Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәктәпләрендә җыр дәресләрендә балаларга Shaman белән Газманов җырларын өйрәтмәкчеләр


Ике ел элек Казан мәктәбендә балаларны Shamanның "Я — русский" җырын тыңлаганда кулларын чөяргә мәҗбүр иттеләр
Ике ел элек Казан мәктәбендә балаларны Shamanның "Я — русский" җырын тыңлаганда кулларын чөяргә мәҗбүр иттеләр

Февраль уртасына патриотик җырлар җыентыгының беренчел варианты төзеләчәк, соңрак аны һөнәри белгечләргә фикер алышуга тапшырачаклар. Җәйгә кадәр фикер алышулар төгәлләнәчәк, ә 1 сентябрьдән балалар мәктәпләрдә патриотик җырлар өйрәнә башлар дип көтелә, шул исәптән Газманов белән Шаман иҗатын да.

Быел 1 сентябрьдән башлап Русия мәктәләрендә 1-8 сыйныф укучылары җыр дәресләрендә заманча авторларның патриотик җырларын, шул исәптән җырчылар Shaman (Ярослав Дронов) белән Олег Газмановның иҗатын өйрәнә башларга мөмкин. Бу хакта "Новости" агентлыгына Дума депутаты Сергей Колунов сөйләгән.

Аның мәктәп програмына җыр дәресләрендә заманча патриотик җырлар башкаручыларны өйрәнүне кертү турындагы тәкъдимен Русия мәгариф министрлыгы инде хуплаган.

"Февраль уртасына җырлар җыентыгының беренчел варианты төзеләчәк, соңрак аны һөнәри белгечләргә фикер алышуга тапшырачакбыз. Җәйгә кадәр бөтен фикер алышулар төгәлләнәчәк, ә 1 сентябрьдән балалар мәктәпләрдә заманча авторларны өйрәнә башлар, шул исәптән Олег Газманов белән Шаманны да", дигән Колунов.

Депутат җыр дәресләренең програмына үзгәрешләр кертү һәм аны заманча патриотик җырлар белән тулыландыру өчен белгечләр төркеме инде төзелде ди.

Русия укучылары өчен җырлар сайлаучы белгечләр шурасына кемнәр керүен Baza Telegram-каналы чыгарды. Анда Башкортстанның Владимир Путинга лояль опера җырчысы Илдар Абдразаков та кергән. Илдар Абдразаковның Путин режимын һәм сугышны яклавы күп кенә халыкара мәдәни институтлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Дөньяның мәртәбәле театрлары аның белән элемтәләрне өзә башлады. Абдразаковны былтыр декабрьдә аннексияләнгән Акъяр (Севастополь) дәүләт опера һәм балет театрына җитәкче итеп билгеләгәннәр иде.

Моннан ике ел элек Казанның 186нчы мәктәбендә 23 февраль уңаеннан үткәрелгән чарада балаларны Shaman-ның җырын тыңлаган чакта "Мин — урыс!" дип кычкырырга мәҗбүр иткәннәр иде.

"Я — русский!" дигән җыр бар. Кулны өскә күтәрәбез. Милләтегез турында сүз бармый. Сүз Русия Федерациясе ватандашлыгы турында бара. Сез барыгыз да Русия ватандашлары дип өметләнәм. Нәрсә, урыс түгелме әллә сез? Мин аңлыйм, кемдер урыс түгелдер дә, ләкин ватандашмы соң? Әллә юкмы? Юкмы? Алайса сезгә чит илгә күченеп китәргә кирәк" дип сөйли агитатор ханым Шаманның "Я — русский" җыры яңгыраган вакытта.

Балалары шушы мәктәптә укыган ата-аналар Азатлык радиосы белән сөйләшкәндә моңа ризасызлык белдерде.

"Балалар белән акылсыз кешеләр идарә итә. Милләт белән милләтпәрвәрлек төшенчәсен аерыла белмиләр. Патриотизм хисен тәрбияләргә телиләр икән, ник аны "Мин - урыс" дигән җыр аша сеңдерергә!? Патриот булса, кеше мин - урыс дип әйтергә тиешме? Патриотизмны сәясиләштерү тамырдан дөрес түгел. Баладагы милләтпәрвәрлек туган шәһәрне, әти-әнисе, әби-бабасы туган җирлерне, табигатьне, күршеңне ярату һәм ихтирам итүгә корылсын иде ул. Мәктәптә сәясәт темасы гомумән урынсыз, — диде бер ана.

Бу хәл җәмгыятьтә дә ризасызлык тудырды. Татар яшьләре форумы Казан мәктәбендә "Я - русский" җырын җырлатуны милләтара низаг чыгару омтылышы дип бәяләде. Татарстан ата-аналары мәгариф җитәкчелегеннән Казан мәктәбендә "Я - русский" җырын җырлатуны тикшерүне сорады.

Әмма берничә айдан Югары Ослан районында да балаларны "Я — русский" дип җырлатканнар иде.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә дә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG