Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга кабат талиблар килгән


Әфганстанның югары белем министры һәм мәгариф министры
Әфганстанның югары белем министры һәм мәгариф министры

Бу юлы алар Русия мәгариф министрлыгының "Формируя будущее" форумында катнаша. Талиблар әле май уртасында гына Татарстан башкаласына "KazanForum" җыенына килгән иде.

Дөньядагы күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип табылган "Талибан" вәкилләре төркеме кабат Казанга килгән. Бу юлы алар Русия мәгариф министрлыгының "Формируя будущее" форумында катнаша, дип җиткерә "Бизнес Online". Бу чара 10 июньнән 11 июньгә кадәр барачак.

Талиблардан Әфганстанның югары белем министры Неда Мөхәммәд Надим һәм мәгариф министры Хәбибулла-Ага Хаккани килгән.

Талиблар әле май уртасында гына Татарстан башкаласына "KazanForum" җыенына килгән иде. Алар Татарстан хакимиятләреннән бодайга бәяне киметүне сорады.

Соңрак медиа талиблар төркеменең бер өлешен KazanForumга үткәрмәгәннәр, алар бер атна буе Мәскәү һава аланында яшәгән дип хәбәр итте.

Май ахырында Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм юстиция министрлыгы Путинга "Талибан"ны Русиядәге тыелган оешмалар исеменнән чыгарырга тәкъдим итте.

  • Мәскәү Кирмәне Татарстанны, аерым алганда Рөстәм Миңнехановны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә куллана, дип саный белгечләр. Соңгы елларда республиканы ХӘМӘС, Талибан кебек шикле оешмалар белән хезмәттәшлек итүдә файдаландылар.
  • Былтыр "Талибан" вәкилләре Казанга өч тапкыр килде. Сентябрьдә дә аларның Татарстанга сәяхәте маҗаралы булган иде, алар килгән чакта паспортларын югалтты.
  • Татарстан башкаласына Русиядә террор оешмасы булып танылган "Талибан" вәкилләре килгән вакытта журналист Надежда Кеворкованы шушы "Талибан" турында пост язганы өчен кулга алдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG