Мамадыш районы Татарстанның авыл тормышы белән яшәүче районнар арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән алдынгы урыннарда тора. 40 мең кеше яшәгән җирлектә инде 75 егет һәлак (Азатлык Радиосы статистиканы монда алып бара). Мәсәлән, күрше Кукмара районында, халык саны 11 меңгә күбрәк булуга карамастан, үлемнәр саны азрак. Бүген Мамадыш ничек яши соң? Азатлык Радиосы райондагы тормышка күз салды.
Рәсми саннар: Район чәчәк ата
2024 елның гыйнвар-ноябрь айларында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 88,3 мең сумнан артып киткән!
Рәсми саннарга караганда, Мамадыш районында бар да ал да гөл кебек күренә. Аеруча икътисади күрсәткечләргә карасаң. Мәсәлән, 2023 елда районның икътисады 13%ка үскән. "Агро" оешмасы — 16%ка, балык хуҗалыгы — 8%ка, "Стройматериалы" 10%ка үсеш күрсәткән. Мамадыш дан тоткан сыр җитештерү ширкәтендә уртача хезмәт хакы 55,6 мең сумга җиткән. "Татспиртпром"ның филиалы булган Спиртзаводта эшчеләрнең кереме 53,9 мең сумга кадәр үскән. Боларның барысы да 2024 ел башында ул вакыттагы Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның (хәзер Русия Думасы депутаты) 2023 елга ясаган хисабыннан алынды.
2024 елгы күрсәткечләргә карасаң, саннар тагы да зуррак. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының исәпләренә караганда, республика районнары арасында авыл хуҗалыгында иң зур хезмәт хаклары — Мамадышта. 2024 елның гыйнвар-ноябрь айларында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 88,3 мең сумнан артып киткән! Бер елда җир кешеләренең кереме 29%ка үскән. Күрше районнар белән чагыштырсак: Балык Бистәсендә уртача хезмәт хакы — бары 32 мең сум, алга киткән дип саналучы Кукмарада — 51,2 мең сум.
Әлбәттә, рәсми саннар чынбарлыктан аерыла кебек. Һәрхәлдә "Работа России" рәсми эш тәкъдим итү хезмәтендә Мамадыш районында 71 вакансияр арасында күпчелек хезмәт хакы күпкә азрак икәнен чамаларга була.
— Мамадышның 1нче номерлы мәктәбенә ашчы кирәк. Хезмә хакы — 19,2 мең сум.
— "Таттелеком" ширкәтенә сатучы вакансиясенә — 40-50 мең сум.
— "Азбука сыра" ширкәтенә инженер-механик кирәк. Хезмәт хакы — 48 мең сумнан башлана.
— Мамадыш Район үзәк хастаханәсенә табибларга 61 мең сумнан башлап түләргә әзерләр.
— Кирпеч ширкәтендә слесарьның айлык кереме 70 мең сумнан башланачак.
Шактый вакансиянең чит шәһәрләрдәге оешмалардан тәкъдим ителгәнен күрергә була. Мәсәлән, Чаллыда урнашкан Кама метталургия комбинаты "ТЭМПО" тагы да югарырак хезмәт хаклары тәкъдим итә. Корыч коючы (разливщик стали) 80-140 мең сумлык керемгә өмет итә ала. Мамадышта Чаллы һәм Алабугадан ("Алабуга" махсус икътисад зонасы) килеп торучы мондый вакансияләр шактый.
Чынбарлык: Халык күпләп читкә барып эшли
Мамадыш районының төп проблемы — халыкның күпләп читкә китеп эшләве. Район Алабуга, Түбән Кама һәм Чаллы кебек икътисади яктан алга киткән шәһәрләр янында урнашкан.
Мамадыш районының төп проблемы — халыкның күпләп читкә китеп эшләве. Район Алабуга, Түбән Кама һәм Чаллы кебек икътисади яктан алга киткән шәһәрләр янында урнашкан. Шуңа да керем артыннан кешеләр читкә китәргә мәҗбүр.
2022 елның сентябрендә район башлыгы Анатолий Иванов "көн саен Мамадыштан 600-700 кеше башка шәһәрләргә китеп эшләп йөри" дип сөйләгән.
Инде 2024 елның апрелендә районда 19 мең эшче көч булса, шуларның 5 меңе — читкә китеп эшләүчеләр дип әйткән ул. Алар Чаллы, Түбән Кама, Алабуга кебек күрше шәһәрләргә генә түгел, Петербур һәм Мәскәү кебек Татарстаннан читтәге төбәкләргә дә барып эшли икән. Бу кешеләрне Иванов "шабашниклар" дип атый — читтә эшләсәләр дә, Мамадышта яши, дип өсти.
Соңгы 10 елда туучылар ике тапкырга кимегән
Гомумән, Мамадыш җирлегендә халык саны елдан-ел кими. 2002 елда районда 48 075 кеше яшәгән булса, 2021 елда — 40 625 кешегә генә калган. 20 ел эчендә (өч җанисәп арасы) халык саны 7,5 меңгә, ягъни 15,5 процентка кимегән. Читкә китеп эшләүчеләрнең яшәү урыны дип Мамадыш районы күрсәтелүен исәпкә алганда, монда даими көн күрүчеләрнең саны тагы да азрак булуы бик ихтимал.
Мамадыш шәһәрендә исә соңгы ике дистә елда халык саны 2,2 меңгә арткан. Хәзер биредә 15 726 кеше яши.
10 ел эчендә туучылар саны ике тапкырга кимегән дигән сүз
Мамадышта демографик проблемнар кискен тора. 2023 елда районда 309 бала дөньяга килгән булса, 556 кеше — вафат булган. Мисал өчен, әле 2013 елда районда 605 бала туган булган. 10 ел эчендә туучылар саны ике тапкырга кимегән дигән сүз.
2021 елгы җанисәпкә караганда, Мамадышта халыкның дүрттән өчен татарлар (74,6%) — 30 339 кеше — тәшкил итә, шул исәптән 2 298 керәшен татары яши. Урыслар саны (21,3%) — 8 655, мари — 505, удмурт — 457, әрмәннәр — 118, милләтен күрсәтмәүчеләр — 158.
Авылларның өчтән бере юкка чыгу алдында
Мамадыш — иң күп авыллы районнарның берсе. Хәзер биредә 129 сала бар дип санала. Шул ук вакытта анда халык саны кимегәннән кими бара. Бүген авыл җирлекләренең өчтән берендә, дөресрәге 46 авылда халык саны 100гә дә тулмый, ә дистәләп авылда берничә кеше генә көн күрә.
2001 елда районда Астан Елга, Никольское, Яңа Сөн һәм Отарка дигән авыллар рәсми төстә юкка чыккан.
Мамадыш районында авыл хуҗалыгы тармагы алга киткән дип санала. Рәсми саннардан 2023 елда ул 5 процент үсеш күрсәткән. Монда сөт һәм ит җитештерү арта диелә.
Шулай да Украина сугышы авыл хуҗалыгы тармагына китереп бәрде. Мәсәлән, 2022 елгы мобилизациядән соң хуҗалыкларда кадрлар кытлыгы туды. "Мамадыш комбинатында сыр белән май җитештерсәләр дә (май белән сыр стратегик запаска керә), алардан да кешеләрне сугышка алып китәләр", дип сөйләгәннәр иде Азатлык Радиосына.
Татарстанда эшкәртелмәгән җирләрнең 10%ка якыны Мамадыш районына туры килә.
Бәяләр нык борчый — фермерлар тоннасын 7-8 мең сумга сатарга мәҗбүр, ә чәчүгә әзерләнергә, солярка сатып алырга акча кирәк
Санкцияләргә бәйле рәвештә ашлык сату проблемы килеп тугач, Мамадыш җир кешеләре бу мәсьәлә белән йөзгә йөз очрашты. 2023 елның мартында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та район 30 мең тонналап ашлык сатты, тагын 45 мең тонна калды диде.
"Бәяләр нык борчый — фермерлар тоннасын 7-8 мең сумга сатарга мәҗбүр, ә чәчүгә әзерләнергә, солярка сатып алырга акча кирәк", дигән ул. 2023 елда Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә ятты. Хәзергә кадәр бу мәсьәлә хәл ителмәгән.
Соңгы елларда Мамадыш умартачылары Татарстан матбугатында үз зарларын яңгыратып торды. Берничә ел рәттән аларның бал кортлары агуланып үлде.
Авылларда тагын бер проблем — социаль инфраструктура җитешми һәм мәктәпләр ябыла (бу хакта соңрак). 2022 елда Шәдче авылыннан 82 яшьлек пенсионер Махруза Газимова даруга тилмерәбез дип сөйләгән иде.
— Безнең авыл зур, 100дән артык кеше яши. Шәдчедә ике кибет тә бар, ипи сатучылар гел килеп тора. Безнең авылга иң җитмәгән әйбер – ул даруханә. Ул бар иде, ике ел элек ябылды. Әй, тилмереп тә карыйбыз даруга! Авылыбызда 85 яшьтән узган 15-16 кеше яши, көн туды исә — дару кирәк, ә даруханә юк. Кем каян юллап алса — шуннан кайтара. Өстәвенә, хәзер шундый эпидемияле чорда, дару гел кирәк булганда... Аны китереп булса да сатып булмыймы икән? Авыл халкы үлеп бетә бит болай. Авылларда даруханәләр юклыгын уйласын иде өстәгеләр, — дип зарланган иде зарланган иде Махруза Газимова.
Мәктәпләр ябыла, укучыларның чиреге дә татарча укымый
Мамадыш районында мәктәпләр ябыла тора. Мәсәлән, 2014 елда гына да 5 авыл мәктәп һәм бакчасыз калган. Юкәче, Норма, Келәүш башлангыч белем бирү мәктәпләре, Чаксы төп белем бирү мәктәбе һәм Ишки авылы балалар бакчасы эшчәнлекләрен туктаткан.
129 авыллы Мамадыш районында 2020 елда 37 мәктәп калган.
Татарстан мәгариф министрлыгының рәсми саннарына караганда, 2022-2023 уку елында Мамадыш районында татар телендә белем бирү дәрәҗәсе 23,8 процентны тәшкил иткән — гәрчә татарларның саны 74,6 процент булса да. Аңа кадәр татарча укыту күрсәткече югарырак — 25,1 дәрәҗәсендә булган. Балалар бакчаларында татар телендә тәрбия бирү күрсәткече 54,6 процентка җиткән.
Санкцияләр һәм сугыш өчен эшләү
Көнбатыш санкцияләре районга тәэсир итте
Украина сугышы Мамадышның икътисадына йогынты ясамый калмады. Беренче чиратта, Көнбатыш санкцияләре районга тәэсир итте. Иң зур оешмалардан Мамадыш спирт ширкәте санала. 2020 елда ул "Татспиртпром" холдингына керде. Завод республикада ашлыкны күпләп кулланучы булып тора һәм ел саен 7,5 мең тоннага кадәр коры азык чүпрәсе җитештерә иде. Моңа кадәр аларны Германия, Польша, Латвия һәм Литвага экспортка җибәрделәр. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, "Татспиртпром" ширкәте чит илләр белән сәүдә кыенлашуы турында хәбәр иткән иде.
Шул ук вакытта Мамадыш сугыш өчен тауар җитештерүне көчәйткән. Район башлыгы хисабыннан күренгәнчә, 2023 елда җиңел сәнәгать өлкәсендә "Мамадыш промкомбинаты" җәмгыяте хәрби-саклану комплексы өчен 60 миллион сумнан артык бәягә 20 меңнән артык эшләнмә җитештергән. Бу — 2022 ел күрсәткечләреннән 34%ка күбрәк. Монда армия йөк жилеты, хәрби-диңгез флоты өчен кием һәм башка кирәк-яраклар тегәләр диелә.
Үлемнәр һәм сугыш пропаганадасы
2024 ел башында Мамадыш районы башлыгы Украина сугышында 22 кеше үлүен әйткән булган. Ул вакытта ул районнан 300 ир-егет сугышка киткән дигән. 2024 елда вазгыять ничек — рәсми саннар юк. Белгечләр Украина сугышында иң күп үлемнәр 2024 елга туры килде дип саный. Азатлык Радиосы ачык чыганакларга таянып исәпләвенчә, Мамадыш районыннан кимендә 75 кеше үлгән.
Сугышта иң күп үлемнәр (23 кеше) 35-44 яшь төркеменә карый. 45 яшьтән өлкәнрәкләр һәм 25-34 яшьлекләр арасында 15шәр үлем теркәлгән. Күпме хәрбинең мобилизациягә эләгеп, яки контракт төзеп үлүе турында мәгълүмат яшерелеп килә. Әлегә 75 үлемнең 6сы гына мобилизациягә эләккән егетләр булуын төгәл әйтеп була. Үлемнәрнең зур өлешен контрактчылар алып торуы ихтимал.
Чөнки Мамадыш районында сугыш пропагандасы һәм контракт төзүгә чакыру киң таралган.
2022 елдан Мамадыш хакимияте сугыш пропагандасын көчәйтте. Шул ук елның ноябрендә районда "хәйрия концертлары" оештырып йөрделәр. Мамадышта эшләүче "Кайтаваз" агитбригадасы район авыллары буйлап йөрде һәм — хәйрия тамашалары оештырып — сугышка киткән ир туганнарының "күңелен күрде". Кайбер авыллардан мобилизациягә 4-5әр ир-ат эләккән диелде.
Мамадыш моның белән генә "дан" тотмады. Сугышка мәктәп укучыларын җәлеп иттеләр.
Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясаттылар. Башка мәктәпләрдән аермалы, биредә турыдан-туры кеше үтерүче кораллар өчен әсбаплар әзерләнде. Бу — миналарга "койрыклар".
"Миналар өчен койрыкны квадрокоптер астына эләләр. Йөген ташлаган чакта, койрык аңа һавада бөтерелмичә туп-туры һәдәфкә очарга булыша", дип аңлата журналист "Мамадыш 24" телеканалында чыккан репортажда.
Моннан тыш, мәктәп укучыларын яраны кысып торырга турникет һәм дару ампулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар ясауга да җәлеп иттеләр.
Видеода мәктәп укучылары пластик эшләнмәләрдә кирәкле тишекләр ясый һәм аларны шомартып ышкый. Журналист белән сөйләшкәндә бер укучы койрыклар снарядларга, һәдәфләргә туп-туры килеп эләгергә булыша ди. Икенче укучы исә үзе җыйган пластик турникетны яраланганнарга ничек кулланасын күрсәтә.
Хәзер социаль челтәрләрдә Украинадагы сугышта үлгән мамадышларны каһарманлаштырып күрсәтү бара, һәм сугышка контракт төзеп китәргә чакырып торалар. Шулай ук Мамадыштагы биналарда баннерларга үлгән хәрбиләрнең фотоларын кую да күзәтелә.
Бу хәлгә Алсинә Насыйбуллина исемле Мамадышта яшәүче ризасызлык белдергән. Ул шәһәрне "зиратка әверелдерәсез" дип язган. "ВОВ (Икенче дөнья сугышы), Әфганстан, Чечня каһарманнарын йорт диварларына элеп куя башласак, ни була?" дип өстәгән ул. Аның фикеренә район хакимиятенең аккаунты "лояльлек күрсәтегез һәм аңлап кабул итегез" ярым кисәтү белдергән. Комментар калдыручылар Алсинәне "ватанны саклаучыларны" хөрмәт итмәүдә гаепләгән.
Мамадышны сугышка бәйле "таныткан" тагын бер очрак — хәрби Ирек Мәгасүмовны Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләп хөкем итүләре һәм аның кире сугышка кайтуы булды.
Мамадыш районы "Нократ" газеты да сугыш пропагандасын алга сөрә. Сугыш һәм сугышчыларга һуманитар ярдәм темасы — үзәк тема санала. Анда әңгәмәләр, "гыйбрәтле язмышлар" рәвешендә язмалар басылып тора.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум