. Татарлар да урысчаны аңлагач, урыс телевидениесы күбрәк карала, урыс телендә чыкан газет-журналлар күбрәк укыла. Моңа без бәлки үзебез дә гаепледер. Без, татарлар, үзебезне хөрмәт иттерә белергә тиеш. ләкин бездә ниндидер бер тыйнаклык бармы, без урыс шаукымына бирешәбез. Татар телен тиешле дәрәҗәдә үстерә алмыйбыз.

Римзил Вәли: Безнең монда яшь журналистлар күбрәк икән. Заманында “Алтын каләм” яулап алып Казан университетына укырга имтихансыз кергән даһиларыбыз бар. Алар арасында “Азатлык”та эшләүче Рөстәм Исхакый бар арабызда.

Рөстәм Исхакый: Казанда булганда газетларны киосктан сатып алам. “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан” , “Безнең гәҗит” алам.

Римзил Вәли: Мин еш кына синең кулда “Кәеф ничек” яки башка берәр сары газет. Аларны яратыбрак укыйсың бугай. Бәлки шушы чуар төсләр тәэсир итәдер. “Кәеф ничек”, “Уртак түшәк”, “Мәхәббәт” укыйсың

Рөстәм Исхакый: Төсләрдән тормый. Минем кызыксынган өлкәм шоу-бизнес. Шул исәптән татар шоу-бизнесы да. “Кәеф ничек” – ул безнең татар шоу-бизнесының көзгесе дип әйтеп була. Кыек көзгесеме, сөртелмәгән көзгеседерме – анысын төгәл әйтә алмыйм. ләкин ул менә яңалыкларны күрсәтә инде. Ә сары матбугатны мин әлләни укымыйм.

Римзил Вәли: Гутионтов сөйләгәнчә бу чалыш көзге генә. әйбәт әйбер телевизордан да күреп булмый. Ул бит журналистлар вәкиле берлеге, секретаре. Син ничек уйлыйсың, татар өчен ышанырлык, дөрес, чалыш булмаган көзге бармы мәгълүмат чаралары арасында?

Рөстәм Исхакый: җитди, мәсәлән “Ватаным Татарстан” кебек рәсми газетларга хөкүмәттә булган яңалыкларга ышанып буладыр. Ә болай, сары матбугатта чыкан имеш-мимешләргә мин ышанмас идем.

Р.В.: Татар матбугатендә булган хакыйкат җитәме? Әллә безнең матбугат чалыш көзгеме?

Ландыш Гобәйдуллина : Әйтеп үттеләр инде, татарларда ниндидер тыйнаклык бар. Мин килешәм. Газеталарга реклама җитми. Шунлыктан татар матбугатын укымыйлардыр.

Римзил Вәли: Бүген Зәкиев урамындагы киосктагы сатучы: “Рәхим итеп сорагыз, сораучы юк бит. Менә сез сорагыз нинди журнал кирәген иртәгә үк чыкыртып китертәм”, - ди. Димәк, сәбәп алмаучыдамы, әллә сатмаучыдамы?

Ландыш Гобәйдуллина :: Сәбәп сатып алмаучыда дип уйлыйм. Сораучы булмаганлыктан, татар газет-журналлары киоскларда да юк.

Римзил Вәли: Ә татарга нинди мәгълүмат кирәк соң аңа. Телдән генә тормый бит әле ул синең милли тормышыңна, битәрлек мәгълүмат бармы, җитмәгәнен каян эзлисең?

А. М.: Мин беләм, безнең матбугатыбыз бар ул. Ләкин аны чыннан да гел сатып алып булмый. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бүген интернет тиз үсеш ала. һәм хәтта дөняда беренче булып чыккан Голландиядәге газет бүгенге көндә үзенең кәгазь версиясен ябып, тулысынча интернетка күчте. Бу тенденция миңа калса, әлбәттә, бөтен газет, бөтен матбугатка кагылачак. әгәр дә без, татарлар, безнең массакүләм магълүмат чараларының үсүен телибез икән, интернетка зур игътибар бирергә кирәк. Бүгенге көндә мин татар интернетында җитәрлек, кәнагатьләндерерлек сайтлар, порталлар күрмим.

Римзил Вәли: Татарлар интернетка гомумән керә микән? Нинди тәэсирләрегез бар?

Ландыш Гобәйдуллина :: Минем уйлавымча, татар телендәге яңалыкларны яктырткан сайтлар җитәрлек түгел әлегә. Булганнарында яңалыклар бик үк оператив түгел.

Айназ Мөхәмәтҗанов : Минем уйлавымча татар интернетыны үсү өчен, интернетның авылга килеп җитүе бик мөһим. Чөнки, кызганычка каршы, шәһәр халкы, шәһәр татары туган телен белми, шул ук исәптән татар газетлары начар хәлдә. Әгәр дә инде интернет тулы рәвештә, бәясе үтемле итеп килеп җитә икән, ул вакытта татар интернетының аудиториясе киңәячәк, һәм минем уйлавымча, халык үзе кирәкле сайтлар барлыкка китерәчәк.

Римзил Вәли: Инде йомгак ясыйк. Татарлар менә әле бөтен башка милләтләр, рус телендә эшләүче зур журналистлар, яшь журналистлар очрашканнан соң татарлар үзләрең көзгеләре – каршысындагы көзгеләре чалышмы, турымы икәне турында фикерегезне әйтегез.

Айназ Мөхәмәтҗанов: Мин сорауга сорау белән җавап бирәм. Ә безнең үзебезнең җәмгыятебез чалышмы, кыекмы? Нинди җәмгыять, шундый массакүләм магълүмат чарасы.

Рөстәм Исхакый.: Мәскәүдән килгән кунаклар да әйттеләр бит: җәмгыять фикерен журналистлар белергә тиеш. Журналистлар җәмгыять белән яшәргә тиеш.

Римзил Вәли: Алар бит җәмәгатьчелек фикере юк диделәр.

Рөстәм Исхакый: Әйе, юк диделәр. Чыннан да юк. Чөнки халыктан массакүләм магълүмат чаралары ничектер читтә. Алар бергә түгел. Сары матбугать шәхси тормыш турында язып ничектер халыкка якынаерга тели, ә болай, бик якын дип әйтәс идем.

Римзил Вәли: димәк, җәмәгатьчелек фикере юк, чөнки ул кирәкми. Булса да аны тыңларга кирәкми, үтәргә кирәкми дигән тәэсир кала. Шуңа күрә халык шуны сизеп алып, үзнең фикерен башында да формалаштырып тормый дигән фикер яңгырады. Татарлар моның белән килешәме?

Рөстәм Исхакый: кайберүләр.

Айназ Мөхәмәтҗанов: әгәр дә без телибез икән чын маглүматны белергә ,бүгенге көндә кухняларда он-лайн реңимда камералар. шул вакытта менә мәгълүмат туп-туры көзге булачак.

Римзил Вәли: Ягъни кешеләр үз фикерләрен әйтешер һәм белер өчен кухняларга кайттылар инде. Кем белә, бәлки ул вакытларда “Азатлык” тыңлаучысы фикерләрен әйкткән көннәргә дә барып булыр.

XS
SM
MD
LG