Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимиятләре мөселманнарга Ураза гаетендә бәйрәм намазын өйдә кылырга куша


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәчетләрдәге бәйрәм намазын онлайн да күрсәтәчәкләр дип тә белдерә. Аеруча Үзәк Азиядән килүче эшче мигрантларны кисәтергә кушылган.

Мәскәү хакимиятләре дин тотучы мөселманнарга Ураза бәйрәмендә бәйрәм намазын өйдә генә укырга куша. Шәһәрнең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты башлыгы вазифаларын үтәүчесе Иван Петров имзалаган хатта әнә шундый киңәш язылган. Әлеге хатны департаментның Мәскәүдәге префектуралары башлыкларына җибәргәннәр (хатның күчермәсе Азатлыкта да бар).

Департамент башлыгы җитәкчеләргә эшче мигрантларны, аеруча Үзәк Азиядән килүчеләрне 10 апрель көнне "бәйрәм үткәрүдә чикләүләр һәм үзенчәлекләр булуы" турында кисәтергә кушкан

Башка елларда бәйрәм намазын Мәскәүдә алты мәйданчыкты - дүрт мәчеттә һәм ике альтернатив мәйданчыкта оештыралар иде. Бу юлы намазны кайда укырлар - әлегә билгеле түгел.

Шул ук вакытта Петров мәчетләрдәге бәйрәм намазын онлайн да күрсәтәчәкләр дип хәтерләтә.

  • Былтыр ел дәвамында куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне көчәйтте.
  • 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар диелде. Азатлыкка юристлар хокук бозулар турында белдерде, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов исә, мәчетләргә каршы көрәшнең яңа формасы барлыкка килде дип сөйләде.
  • Бу Котельникида мөселманнарга каршы беренче рейд түгел. Былтыр 7 июльдә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгенә ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Тикшерү вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр ителде. Бер атнадан — 14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. Cоңрак мәхкәмә бу эшләрне туктатты.
  • Бүгенгә Мәскәүдә рәсми төстә дүрт мәчет эшли. Мөселманнар бәйрәм намазында гына түгел, җомга көннәрендә дә гыбадәтне урамда кылырга мәҗбүр.
  • "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG