Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сайлаулар ничек узды?


Тавыш бирүдә катнашу ягыннан Татарстан Чечняны уза алмады
Тавыш бирүдә катнашу ягыннан Татарстан Чечняны уза алмады

Татарстанда Чечен республикасындагы кебек, сайлауларга халыкның 99% ук килмәсә дә, республика үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, тавыш бирүдә Татарстанлыларның 80% катнашкан.


Иң актив катнашучылар Әтнә, Кайбыч, Апас районнары, биредә 99% халык тавыш биргән. Сайлау комиссиясе хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый актив катнашу узган сайлауларда да күзәтелмәгән.

Русия буенча 4 фирка ныклап аякта басып торса, Татарстанда сайлауларда бердәнбер җиңүче итеп “Бердәм Русия”не генә атарга була. Ник дигәндә, җирле үзәк сайлау комиссия мәгълүматларыннан күренгәнчә, хакимият фиркасе 87% тавыш алган, аннан соң КПРФ – 4,8%, “Гадел Руссия” – 3,8%, ЛДПР – 2% тирәсе тавыш җыйган. Калган фиркаләр, ә бу игенчеләрнең “Аграр фирка”сы, “Уң көчләр берлеге”, “Социаль гаделлек фиркасе”, “Яблоко”, “Русиянең Демократик фиркасы” , “Гражданнар көче”, “Русия патриотлары” фиркаләре 1% тавыш та җыя алмаганнар.

Сайлаулар вакытында тәртип саклаучылар да катырак эшләделәр. Чөнки башка еллардан күренгәнчә, сайлау көннәрендә төрле фиркаләрне яклаучылар арасында алңлашылмаучанлыклар, низакъ, бәхәсләр килеп чыгарга мөмкин. Җирле телевидениядән чыгыш ясаганда, республика үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Анантолий Фомин, мондый очракларның күзәтелмәве турында әйтте. Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, узган төндә аларга бары бер мөрәҗәгать кенә килеп ирешкән. Тулаем Татарстан буенча мондый мәгълүматлар әле билгеле түгел, диде алар.

Бәхәсле очраклар булмады диелсә дә, кайбер фирка әгъзалары алай уйламый. КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов Азатлыкка бу турыда болай диде:

"Канунны бозулар булды, КПРФның бер әгъзасын – Хәбибуллин Фәритне хәтта кыйнадылар, аның баш мие селкенүе булды, хастаханәдән тиешле кәгазе дә бар. Безнең фирка күзәтүчеләрен сайлау җирләреннән куып чыгарган очраклар булды. Кичә төне буе бу хакта без прокуратурага мөрәҗәгать иттек, бүген дә шикаять бирәбез. Хәзер Мәскәү (районы) мәхкәмәсенә мөрәҗәгать әзерлибез, эшлибез, тик утырмыйбыз."

Тулаем сайлаулар нәтиҗәсенә килгәндә, коммунистлар канәгать түгел.

"Бу безнең процент түгел, бу хакимияттән калган процент. Безнең тавышлар 3 тапкырга күбрәк иде. Үзегез күрәсез - монда укытучыларга да, эшчеләргә дә, табипларга да, студентларга да, пенсионерларга да бик зур басым булды. Бер партиягә генә тавыш бирергә, алай булмаса эшсез каласыз, дарусыз каласыз, студентлар имтихансыз каласыз, дип һәм башкасы."

Русия буенча сайлау тавышларын санау әле дәвам итә, һәм төгәл нәтиҗәләр берничә көннән генә билгеле булачак, ди җитәкчелек. Хәзерге тавышларга карап, Думада нинди фирка ничә урын алуы турында әйтсәк, “Бердәм Русия”гә 315 урын, КПРФка - 57, ЛДПРга - 40, “Гадел Русия”гә - 38 урын бирелә.

Искә төшерик, “Бердәм Русия”нең Татарстан исемлегенә 18 кеше кергән. Алар - Минтимер Шәймиев, Олег Морозов, Фәрид Мөхәммәтшин, Ринат Гөбәйдуллин, Айрат Хәйруллин, Илдар Гыйлметдинов, Алинә Кабаева, Фатыйх Сибәгәтуллин, Александр Козловский, Ирек Богоуславский, Фоат Комаров, Марат Заһидуллов, Виктория Черкесова, Хафиз Салихов, Клавдия Новикова, Илдар Берхеев, Василий Логинов һ.б. Татарстан җитәкчелеге әйтүенчә, Думада Татарстаннан "Бердәм Русия"леләр рәтендә 12-13 депутат утырырга мөмкин. Димәк исемлектә аталган кешеләр тиздән Дәүләт Думасы депутатлары булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG