Уфада яшәүче иргә сайлау бюллетененә сугышка каршы язу язганы өчен 45 мең сум штраф салганнар. Бу хакта Дим районы мәхкәмәсе чыгарган карарга сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.
Эш материалларыннан күренгәнчә, сайлау вакытында, көндезге 12.20 сәгатьтә Эмиль П. сайлау бүлегсенә килгән. бюллетень алгач ул аңа язулар язган. Нәрсә дип язуы әйтелми.
Шуннан соң бюллетеньне фотога төшереп аның белән сайлау бүлгесе буйлап узган, ни язуын шунда булган кешеләргә күрсәткән, аннары соң гына бюллетеньне тартмага салган диелә. Ахырдан аның сугышка каршы эчтәлектәге әйберләр язуы ачыкланган. Мәхкәмә фикеренчә, аларны кешеләргә күрсәтеп йөрү Русия гаскәрен "кимсетү".
Иргә административ эш ачып 45 мең сум штраф биргәннәр, ул гаебен таныган диелә.
Азатлык элегрәк хәбәр иткәнчә, моңарчы Русия президентын сайлаган чакта Уфада бер кешене - Булат Халиковны тоткарлаулары билгеле булган иде. Ул бюллетеньнәр тартмасына Алексей Навальныйның фотосын салмакчы булган.
- Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.
- Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.
- Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
- Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган иде. - Башкортстанда әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум