Татарстанның Түбән Кама шәһәре мәхкәмәсе гаскәрне "дискредитацияләү"дә гаепләп, шунда яшәүче иргә 30 мең сум штраф салган. (Азатлыкка ирнең исеме билгеле, иминлек максатларында редакция аның исемен күрсәтми).
Административ эш материаларыннан күренгәнчә, 2022 елның сентябреннән 2023 елның декабренә кадәр, төрле Telegram-чатларда ир Украинадагы сугышта үлгән Русия хәрбиләре турындагы хәбәрләр астына фикерләрен язып торган. Мәхкәмә карарында нинди фикерләр турында сүз баруы әйтелми, әмма мәхкәмә фикеренчә, ирнең сүзләре "Украинада "махсус хәрби операция" үткәргән чакта, Русия мәнфәгатьләрен һәм аның ватандашларын яклау өчен Русия гаскәрен куллануны дискредитацияләгән".
Ир гаебен таныган.
- Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.
- Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.
- Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
- Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган иде. - Башкортстанда әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум