Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Кинҗәкәй авылында аракы сатуны тыярга тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Исерткеч эчемлекләрне биш ел сатмау күз уңында тотыла.

Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәкәй авылында хәмер сатуны тыярга тәкъдим итәләр. Бу хакта Mash Batash җиткерә. Тәкъдимне авыл клубы мөдире Вәлимә Йомаголова ясаган.

— Җирле халык белән авылда исерткеч эчемлекләрне бөтенләй тыярга булдык. Эчә торган ирләр бар. Гаиләләре җәфалана. Кемнәрдер хәтта өйләнми дә. Оят. Мондый хәл булуын теләмибез. Авыл үлә, милләт үлә, — дип сөйли ул.

Исерткеч эчемлекләрне биш ел сатмау күз уңында тотыла.

Рәсми белешмәләргә күрә, Кинҗәкәйдә 276 кеше яши, әмма авылдагылар үзләре йөзләп кенә кеше калуын әйтә.

Башкортстанда эчкечелек белән көрәшне иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре башлады. Бу уңайдан 2019 елда "Башкорт" оешмасы активистлары республика районнары һәм авылларында чаралар уздырды. "Башкорт" хәрәкәтенең "Аек башкорт" програмы да булдырылды. Хәзерге вакытта "Башкорт" оешмасы эхкстремист оешма дип табылган.

"Безгә халкыбызны айнытырга кирәк. Безнең татар-башкортлар Икенче дөнья сугышыннан соң фронт йөз граммы белән эчкечелеккә өйрәнгән. Сугышка кадәр исә шәһәргә барып эшләүчеләр генә эчәргә, тәмәке тартырга өйрәнгән, алардан көлеп күпме такмаклар язылган. 90нчы еллардан башлап авылларда күп кенә эшләр көмешкә, аракы хакына эшләтелә башлады. Нигә акча биреп эшләтмисез дигәнгә, кеше акча алмый, аракы гына ала дип җавап бирәләр иде. Шулай итеп бездә хәмер валютага әверелде. Авыл җирендә җинаятьләрнең 80-90 проценты эчкән хәлдә кылына", дип сөйләгән иде Азатлык Радиосына "Башкорт" хәрәкәте вәкиле.

Башкортстанда күпчелек дәүләт бәйрәмнәрендә: Яшьләр көнендә, Балаларны яклау көнендә, Сабантуйларда, мәктәпләрдәге Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узган көннәрдә хәмер сатуны тыялар.

Күптән түгел Башкортстан хакимиятләре гыйнвар бәйрәмнәрендә хәмер сатуга чикләүләр керткән иде.

  • Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде.
  • 2022 елда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар. Табиблар күзәтүе астында торучы алкоголизм авырулы кешеләр аеруча Уфада күп. Икенче урында – Стәрлетамак, өченчедә – Бәләбәй диелде.
  • Былтыр августта Татарстан Дәүләт шурасы Русиядә алкоһолизмнан мәҗбүри дәвалауны яңадан башларга тәкъдим итте. Кем елына өч тапкыр исерек килеш җинаять кыла – шул кешене эчкечелектән мәҗбүри дәваларга тәкъдим ителә. Канун өлгесен Русиянең канун чыгаручылар шурасына җибәргәннәр иде.
  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлыкка сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG