Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бер төзелүче йорт ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучылар бар


Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә, яңа төзелүче бер йорт ишелеп төшү сәбәпле, андагы дүрт эшче һәлак булган һәм икесе хастаханәгә озатылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре әйтүенчә, әлеге фаҗигагә китергән сәбәпләр берничә була ала. Әле йортның түбәсе ябылмаган һәм берничә көн рәттән яуган яңгырлар төзелешне нык җебеткәндер. Әлбәттә, бу очракта техника хәвефсезлеге кагыйдәләрен дә, төзелешнең технологиясен бозу ихтималлыклары да тикшереләчәк. Прокуратура бу һәлакәткә бәйле җинаять эше кузгаткан.
XS
SM
MD
LG