Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан думасы 2008 елга башкала бюджетын кабул итте


Казан Казандагы укытучыларны компьютер серләренә өйрәтү өчен 3,7 миллион сум акча тотылачак.

Киләсе ел бюджетында мәгарифкә тагын 83 миллион сум өстәлеп, ул укучылар туклануы өчен булачак. Ниһаять, мөхтәрәм тыңлаучылар, Казанның 2008 елда күпме акча табасы һәм тотасы билгеле булды. Казан шәһәре депутатлары икенче укылышта бюджетны кабул итте. Керемнәр 9 миллиард 352 миллион булса, тотыласы акча 10 миллиард 95 миллион сум. Дефицит 743 мллион тәшкил итәчәк. Казан тарихында беренче тапкыр китапханә фонды өчен китаплар алуга да акча каралган. Шулай ук башкаланың һәр районында яшьләр сәясәте программаларын тормышка ашыру өчен 100 әр миллион сум акча биреләчәк.

Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин, бюджет нык киеренке, шуңа да чыгымнарны бераз киметергә, ә кала халкының яшәеше өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итү өчен өстәмә керем чыганакларын табу зарур булачак, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG