Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш һәм хәмер. Русиядә демографик хәл көрчеккә терәлдеме?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ата-аналар бала табуны кичектерә, бала табу йортлары — күпләп ябыла, гомер озынлыгы — кыскара

Русиядә туучылар саны 2000 ел күрсәткеченә якынлашты

Русиядә туучылар саны 2000 ел күрсәткеченә якынлашты. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко белдерде. Әлеге сан Русиянең яңа тарихында иң түбән күрсәткечләрнең берсе булып тора. Шул сәбәпле илдә күп санлы бала тудыру йортлары һәм хатын-кызлар консультацияләре ябыла. Росздравнадзор мәгълүматларына күрә, соңгы биш елда Русиядә 150 дәүләт медицина учреждениесе бала тудыру лицензиясен югалткан. Табиблар сүзләренә караганда, акушерлар, гинекологлар һәм неонатологлар җитми.

Шундый ук хәл Татарстанда да күзәтелде. 2021 елда дистәләгән район үзәкләре бала табу йортысыз калса, хәзер инде бу хәл Казанга да килеп җитте. Былтыр Татарстан башкаласының 7нче шәһәр хастаханәсе каршындагы 2нче бала тудыру йорты һәм 4нче шәһәр хастаханәсендәге бала тудыру бүлеге ябылачагы әйтелгән иде. Бу РКБ базасында яңа перинаталь үзәк ачылу белән бәйле диелде. Шул ук вакытта бу — бала табучыларның кискен кимүе белән бәйле.

Азатлык Радиосы "Сибирь.Реалии" басмасы әзерләгән язмага нигезләнеп, Русиядәге, Татарстан һәм Башкортстандагы вазгыять турында сөйли.

Саннар

Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә туган балалар саны кими. 2024 елның 10 аенда 1 млн 28 мең бала туган — бу 1999 елдан бирле (Чечня һәм аннексияләнгән Кырым статистикага кермәгән) иң түбән күрсәткеч булып тора. Туу коэффициенты (Суммарный коэффициент рождаемости (СКР) — хатын-кыз башына туры килгән балалар саны) 2024 елда 1,43 дәрәҗәсенә кадәр төшкән. Бу — 2008 елдан бирле иң түбән күрсәткеч.

Сугышта үлгән ир-атларның уртача яше — 38 яшь

Росстат саннарына караганда, 2024 елның өч кварталында үлем күрсәткече туучыларга караганда 496 меңгә күбрәк булган. Ел ахырына таба бу сан 600 меңгә җитәр дип көтелә. Бу — узган ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Русия хакимияте яңа стратегия нигезендә 2030 елга илдәге туучылар санын Франция дәрәҗәсенә җиткерергә өметләнә.

Татарстан һәм Башкортстанда халыкның табигый кимүе кискен арта

Татарстанстат саннарына күрә, 2024 елның гыйнвар-октябрь айларында республикада табигый кимү 66,7 процентка арткан.

Узган елның 10 аенда 29 217 бала туган, бу — 2023 елның шул чорыннан 1 063 сабыйга азрак. Үлемнәр исә 37 817 очракка җиткән, бу — 2 379 кешегә күбрәк. Халыкның табигый кимүе 8 600 кешене тәшкил иткән.

Соңгы елларда барган тенденцияне аңлар өчен бер мисал: 2015 елда Татарстанда 57 меңнән артык бала туган булса, былтыр — 35 меңнән артык, дип белдерде республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

2024 елның 11 аенда Башкортстанда табигый кимү 16 522 кешене тәшкил иткән. Шушы вакыт эчендә 30 436 (- 2 228) бала туган, 46 958 (+ 3 481) кешенең гомере өзелгән. Рәсми саннарга караганда, былтыр Башкортстанда яшәүчеләрнең саны 18 мең кешегә кимегән.

Демографик упкын

Демографлар туучыларның кискен кимүен 1990нчы еллар ахырындагы "демографик упкын" һәм бала табарга сәләтле яшьтәге хатын-кызларның аз булуы белән аңлата. Хакимият демографиягә йогынты ясый алса да, нәтиҗәле чаралар күрми дип саный алар.

Демограф һәм икътисадчы Алексей Ракша туучылар саны кимүен сугыш белән әллә ни бәйле түгел ди (Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады).

— Кайбер гаиләләр сугыш аркасында бала алып кайтмаска булды. Икенче бер гаиләләр сугыш сәбәпле балага уза. Берәүләрнең кереме кимеде, ә менә сугышка киткән ир-атларның гаиләләре акча күбрәк ала башлады. Сугыш аркасында бала тудырырга теләмәгәннәр дә, бала алып кайтучылар да — бер чама тирәсе. Шулай да бала алып кайтуны кичектерүчеләр саны күбрәк булып чыкты, — диде ул.

Аныңча, киләсе биш елда бала табучылар саны кимүен дәвам итәчәк. 2030 елдан соң вазгыять бераз үзгәрер дип фаразлый ул, чөнки бу вакытта 2000нче еллар буыны балага уза башлаячак.

Алкоһолизм һәм үлем

Русиядә тышкы факторлар аркасында булган үлемнәрнең 2/3 өлеше — алкоһол белән бәйле

Шул ук вакытта үлемнәрнең дә кискен артуы һәм гомер озынлыгының кимүе күзәтелә. Рәсми саннарга караганда, былтыр ул 73,5 елдан 73 елга төшкән. Ракша гомер озынлыгы 72,5 елга кадәр кимегән дип саный. Моның төп сәбәбе — алкоһолизм һәм сугыш.

Русиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан булган үлемнәрнең һәр бишенчесе — хәмер белән бәйле, ди ул. Бу статистикага күпсанлы үтерүләр, кул салулар, үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләре, агуланулар, батып үлүләр һәм янгыннар керми. Гәрчә, аларның күпчелеге дә исерткеч эчемлекләр кулланудан килеп чыга.

— Әгәр бу һәлакәтләрне дә исәпкә алсак, Русиядә тышкы факторлар аркасында булган үлемнәрнең 2/3 өлеше — хәмер белән бәйле. Шуңа күрә Росстатның рәсми 50 мең "алкоһолгә бәйле үлем" дигән күрсәткеченә тагын 70-80 мең өстәргә кирәк, — дип саный Алексей Ракша.

Украина сугышы исә Русиядәге гомер озынлыгына йогынты ясый. Сугышта асылда яшь һәм урта яшьтәге ир-атлар үлә. "Сугышта үлгән ир-атларның уртача яше — 38 яшь, тылдагы ир-атларныкы — 68-69 яшь, гомуми халыкныкы — 73,5-74 ел", ди ул.

Татарстанда гомер озынлыгы 74,59 елны тәшкил иткән. Әмма бу 2023 елдан азрак — ул вакытта гомер озынлыгы 75,4 ел булган.

Башкортстанда да гомер озынлыгы кимегән. 2023 елда ул 73,2 ел тәшкил итсә, былтыр — 72 елга төшкән.

Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану ничек?

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек үсеше 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлык Радиосына фаразын җиткергән иде.

2024 елда республикада спиртлы эчемлекләр сату 0,5%ка гына үскән. Шул ук вакытта 26 районда алкоһол белән сәүдә итү кимегән. Рәсмиләр үзләре үк әлеге районнарда спиртлы эчемлекләр куллану кимүен күрсәтми дип әйтә. Татарстан дәүләт алкоһол инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сүзләренчә, бу — халыкка ялган аракы сату белән бәйле. Бу уңайдан ул республиканың 1,2 мең авылына аракы кибетләре кирәк ди.

Былтыр Татарстанда 67,5 мең литр күләмендә ялган аракы, самогон һәм спирт ачыкланган. Исерткеч эчемлекләрдән агуланып үлүчеләр саны 13%ка арткан һәм 250 кешегә җиткән.

Башкортстанда исә былтыр хәмердән агуланып 150 кеше үлгән. 2023 елда 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде.

"Дәүләт проблемны хәл итү өчен акча бүлеп бирергә ашыкмый"

Демографлар алга таба бала табучылар саны кимиячәк дип фаразлый. Бу — дәүләтнең икенче һәм өченче бала өчен җитәрлек ярдәм итмәве белән бәйле.

Ана капиталы беренче баланы табу карарына әллә ни йогынты ясамый. Ул икенче һәм өченче бала тууына йогынты ясый, шуңа алар өчен субсидияләр кирәк. Дәүләт проблемны хәл итү өчен акча бүлеп бирергә ашыкмый.

— Ана капиталы бар. Ул икенче баладан башлап бирелә. Күп очракта гаиләләр бу акчаны торак шартларын яхшырту өчен куллана. Башка чаралар эшләми, — ди Алексей Ракша. — Берничә ел элек дәүләт ана капиталын икенче һәм аннан соң балалар табу файдасына бүлеп бирүдән баш тартты. Алар түләүләрне беренче балага күчерде (Русия хакимияте беренче бала өчен — 630 мең сум, икенче бала өчен 203 мең сум түли. Бу — беренче бала өчен ана капиталы алынган булса гамәлдә). Бу зур хата булды. Ана капиталы беренче баланы табу карарына әллә ни йогынты ясамый. Ул икенче һәм өченче бала тууына йогынты ясый, шуңа алар өчен субсидияләр кирәк. Дәүләт проблемны хәл итү өчен акча бүлеп бирергә ашыкмый.

Бу фикерне икътисади фәннәр докторы, профессор Виктор Самаруха да хуплый. Ул Русия хакимиятенең гаиләдә беренче баланың тууына артык игътибар бирүен урынсыз дип саный.

— Узган ел башында Путин гаилә ипотекасы һәм ана капиталы програмын 2030 елга кадәр озайтты, күп балалы гаилә статусы турында боерыкны имзалады. Ләкин шуның белән бетте, ана капиталының төп өлешен беренче балага күчерү хатасы төзәтелмәде. Нәтиҗәдә, гаиләләрдә икенче бала туу кискен кими башлады, — ди ул.

Аныңча, аз керемле гаиләләргә ярдәм итү чарасы да эшләми. Мондый статуста булу өчен акча аз эшләвең кирәк. Ә керемнәре бу чиктән бераз гына күбрәк булса, алар дәүләт ярдәменә өмет итә алмый һәм очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр була. Шул сәбәпле кайбер гаиләләр ташламалар алыр өчен фиктив рәвештә аерылыша. Рәсмиләр бу фиктив аерылышуларны туктату өчен дәүләт җыемын (пошлина) арттырды, әмма моңа карап аерылышу очраклары кимемәде.

Бала тудыру коэффициенты 2,1 дәрәҗәдән артса гына, халык саны арта дип санала. Бүгенге 1,43 дәрәҗәне 1,65 дәрәҗәсенә күтәрер өчен гаиләләргә кимендә ике бүлмәле фатирны өч бүлмәлегә алыштырырлык күләмдә финанс ярдәм кирәк, ди Ракша. Мәсәлән, Мәскәүдә икенче бала өчен — 2 млн сум, төбәкләрдә 500 мең сумнан башлап ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Әлегә Русиянең бер төбәге — Түбән Новгород өлкәсендә генә гаиләләрдә өстәмә түләү кертелгән. Монда беренче һәм икенче бала өчен 1 миллион сум күләмендә түләү федераль ана капиталы һәм төбәк бюджетыннан тупланачак. Өченче һәм аннан соңгы балалар өчен түләү тулысынча өлкә бюджетыннан каралган.

Беренче бала өчен нижгар хакимияте өч ел дәвамыда ата-аналарга 10 мең сум түләячәк. Нәтиҗәдә, федераль түләүләр — 676 мең сум, төбәктән — 324 мең сум тәшкил итәчәк. Икенче бала өчен 500 мең сумлык сертификат биреләчәк, ә калган 283 мең сумы — "хезмәт хакы" рәвешендә ай саен 20 мең сум күчерелеп барачак. Өченче бала өчен — 700 мең сумлык сертификат һәм ай саен 30 мең сум түләү каралган. Дүртенче һәм аннан соңгы балалар өчен 1 миллион сум түләнәчәк.

Бу чараларның нәтиҗәсен быел октябрьдә күреп булачак, ди Ракша.

Ракша фикеренчә, гаиләләрнең кредит алу мөмкинлеге кимеде — шуңа да алар гаилә ипотекасына керергә әзер түгелләр.

Иркутски шәһәренең башлангыч сыйныф укытучысы Анна В. дәүләт ярдәме булса — аборт ясатмас идем дип сөйләгән. Ул 2023 ел ахырында керемнәр аз булу сәбәпле шундый юлга барган.

Татарстанда әлегә өстәмә түләүләр каралмаган. Гәрчә, ел башында сәламәтлек саклау министрлыгының киңәшмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов демографияне яхшырту турында програм әзерләргә кушты.

Хәзергә Татарстанда бары Мамадыш һәм Апас районында гына туган балалар өчен өстәмә акча түләү чараларын карыйлар. Мамадыш Татарстанның авыл тормышы белән яшәүче районнар арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән алдынгы урыннарда тора. 10 ел эчендә районда туучылар саны ике тапкырга кимегән.

Район хакимияте Мамадыш районында теркәлгән гаиләнең баласы туса — 10 мең сум, әгәр дә гаилә әгъзасы Украина сугышында катнашса — 20 мең сум түлиячәк. Бу финанс ярдәм бер тапкыр гына биреләчәк диелә.

Апас районында өченче һәм аннан күбрәк бала табучыларга, ягъни күпбалалы гаиләләргә 30 мең сум түләргә җыеналар.

Аборт тыюдан файда бармы?

Гыйльми тикшеренүләр күрсәткәнчә, аборт тыю туучылар санын арттырмый

2024 елда Русиянең 15тән артык төбәгендә "аборт ясатырга өндәү" өчен штрафлар кертелде. Федераль дәрәҗәдә "чайлдфри" идеологиясе тыелды. Русиянең 35 төбәгендә декретка киткән студенткаларга түләүләр кертелде. Гадәттә аларга 100 мең сум бирелә. Ямалда исә беренче бала өчен 3 миллион сум вәгъдә ителә.

Татарстанда да аборт ясатуга төрле чикләүләр кертелде. Мәсәлән, Казанда бала төшерүдән баш тарткан хатын-кызларның саны бер ел эчендә 15 процентка артты. Дәүләт басымы белән консультацияләр һәм профилактика ярдәмендә 365 хатын-кызны аборт ясатмаска күндерә алганнар. Әмма моңа карап Татарстанда бала табучылар саны кимүен туктата алмадылар.

Белгечләр фикеренчә, тыю чаралары бернинди нәтиҗә бирми.

— Теләсә нинди тыюлар халыкны тынычландырмый, киресенчә, тагын да көчлерәк борчуга сала. Бу аларның бала табарга әзерлеген какшата, — ди Виктор Самаруха.

— Гыйльми тикшеренүләр күрсәткәнчә, аборт тыю туучылар санын арттырмый, — ди Алексей Ракша.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG