2016 йомгаклары: татар интернеты

Your browser doesn’t support HTML5

"Минем яраткан татар телем" проектының бер өлеше булган #тизәйткеч эстафетасында Нижгар татарлары

2016 елны татар интернеты өчен гаять нәтиҗәле, уңышлы булды дип әйтеп булмый. Берничә тулы проект тормышка ашты (кайберләре инде хәзер актив түгел), социаль челтәрләрдә флэшмоблар күренгәләде. Азатлык татар пәрәвезенә нәтиҗә ясый.

Әлбәттә

Мартта Әлбәттә исемле мәгариф һәм фән проекты пәйда булды. Ул татар тарихы, тел белеме, әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате һәм фольклорына багышланган. Порталда әлеге өлкәләрдә эш итүче галимнәр һәм белгечләрнең видеолекцияләре тупланып бара. Мәсәлән, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков "Татар халкы каян килеп чыккан?" дигән темага лекция сөйли. Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина "Тукай модернистмы?" дигән сорауга җавап бирә. Хәзерге вакытта проект актив түгел, соңгы видео берничә ай элек чыккан, ләкин авторлар сайт эшен дәвам итәргә вәгъдә итә.

Телеграм стикерлары

2016 елда Телеграм мессенджеры татар кулланучылары арасында популярлыкка ирешкәч, дизайнерлар татарча стикерлар чыгара башлады. Мәсәлән, Миңнеханов, кырымтатар стикерлары.

Кырымтатар стикерлары

Тукай инстаграмы

Билгесез автор Габдулла Тукай исеменнән инстаграм-аккаунт ачты. Идея: шагыйрь безнең заманда яши һәм инстаграмын алып бара. Беренче постлар кызыклы контент булуга дәгъва белдергән иде, ләкин хәзер аккаунт актив түгел.

Җиһан

"Сайт шигаре – "Иҗат. Ирек. Сәяхәт. Дөнья. Игелек.". Чыннан да, бу аның эчтәлеген тулысынча ачып бирәдер. Авторлар фикеренчә, моңа кадәр татар телендә дөньяны күзаллаган, игелек һәм яхшы гамәлләр турында сөйләгән, кешеләрне иҗатка һәм креативлыкка өндәгән, күбрәк сәяхәт итәргә чакырган сайт юк иде. Шуңа күрә алар бу эшкә алынган да", дип язган иде Азатлык. Җиһан сайтында соңгы мәкалә 30 октябрьдә чыккан, ягъни ресурс бүтән актив түгел дип аңларга кирәк.​

Максат

Интернетта шәхес үсеше, үз-үзеңне камилләштерү турында яңа татар сайты ачылды. MAKSAT исемле бу ресурс актив татар яшьләре өчен булдырылган. Ләкин соңгы мәкалә 30 августта дөнья күргән.

Юк-бар

"Яшьләргә шаян видеолар аша татар дөньясын күрсәтәбез" дигән шигар белән көзен эшләп киткән юмористик видеоблог. Әлегә өч чыгарылышы бар.

"Юк-бар" проекты кызлары (уңнан) Гөлфия Гөбәйдуллина, Айгөл Димөхәммәттова, Камал артисты Ришат Әхмәдуллин белән

Себертатар яшьләре өчен интернет-радио

Интернетта себертатар яшьләре өчен "Татар Радио Тёмэн FM" исемле радио эшли башлаган иде. Үз даирәсендә күпмедер кызыксыну уятуга карамастан, проект билгесез-вакытка таймаут-алды.

Минем яраткан татар телем

Әлфия Бәдретдинованың "Минем яраткан татар телем" проекты татар интернет аудиториясен берничә кызыклы флэшмоб белән җанландырды: Яраткан җырлар, Тизәйткеч, Тукай флэшмобы.

Тарихи фотолар

Ижау егете татар халкының тарихи фотоларын бер архивка туплап бара һәм актив рәвештә дәвам итә.

Сафаҗәй мәдрәсәсе шәкертләре. Укытучылары - Габделбәр Хәбибуллин. 1907 ел

Татар малай

2016 елның иң уңышлы татар блогеры дип аталган номинация булса, бу егетне шунда кертер идек. Түбән Камалы Ринат Галиәхмәтов – "Татар малай" ләкаблы блогер төрле темаларга видеолар төшереп инстаграмына куеп бара. Хәзерге вакытта аның 30 меңнән артык язылучысы бар.