2024 елда Башкортстанда исерткеч эчемлекләр белән агуланып 150 кеше үлгән. Бу хакта Башкортстанның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтүнең федераль хезмәт идарәсе (Роспотребнадзор) белешмәләренә таянып, UTV телеканалы җиткерә.
Иң күп үлемнәр Уфада теркәлгән: 40 кеше хәмер белән агуланып үлгән. Стәрлетамакта — 11, Нефтекамада — биш, Туймазыда — биш, Мәләүездә — дүрт кеше.
Роспотребнадзорда әйтүләренчә, алар ачыкланмаган спирт (50,6 процент) һәм этанол (43,4 процент) белән агуланган.
Моңа кадәр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде.
Күптән түгел Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәкәй авылында хәмер сатуны тыярга тәкъдим иттеләр.
— Җирле халык белән авылда исерткеч эчемлекләрне бөтенләй тыярга булдык. Эчә торган ирләр бар. Гаиләләре җәфалана. Кемнәрдер хәтта өйләнми дә. Оят. Мондый хәл булуын теләмибез. Авыл үлә, милләт үлә, — дип сөйләде авыл клубы мөдире Вәлимә Йомаголова.
Башкортстанда эчкечелек белән көрәшне иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре башлады. Бу уңайдан 2019 елда "Башкорт" оешмасы активистлары республика районнары һәм авылларында чаралар уздырды. "Башкорт" хәрәкәтенең "Аек башкорт" програмы да булдырылды. Хәзерге вакытта "Башкорт" оешмасы эхкстремист оешма дип табылган.
"Безгә халкыбызны айнытырга кирәк. Безнең татар-башкортлар Икенче дөнья сугышыннан соң фронт йөз граммы белән эчкечелеккә өйрәнгән. Сугышка кадәр исә шәһәргә барып эшләүчеләр генә эчәргә, тәмәке тартырга өйрәнгән, алардан көлеп күпме такмаклар язылган. 90нчы еллардан башлап авылларда күп кенә эшләр көмешкә, аракы хакына эшләтелә башлады. Нигә акча биреп эшләтмисез дигәнгә, кеше акча алмый, аракы гына ала дип җавап бирәләр иде. Шулай итеп бездә хәмер валютага әверелде. Авыл җирендә җинаятьләрнең 80-90 проценты эчкән хәлдә кылына", дип сөйләгән иде Азатлык Радиосына "Башкорт" хәрәкәте вәкиле.
Башкортстанда күпчелек дәүләт бәйрәмнәрендә: Яшьләр көнендә, Балаларны яклау көнендә, Сабантуйларда, мәктәпләрдәге Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узган көннәрдә хәмер сатуны тыялар.
Күптән түгел Башкортстан хакимиятләре гыйнвар бәйрәмнәрендә хәмер сатуга чикләүләр керткән иде.
- Узган ел Татарстанда да алкоһол белән агулану аркасында үлемнәр саны 1,3 тапкырга артуы хәбәр ителде. 2024 елның беренче сигез аенда Татарстанда алкоһол һәм спиртлы эчемлекләр белән 341 кеше агуланган. Үлемнәр саны исә 164 кешегә җиткән иде.
- Агуланучыларның төп өлешен 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр тәшкил иткән диелде. Үсмерләр арасында — 31, балалар арасында — 12 очрак теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең 77%ын ир-атлар алып тора. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, агуланучыларның өчтән берен эшсезләр тәшкил иткән.
- Татарстан роспотребнадзоры ясаган анализ күрсәткәнчә, хастаханәгә салынганнарның күбесе — 62%ы этанол белән агуланган, 24% — ачыкланмаган спирт, 9% — метанол, 3% — 2-пропанол белән һәм 2% — башка спиртлардан зыян күргән.
- Былтыр 13 августта Татарстан Дәүләт шурасы Русиядә эчкечелектән мәҗбүри дәвалауны кире кайтарырга тәкъдим итте. Кем елына өч тапкыр исерек килеш җинаять кыла, шул кешене эчкечелектән мәҗбүри дәваларга җибәрүне сорыйлар.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек үсеше 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлыкка фаразын җиткергән иде.
- Психолог Солтания Гатауллина киләчәктә дә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.
- Шул ук вакытта Русиядә ун ел эчендә беренче тапкыр "хәмергә бәйлелек" дигән диагноз куелу очраклары арткан. 2022 елда табиблар хәмергә бәйлелеге башланган 54,2 мең кешене ачыклаган. Ә моңа кадәр аларның саны гел кимүгә таба барган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум