Украинада сугыш башланганнан бирле Русиядә 27,5 мең бала онлайн укуга күчкән. Бу - Мәскәү шәһәр педагогика университеты уздырган тикшеренү нәтиҗәләре. Тикшеренүдә әйтелгәнчә, урта белемне гадәттәгечә мәктәпкә йөреп түгел, өйдә килеш алырга теләүче балалар саны артуы күзәтелә.
2016 елдан башлап, өйдән белем алучы балалар саны тугыз тапкырга диярлек арткан: 18 меңнән 175 меңгә җиткән. Моңа кадәр онлайн укуга күчүчеләр саны кисәк артуы коронавирус пандемиясе вакытында күзәтелгән булган.
Шул ук вакытта Русия мәгариф министрлыгы Русия мәктәпләреннән укытучыларның күпләп китүен теркәгән. Министрлык белешмәләренчә, узган елның гыйнварыннан сентябренә кадәр 193 меңнән артык мөгалим эштән китәргә гариза язган. Бу - соңгы җиде елда иң зур күрсәткеч. Укытучыларның күпләп эш ташлавы Украина белән сугыш башланганнан соң булган.
Шул ук вакытта Татарстанда 4,5 мең бала өйдән торып укый. Аларның күпчелеге Казанда (2,3 мең укучы), Чаллыда (694) һәм Түбән Кама районында (269).
Август уртасында Татарстан мәгариф министрлыгы түрәсе Гүзәл Гатауллина республикада 2,3 мең укытучыга ихтыяҗ барлыгын әйтте.
Укытучыларны төрле юллар белән эзлиләр, мәктәпләрне гадәти белдерүләреннән тыш, эшкә мәктәптә эшләүчеләрне дә җигәләр, аларны бөтен таныш-белешләрне сораштырырга кушалар. Әзме-күпме белем бирүгә караган чатларда да даими рәвештә "шул мәктәпкә шулкадәр укытучы кирәк" дигән хәбәрләр дә еш чыга. Авитода да укытучылар кирәклеге турында игъланнар бар. Татарстандагы укытучыларның бүген уртача яше – 48 яшь тирәсендә.
- Украинада сугыш башланганнан бирле Русиядә сугышка каршы булган мөгалимнәрне эзәрлекләү дә күзәтелә. Русия Украинага бәреп кергәннән соң, сугышка каршы карашларын белдергән Русия укытучыларына кимендә 106 административ эш һәм 23 җинаять эше ачылган. Бу "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты тикшеренүендә әйтелә.
- Эзәрлекләүгә дучар ителгән укытучыларның күпчелеген (59 процентын) ахыр чиктә эштән куганнар (82 кешене эштән куганнар, өч кешене укытудан читләштергәннәр, ике очракта - эштән читләштереп, соңрак куганнар). 22се башка илгә күчеп киткән, бишесе исә Русиядән җинаять эшләре аркасында китеп барган.
- 2022 елдан башлап Русия хакимиятләре мәктәпләргә һәм югары уку йортларына пропаганда дәресләре кертте, патриотик тәрбияне көчәйтте, ә укытучылардан сугышны актив рәвештә хуплау таләп ителә башлады, дип яза хокук яклау проекты. Бу исә укытучылар җитмәүгә китергән. 2023 елда мәктәпләрдә 193 мең укытучы киткән, ә бу илдәге бөтен укытучыларның 14 проценты кадәр.
- Сугыш башлангач ук, мәктәпләрдә пропаганда җәелде. Мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дип аталган махсус дәресләр кертелде, атна башында дәресләр алдыннан Русия гимны (Татарстанда шулай ук Татарстан гимны да) җырлана.
- 2022 елның җәендә үк мәктәптә эшләүче мөгаллимнәргә сугышны ничек аңлатырга дигән кулланмалар таратылды, Азатлык аның турында аерым язган иде.
- "Агентство" басмасы исәпләүләренә күрә, яңа уку елында Русиянең урта мәктәпләрендә пропагандага бирелгән вакыт ике тапкырга артачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум