Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня кеше хокукларын яклаучылар ил президентына мөрәҗәгать итә


Чечнядәге Кеше хокукларын яклау буенча махсус вәкил Нурди Нухажиев, республикада кешеләрне урлау проблемасын тикшерү өчен, Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Ул ил башлыгыннан Чечнядәге кеше хокукларын яклаучыларны кабул итүен сорый.

Русия президентына мөрәҗәгатьтә әйтелүенчә, республика кеше хокукларын яклаучылар белән очрашу хәбәрсез югалучылар мәсьәләсен хәл итәргә булышыр иде.

Нурди Нухажиев сүзләренчә, Чечнядә урланучылар һәм хәбәрсез югалучылар исемлегендә хәзер 4 мең 300дән артык кеше исәпләнә.
XS
SM
MD
LG