Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы шартлау: Корочкиннарны эзләү дәвам итә


Казанның Кече Печор урамында газ шартлаудан җимерелгән йорт
Казанның Кече Печор урамында газ шартлаудан җимерелгән йорт

Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин шартлау булган йортта яшәүчеләрнең барсына да башка урында фатирлар вәгъдә итте.

“Беренче чиратта фатирлар беренче керештә яшәүчеләргә биреләчәк. Анда 12 фатир зыян күрде. Алар бер-ике атна эчендә, Алла бирса, фатирларга ия булырга тиешләр. Уртача бер ай дәвамында 2-3-нче керештә яшәүчеләргә дә фатир бирелер дип вәгъдә ителде”, - диде Казан шәһәре мәгълүмат бүлеге хезмәткәре Ләззәт Хәйдәров.

“Беренче кирәк-яракларны алу өчен беренче керештә яшәп исән калганнарга 25-әр мең сум акча биреләчәк. Тагын акчалата ярдәм булачак, зыян күрүенә карап”, -диде ул. Төгәл күпме булачагын тәгаенләмәде. Илсур Метшин үткәргән киңәшмә вакытында бу шартлау булган йортның сүтеләчәге турында да әйтелгән.
Җомга көнне Казанда әлеге шартлауда үлгәннәр: Павлиновлар һәм Сергеевлар гаиләләре җирләнде. Бу фаҗига вакытында әлеге ике гаиләдән дә өчәр кеше улгән иде. Тагын ике мәет 22 яшьлек Луиза Алимбекова һәм 45 яшьлек Глеб Ахназаровның кайчан җирләнәсе билгеле түгел. Казан шәһәре башлыгы сүзчесе Юлия Васильева белдерүенчә, күмү вакытын аларның туганнары хәл итәчәк.
Әлеге шартлауда юкка чыккан бер гаиләнең кайда икәнлеген хәзергә кадәр белә алмыйлар. Ул - Корочкиннар гаиләсе. Ир һәм хатын-кыз, аларга 51-әр яшь һәм аларның 7 яшьлек оныкларын эзләү дәвам итә. Алар әлегә кадәр үлүчеләр исемлегендә дә юк. Билегеле булганча, бу фаҗига вакытында кимендә 8 кеше үлгән иде. Корочкиннарның кайда икәнлекләрен белүчеләр булса, хәбәр итсәләр иде дип, “кайнар элемтә” телефоны да игълан ителде.
“Кызганычка ки, әлегә кадәр бернинди хәбәр дә алганыбыз юк”, - дип җавап бирде әлеге телефонда утыручы кыз. Корочкиннар 10-нчы фатирда яшәгән. Оныклары аларга кунакка килгән булган. Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, шартлауның төгәл кайда булганлыгын ачыклау өчен тикшерү эшен дәвам итә. Һәм шартлау нәкъ менә Корочкиннар яшәгән 10-нчы фатирда булырга тиеш, дип фаразлана. Бәлки берәр нәтиҗә булыр дип, машиналарга төяп түгелгән йорт җимерекләренең кирпече кирпечкә аралана. Күрәсең, шартлау шулкадәр көчле булган һәм мәет кисәкләре кызудан бөтенләй танып булмаслык хәлгә килеп түгелгән булу мөмкинлеген дә читкә какмыйлар ахыры.
“Миңа әле генә балалар бакчасыннан шалтыраттылар. Мин анда эшлим. Һәм кызны тапканнар, дип әйттеләр. Үсмер кызның янган сөякләрен тапканнар. Әмма бу хәбәр имеш-мимеш булырга мөмкин. Мин аны раслый да, кире кага да алмыйм”, - диде шартлау булган йортның 3-нче керешендә яшәүче Любовь Мигунова. Әмма бу хәбәрне язма эфирга әзерләнгәндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында да, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы эчке эшләр идарәсендә дә расламадылар.
XS
SM
MD
LG