Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төркия беркая тайпылмый"


Вашингтондагы Трансатлантик академиясенең Төркия турындагы хисабы бу атнада Европа Берлегендә каралды. Хисапта "Төркиянең тышкы сәясәте демократияне ныгыту юлы белән генә уңай якка үзгәрә ала" диелә.

Төркия Газзә ярдәм көймәсенә булган һөҗүмгә кискен реакция белдереп, Якын көнчыгыштагы иң якын дусты - Израил белән мөнәсәбәтләрне өзәр дәрәҗәгә җитте. БМОның Иранга кертергә теләгән яңа санкцияләренә Бразилия белән бергә каршы чыкты.

Төркия Азиядә иминлек һәм хезмәттәшлекне ныгыту җыенына җитәкчелек итеп, Азия илләре белән иминлек һәм икътисад өлкәсендә кайбер килешүгә кул куйды. Әгъза илләрне Израил һөҗүменә каршы чыгарга күндерде.

Израилгә каршы торуы белән гарәп илләрендә зур популярлыгы арткан Төркия, Якын көнчыгыш төбәгендә икътисади һәм сәяси бәйләнешне ныгыта бара.

Соңгы берничә айда Төркия тышкы сәясәтендәге бу әүземлек дөнья матбугаты игътибарыннан читтә калмады.

Бик еш кабатланган "Төркия көнчыгышка таба борыла" дигән фаразлар чыга башлады, белгечләр үз фикерләрен әйтте. Һәм ниһаять бу хакта яңа хисап та дөнья күрде.

Төркия, күршеләре һәм көнбатыш

Бу атнада Трансатлантик академиясе - Проблемаларны бетерү: "Төркия, күршеләре һәм көнбатыш" (Getting to Zero: Turkey, its Neighbors and the West) дигән хисабын игълан итте. Хисап турында чыгыш ясаган академик Натали Токки, соңгы вакытта көнбатыш матбугатында еш урын ала башлаган "Төркия көнбатыштан баш тартамы?" дигән сорауларның "урынсыз" булуын әйтте.

Германиядәге тышкы сәясәт үзәгендә оештырылган җыенда чыгыш ясаган Токки бу сорау урынына, "Төркиядә нинди үзгәрешләр бара һәм моның АКШ һәм Европа Берлегенә тәэсире нинди булыр?" дигән сорау бирелергә тиеш дигән карашта.

Токки Төркиянең тышкы сәясәтендә зур үзгәрешләр булуына игътибар юнәлдерде. "Төркиядә зур үзгәрешләр булуын кабул итәргә кирәк, алар әлегә уңай һәм яхшы якка таба. Ләкин бу процесс бары тик Төркиядә демократик ачышларның үтәлүе белән генә дәвам итә алачак", диде.

Төркиянең эчке сәясәтендә дә зур сынаулар бар. 1982 елдан бирле үзгәрмәгән конституцияне референдум аша үзгәртү күз алдында тотыла. Европа Берлегенә әгъзалык өчен бу таләпнең үтәлүе шарт. Ләкин әлегә бу хакта каршылыклар бар.

Хисапны тәкъдим иткән Токки, Европа Берлеге һәм АКШтан бәйсез бер сәясәт алып барган Төркиянең бигрәк тә Якын көнчыгыш төбәгендә тәэсирен арттыруына басым ясый.

"Израил белән мөнәсәбәтләрне бетерү хата булыр иде"

Хисапны тәкъдим итү чарасыннан соң чыгыш ясаган Израилнең Анкара илчесе Алон Лиел Төркиянең Якын көнчыгыш сәясәте һәм Израил белән мөнәсәбәтләренә тукталды.

Израил илчесе, Төркия премьеры Эрдоганның Израилгә каршы чыгышлары белән үзенә булган тәнкыйтьнең артуын әйтте. Шулай да ике ил арасында киеренкелекнең артуына карамастан, Израил илчесе, "мөнәсәбәтләр тәмам өзелер дип уйламыйм", диде.

Израил илчесе Төркия белән Израил арасында тарихи бәйләнештән кала икътисади бәйләнешнең бик көчле булуын искә төшереп, Израил-Төркия уртаклыгында бик күп ширкәтнең эшләвен әйтте. Мөнәсәбәтләр туктаган очракта, бу ширкәтләр зур зыян күрәчәк. Илче, "моның иң күп зыяны исә Израилгә булыр", дип әйтте.

"Төркия төбәк өчен мөһим"

Британия журналисты Патрик Сеал: "Төркиянең төбәктә үз көчен арттыруы, Израилнең Якын көнчыгыштагы хәрби хакимиятенә тәэсир итәр. Шулай да Төркиянең гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрен арттыру тырышлыгы Анкараның көнбатыштан баш тартуын аңлатмый", дип белдерә.

"Төркия Европа Берлеге һәм АКШ алдында үз игътибарын гына арттырырга тырыша. Әлбәттә Европа Берлегенең төбәктә үз көчен күрсәтә алмавы, Төркия өчен бер форсат иде һәм Төркия бу форсатны яхшы куллана алды да", диде.

Британ журналисты фикеренчә, Төркиянең Якын көнчыгышта тәэсирен арттыруы Европа Берлеге өчен файдага гына булачак.
XS
SM
MD
LG