Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония хөкүмәте Фукусимага ярдәм итәчәк


Якын көннәрдә Япония хакимияте 11 мартта җир тетрәү һәм диңгез ташкыныннан зыян күргән Фукусима атом электр станциясе хуҗасы булган ТЕРСО ширкәтенә финанс ярдәме бирү чараларын игълан итәчәк.

Рейтер хәбәр агентлыгы Япония хөкүмәтендәге чыганакка таянып ярдәм махсус салым облигациясе рәвешендә булачак, бернинди дәүләтләштерү чаралары да булмаячак дип белдерә.

ТЕРСОның кайбер хиссәләрен сатып алу мөмкинлеге турында да әйтелә.

Бүген Япония хөкүмәтенең баш секретаре Юкио Эдано Фукусимадан 20 чакрымда керергә ярамаган зона булдырылуын игълан итте.
XS
SM
MD
LG