Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар галимнәре Казанга җыела


Дөньякүләм күренекле татар галимнәре беренче тапкыр Казанга җыела. Бу чара 20- 21 нче сентябрьдә узачак. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бу зур эшкә берничә ел әзерләнгән. Башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин әйтүенчә, махсус исемлек булдыру өчен генә дә хәйран вакыт узган. “Дөньяда яшәгән татар галимнәренең тулы исемлеген һәм аларның нинди юнәлешләрдә эшләгәнлекләрен белмәгән килеш бу югары дәрәҗәдәге форумны башлап җибәрү һәм аңа чыгу мөмкин түгел иде. Хәзерге вакытта без үзебезнең тикшеренүләр нәтиҗәсендә Русия күләмендә 800 дән артык татар галименең эшләвен белдек. Ә инде чит илләрдә алар 200- гә якын булып чыктылар”,- ди Ренат Вәлиуллин. Аның әйтүенчә, бу исемлек тагын артырга мөмкин. Казанда узачак беренче җыенга исә, 250 дән артык кеше килергә теләк белдергән. 20 сентябрьдә башланачак утырышта күренекле астрофизик Рәшит Сюняев, Русиянең океанология институты мөдире Роберт Нигматуллин, Русиянең хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәев һәм башкалар чыгыш ясаячак. Чит илләрдән һәм төбәкләрдән килгәннәр янына 250- ләп Татарстан галимнәре дә килеп кушылачак. Бу чараның бер яктан төп максаты: “Аларның күңеләрендә милли рухны, милли хисне уяту булса”,- ди Ренат Вәлиуллин. Ә икенче яктан исә, Татарстан фәннәр академиясенең баш гомуми сәркатибе Дания Заһидуллина әйтүенчә, академия җитди элемтәләр дә урнаштыруга өмет итә.

“Табигать һәм техник фәннәр өчен аларның идеяләрен Татарстанның инвестецион структуралары аша гамәлгә ашыру максаты куела. Гуманитарийлар өчен татар халкы, татар тарихы, татар гуманитар фәннәре проблемалары белән бергә шөгыльләнү. Аерым алганда читтәге архивларны, кулъязмаларны кайтару мәсьәләсе, аерым кешеләр кулындагы архивларны кайтару, бу галимнәр хакында гыйльми информацион банка төзү. Менә шундый идеяләр”,- бар диде Дания Заһидуллина. Шуңа күрә бу чара вакытында ике секция һуманитар фәннәр һәм табигать, техник фәннәр галимнәре аерым эшләячәк.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG