Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Әзербайҗан көннәре узды


Былтыр Бакуда Татарстан көннәре узса, быел кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Татарстанда Әзербайҗан республикасы мәдәнияте көннәре узды.

Тантананың ачылышы Сәлих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында үткәрелде. Президент Миңтимер Шәймиев исеменнән кунакларны Дәүләт Шурасы рәисенең беренче урынбасары Римма Ратникова сәламләде.

Үз чыгышында ул Татарстан белән Әзербайҗан арасында электән үк ныклы элемтәләр урнашуын әйтә. Шулай ук Русиядә парламентаризм урнашканчы, мөселман фракциясе булуы һәм Дәүләт Думасын татар һәм әзербайҗан депутатлары төзүен искә ала.

Ратникова Әзербайҗан мәдәниятенең, шигъриятенең татарныкына тәэсир итүе турында әйтә. “Ә иң мөһиме, бу дуслык махсус кемнеңдер тарафыннан булдырылмаган, ә ике халыкның үзара аралашып яшәве нәтиҗәсе”, ди Ратникова.

Үз чыгышында Әзербайҗанның мәдәният һәм туризм министры Әбельфас Мурсал-оглы Караев та Татарстан белән Әзербайҗан арасындагы элемтәнең нык булуы турында әйтте.

“Татарстанның тарихи урыннарын күргәч, күп кенә музейларны карагач, ике республиканың бер-берсенә нык бәйләнүенә тагын бер кат инандык. Татарстанда Әзербайҗан көннәренең узуы бу элемтәләрне тагын да ныгытып җибәрер”, ди Әбельфас Мурсал-оглы Караев.

Әзербайҗан көннәре кысаларында узган чараларда татарстанлыларга Әзербайҗанның яшьләр симфония оркестры, күп кенә җырчылар һәм биючеләр чыгышлары тәкъдим ителде.

Биредә Моцарт, Штраус, Брамс кебек дөньякүләм танылган композиторларның көйләре белән беррәттән Әзербайҗанның милли җырлары да башкарылган.

Әзербайҗан көннәре барышында кунаклар Казанның күп кенә мәдәни һәм иҗтимагый үзәкләрендә, “Хәзинә” галереясендә, Казан Кирмәнендә, Кол Шәриф мәчетендә булдылар.
XS
SM
MD
LG