Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттаховны ике айга кулга алганнар


Энгель Фәттахов
Энгель Фәттахов

"Мин ришвәт алмадым, үземдә беркемгә бирмәдем. 20 ел буе районны үстерүгә көчемне куйдым. Минем туган авылымда бер генә йортым бар. Бетте", - дигән ул мәхкәмәгә.

Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, 62 яшьлек Энгель Фәттаховны ике айга - 21 июльгә кадәр сак астына алганнар. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Фәттахов үзе гаебен танымый

"Мин ришвәт алмадым, үземдә беркемгә бирмәдем. 20 ел буе районны үстерүгә көчемне куйдым. Минем туган авылымда бер генә йортым бар. Бетте", - дигән ул мәхкәмәгә.

Фәттаховны мәхкәмәдән һәм тикшерүдән качарга, тикшерүгә комачауларга, документларны юк итәргә яки шаһитләргә басым ясарга мөмкин дип, тикшерү комитеты аңа иң кырыс чикләү чарасы сайлауны сораган.

Аның адвокаты Ольга Шелковникова тикшерү белән ризалашмаган һәм йомшаграк чикләү чарасын - йорт сагына утыртуны, читкә чыкмау турында имза алуны, яки залог алуны сораган.

Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, Фәттахов Актанышта район башлыгы булып эшләгән чакта туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә. Төзекләндерү эшләре 2020 елда тәмамамланган һәм 21 млн 804 меңгә төшкән. Акча кулдан кулга бирелмәгән. Әлеге сумма ришвәт бирүче авызыннан чыккандыр, аны тикшерүчеләр әле расламаган дип яза "Реальное время". Басма үз чыганакларына сылтанып язуынча, сүз "ПСК "Спецстрой" турында бара.

"Бизнес online" әлеге оешма үзе бер ел элек Тикшерү комитеты һәм икътисади җинаятьләрне тикшерү идарәсе күзенә эләккән: бизнесменның бер фирмасын Актанышта яшьләр үзәген төзекләндерүдә мошенниклыкта шикләнәләр. Эш кушучы эшне кабул иткән, әмма экспертлар төзелешкә кимендә 10 млн сум кертелми калган дип саный.

Җинаять эше кузгатылганчы куәт оешмаларына мөрәҗәгать итү бу төзелеш оешмасы җитәкчесен җинаять җаваплылыгыннан коткаруга нигез була ала дип яза "Реальное время".

  • 2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар теленә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.
  • Министр вазифасында аның эшчәнлеген милли җәмәгатьчелек уңай бәяләде. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин сүзләренчә, Фәттахов милли мәктәпләрнең эчтәлеген яңарта алды, еллар дәвамында хәл ителмәгән дәреслекләр мәсьәләсенә алынды, татар телен укыту концепциясе булдырды, "Сәлам" – яңа укыту методикасы эшләнә башланды.
  • Тарихчы Дамир Исхаков Фәттахов Мәскәүнең сәяси изеп баручы машинасы астына эләкте дип белдергән иде.
  • Шуннан соң Энгел Фәттахов кире Актаныш районына кайтты. 2022 елда Актаныш зиратындагы бер кабердә тәрене кисеп алу җәнҗалыннан соң вазифасыннан китте.
  • Соңгы елларда ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде."Чишмә" агрофирмасын җитәкләде. 2022 елда фирманың кереме 114 млн сум булган, ә чиста табышы – 33 млн, дип яза "Бизнес Онлайн".
  • 2017 елда ул Азатлык укучылары аны "Ел шәхесе" дип таныды.
  • 2018 елда ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә татар теленең яшәячәгенә ышанам, федераль үзәк Татарстан сүзенә колак салмый кала алмаячак дип әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG