Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия федерализмга кайтырга һәм федераль килешүләр төзергә тиеш"


Екатерина Шульман
Екатерина Шульман

Сәясәт белгече Екатерина Шульман Русиядә деколонизациянең файдасына шикләнеп карый, ләкин Татарстанның донор-төбәк буларак мәнфәгатьләрен яклый.

Русиядә деколонизация, гасырлар дәвамында халыкларны изеп яшәү турында сөйләшүләр дәвам итә. Узган атнада танылган сәясәт белгече Екатерина Шульман Русиянең колониаль сәясәтенә каршы хәрәкәт турында үз фикерләрен белдерде. Ул "Аспекты — Башкортостан" басмасы баш мөхәррире, Уфадан Германиягә күченгән журналист Руслан Вәлиевкә интервью бирде. Шульман сүзләренчә, халыкларның үзбилгеләнүе "кан коюлар" белән узарга мөмкин, шуңа да Русия өчен иң кулае — федерализм. Аны саклар өчен Мәскәүгә сатылмаячак милли элита кирәк ди ул.

"Деколонизация маргиналь тема түгел"

Халыкларның үзбилгеләнү хокукына хөрмәт белән карасак та, бу үзбилгеләнү еш кына тыныч юл белән үтми

Шульман сүзләренчә, бүген Русиядә деколонизацияне маргиналь тема дип әйтү дөрес түгел, чөнки бу хакта сөйләшкән өчен җинаять җаваплылыгына тарталар. Шуңа да "полиция терроры басымы" вакытында Мәскәү хакимлеге астыннан китергә теләүчеләрнең җәмгыятьтә нинди урын биләвен әйтеп булмый.

Мәскәү антиколониаль темадан шүрли һәм аңа "җитди куркыныч тудыручы" мәсьәлә буларак карый дип саный Шульман. Ел башында ФСБның 172 оешманы, шул исәптән татар-башкорт милли хәрәкәтләрен "террорчы оешмалар" исемлегенә кертүе — шуның бер мисалы.

Шул ук вакытта сәясәт белгече деколонизацияне хупламавына киная ясады. Аерылып чыккан республикаларда тормыш дәрәҗәсе тагы да начараюы ихтимал ди ул.

— Халыкларның үзбилгеләнү хокукына хөрмәт белән карасак та, бу үзбилгеләнү еш кына тыныч юл белән үтми. Аның нәтиҗәләре кыска яки озак вакытлы кан коюлар белән тәмамлана. Ирекле территорияләрдә идарә итү сыйфаты һәм тормыш дәрәҗәсе элеккеге хәл белән чагыштырганда ниндидер дәрәҗәдә яхшыра дип әйтеп булмый, — ди Шульман.

Мисалга ул Югославиянең таркалуын китерә. Шул ук вакытта Чехословакия кебек уңай мисаллар да булуын әйтә. Аныңча, Советлар берлегенең таркалуын да төрлечә бәяләргә мөмкин. Мәсәлән, кайбер милли республикалардан урыс халкы китәргә мәҗбүр булди ди ул.

"Федератив килешүләр кирәк"

Ачык изүләрсез һәм эчке низагларсыз бергә яшәп була икән, иң яхшысы — бергә яшәү

Аныңча, Русиянең киләчәге өчен иң кулай юл — федерализм. Хакимият бер кул астында гына булмаска тиеш ди Шульман. Шул ук вакытта ул авторитаризмнан дәва юк дип өсти. Әмма Русиядә федерализмга ихтыяҗ бар. Татарстанның муниципаль реформага каршы чыгуы һәм нәтиҗәгә ирешүе — Русиядә күптән күзәтелмәгән хәл ди ул.

"Ачык изүләрсез һәм эчке низагларсыз бергә яшәп була икән, иң яхшысы — бергә яшәү", ди белгеч. Ул "деколонизация" белән "тотрыклылык-Путин" арасындагы каршылыкны федерализм хәл итә ала дип саный.

Шульман моның өчен федератив килешүләрне кайтарырга чакыра. Һәр төбәк, һәр республика Мәскәү белән аерым шартнамә төзергә тиеш.

— Һәр субъектның ихтыяҗларын исәпкә алып һәр төбәк белән аерым сөйләшү алып бару мөмкин. Мәсәлән, Татарстанның аерым мәнфәгатьләре бар. Ул — донор (үзенең салымнарының төп өлешен Мәскәүгә юллый) төбәк", — ди ул. Барлык ресурслар Мәскәүдә тупланмаска тиеш дип өсти ул.

"Федерализмны саклап Мәскәүгә сатылмаячак элита кирәк"

Без боларны уздык инде: федератив килешүләр дә төзедек, большевиклар да вәгъдәләр бирде. Без моңа ышанмыйбыз.

Руслан Вәлиев деколонизация темасын алга сөргән милли активистлары Шульманның бу фикерләренә каршы контраргумент китерә ала диде.

"Без боларны уздык инде: федератив килешүләр дә төзедек, большевиклар да вәгъдәләр бирде. Без моңа ышанмыйбыз. Кирмәндә хаким демократтан автократка алышыначак һәм барысы яңадан башланачак", дип әйтә активистлар. Гомумән, мин моңа каршы контраргумент тәкъдим итә алмыйм, чөнки әлегә кадәр шулай булды", диде ул.

Екатерина Шульман бу фикер белән килешә, ләкин федерализмның юкка чыгуында төбәкләр үзләре дә гаепле дип саный.

— Бернинди килешү дә, бернинди конституция дә үзен үзе сакламый. Бу — бары тик кәгазь һәм хәрефләр генә. Шуңа күрә федерализмның казанышларын саклар өчен, Мәскәү бәлешенең бер кисәгенә аны сатарга әзер булмаган милли элита кирәк. 2001 елда Федерация шурасы (сенат) реформасы өчен кем тавыш бирде? Ул вакытта анда кем утыра иде: губернаторлар һәм төбәк парламентларының җитәкчеләре. Алар үзләрен төбәк вәкилләре буларак түгел, совет һәм постсовет номенклатурасының бер өлеше итеп тойды.

Милли зыялылар Мәскәүгә сатылмаячак элита тәрбияләргә тиеш дип саный ул.

— Әйе, җаваплылыкны империячел урыс халкына йөкләргә мөмкин, әйтерсең, башка халыкларга һөҗүм итеп, ул аларны колонизацияләргә омтыла. Әмма сез үзегезнең җитәкчеләргә карагыз әле. Һәрвакыт халыкны, менталитетны, генотипны, фенотипны һәм башка нәрсәләрне гаепләү башлангач, миңа калса, шул мизгелдә хакимияттә утыручы кайбер кешеләр, без монда үзара бәхәсләшкәндә, үзләренең искиткеч элитар тормышын дәвам итә. Шуңа күрә мин тагын бер кат кабатлыйм: үз җитәкчеләрегезне игътибар белән күзәтегез һәм Мәскәү җитәкчеләрен дә күз уңыннан ычкындырмагыз, — диде ул.

Русиядә милли азчылыклар һәм соңгы еллардагы тәрәкъкыят

Ни өчен уртак тарихи һәм мәдәни бэкграунды булган кешеләрне ясалма килеш аерырга кирәклеген деколонизаторлар аңлата алмый

Путин режимы чорында Русиядә милли республикаларның хокуклары һәм вәкаләтләре бер-берартлы бетерелеп килә. Аеруча, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң хәлләр кискенләште. Татарстан дистә ел дәвамында көрәшкән "президент" институтын югалтты, Конституциясен туракларга мәҗбүр булды һәм "суверенитет", "ватандашлык", "шартнамә" кебек соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларыннан да колак какты. Аңа кадәр — 2017 елда Татарстанда татар телен мәҗбүри укыту туктатылды, Мәскәү республика белән шартнамә төзүдән баш тартты.

Украина сугышы башлану белән Русиянең таркалу ихтималы турында бәхәсләр барлыкка килде. Милли республикалар үзләренең мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләрен булдырырга яки торгызырга тиеш дигән фикерләр ишетелә башлады.

"Азат милләтләр лигасы" 2022 елның язында булдырылды. Ул — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Лигага башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

Татар активистлары төзегән "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте", "Азат Идел-Урал" кебек төркемнәр һәм оешмалар Татарстан бәйсезлек алырга тиеш дип саный.

Башкортстан активистларыннан "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов Башкортстан бәйсез булачак, анда башкорт сәяси милләте төзеләчәк, республикада бер генә дәүләт теле — башкорт теле булачагы турында Азатлык Радиосына сөйләгән иде.

Урыс либерал көчләре башкортка гына түгел, теләсә нинди милли хәрәкәткә дә сәерләргә кебек карый. Алар үзләре — колониаль карашлы кешеләр.

"Азат милләтләр лигасы" вәкиле, башкорт активисты Айгөл Лайон урыс либераллары антиколониаль сәясәтне хупламый дип белдергән иде.

"Урыс либерал көчләре башкортка гына түгел, теләсә нинди милли хәрәкәткә дә сәерләргә кебек карый. Алар үзләре — колониаль карашлы кешеләр. Алар таркалмас бербөтен Русиягә ышана, ә безнең үзебезнең юлыбыз бар", дип белдерде ул һәм Башкортстанның бәйсез булачагына ышанычын әйтте.

Урыс оппозициясенең милли азатлык хәрәкәте вәкилләренә каршы фикерләре былтыр яңгырады. 2024 елның сентябрендә мәрхүм сәясәтче Алексей Навальныйның тол калган хатыны Юлия Навальная Словениянең Блед шәһәрендә Стратегик форумда чыгыш ясады. Ул деколонизациягә каршы булуын белдерде.

"Ашыгыч рәвештә Русияне деколонизацияләргә кирәк дип сөйләүчеләрне дә табачакбыз. Имеш, безнең артык зур булып тоелган Русияне дистәләгән кечкенә һәм куркынычсыз дәүләтләргә бүлгәләргә кирәк. Әмма ни өчен уртак тарихи һәм мәдәни бэкграунды булган кешеләрне ясалма килеш аерырга кирәклеген деколонизаторлар аңлата алмый. Бу ничек башкарылырга тиеш — моны да аңлатучы юк" диде ул.

Активистлар Юлия Навальная Путинның империячел сәясәтен дәвам итә дип белдерде.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Идел-Урал халыкларының да максаты бер — колониаль басымнан арыну дип саный.

Татарстанның башкаласы Казанда чын рәвештә татарча эшләүче татар мәктәбе тә юк бит. Әле бу Татарстанда!

"Бу булмаса, телне дә, динне дә басачаклар, ул гына түгел — Русия империясе безнең үзбилгеләнү нигезләрен дә юкка чыгарачак. Татарстанның башкаласы Казанда чын рәвештә татарча эшләүче татар мәктәбе тә юк бит. Әле бу Татарстанда!" ди ул.

Соңгы вакытта Русиядә милли хәрәкәтләргә басым көчәйде. Ел башында Русия Федерациясе иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын кертте. Анда Русиядә яшәүче активистлар торган оешмалар да бар.

Русия прокуратурасы "чит илдә яшеренеп ятучы милләтче-сепаратистик хәрәкәтләр" Русияне аерым дәүләтләргә бүлүне максат итеп куя диде.

Узган атнада Татарстан эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов чит илдәге татар милли хәрәкәте активистларына җинаять эше ачылуы һәм аларның экстремистик оешмада торулары турында белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG