Футбол беренчелеге турында 5 факт

Самар стадионы

14 июнь дөнья футбол беренчелеге башлана. Ул беренче тапкыр Русиядә уза. Азатлык бу вакыйга турында иң мөһим фактларны барлады.

Футбол беренчелеге уңаеннан Русиядә нинди кагыйдәләр кертелә? Чемпионатта нинди илләр катнаша? Криштиану Роналдуны нинди шәһәрдә күреп булачак? Әлегә кадәр футбол турында ишетеп тә, артык кызыксынмасагыз, әлеге язмада төп сорауларга җавап бирербез.

Чемпионат кайчан һәм кайда уза?

FIFA (Футбол ассоциацияләренең халыкара федерациясе) дөнья беренчелеге быел 21нче тапкыр үткәрелә. Ул 14 июньнән 15 июльгә кадәр үтәчәк. Чемпионатны беренче тапкыр Русия оештыра, гомумән, чемпионат беренче тапкыр Көнчыгыш Европада уза.

Уеннар Русиянең 11 шәһәрендә узачак: Мәскәү, Петербур, Казан, Калининград, Түбән Новгород, Волгоград, Самар, Сарански, Ростов-Дон, Сочи һәм Екатеринбур. Барлыгы 64 матч уйналачак, аларның 48е - төркемнәрдә, 16сы - плей-оффта.

Казан-Арена стадионы

Чемпионатның алты уены Казанда узачак. Дүртесе төркем уеннары: (16 июнь – Франция-Австралия, 20 июнь – Иран-Испания, 24 июнь – Польша-Колумбия, 27 июнь – Корея-Германия), моннан тыш финалның 1/8 уены (30 июнь) һәм чирек финал уены (6 июль) булачак.

Ярымфиналның бер уены – Петербурда, бер уены Мәскәүдә узачак. Финал уен Мәскәүнең Лужники стадионында үтәчәк.

Нинди илләр катнаша? Футболчыларны кайсы шәһәрләрдә күреп була?

Чемпионатта 32 ил катнаша. Алар сигез төркемгә бүленгән. Һәм төркемнән ике такым 1/8 уеннарына чыга алачак.

Футбол җанатарлары әзерләгән рәсем

Һәр ил такымының яшәячәк һәм әзерләнәчәк базалары бар. Германия - Мәскәү янындагы "Ватутинки" базасында, Португалия, Аргентина, Франция - Мәскәү янындагы шәһәрләрдә, Англия - Петербурда, Испания Краснодар төбәгендә яшәячәк. Казанда Австралия, Япония һәм Колумбия такымнары яшәячәк.

Тик бу такымнарны күрәм дип шатланасы түгел. Билгеле булганча, футбол такымнары катгый график белән яши, алар уеннарга әзерләнәсе урыннарга беркемне дә кертмиләр. Шулай итеп, уенчыларны футбол уены вакытында гына күреп булачак.

Казанны, Татарстанны хәзер дөньяда күбрәк таныячаклармы?

Бу сорауга төгәл җавап биреп булмый. Берьяктан, чыннан да чит ил медиа чараларында Казан исеме яңгырый, аерым телеканаллар хәтта шәһәр турында сюжетлар да төшерә. Тик Казанны еш кына урыс шәһәре итеп кенә таныту очраклары бар.

Татарстан түрәләре чемпионат вакытында татар мәдәниятен, телен тәкъдим итү булачак, дип ышандырса да, кире күренешләр дә бар. Әйтик, чемпионат вакытында "Ак сирень" рус музыкасы фестивале узачак. Татар көе нигә анда яңгырамаячак соң дигән сорауга Татарстан симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский журналистны провокациядә гаепләде.

Шулай да, Казан исеме чемпионат вакытында еш яңгыраячак. Чемпионатның рәсми тизерында Казан зиланты күрсәтелә:

Беренчелек вакытында русиялеләр тормышы ничек үзгәрәчәк?

Чемпионат вакытына Русиядә күп кенә төрле чикләүләр кертелә. Аларны иминлек белән бәйләп аңлаталар, шулай да әлеге чикләүләр гади кешеләр тормышын катлауландырырга мөмкин. Нинди чикләүләр соң ул?

  • Чемпионат узачак шәһәрләрдә махсус теркәлү кагыйдәсе кертелә. Сез бу шәһәрләргә киләсез икән, өч көн эчендә хокук саклау органнарында теркәлергә тиешсез. Чит ил кешеләренә, нинди илдән килүенә карап җиде көнгә кадәр вакыт бирелә. Кунакханәләрдә яки санаторийларга килгән кунакларга бу кагыйдә карамый. Теркәлүсез яшәү өчен штраф 3 мең сум тәшкил итәчәк.
  • Автобуслы экскурсияләр вакытлыча туктатылачак. Сәбәбе - чемпионат узачак шәһәрләргә автобуслар керү тыела. Искәрмә: Эчке эшләр министрлыгы автобуслары, даими йөри торган рейс автобуслары һәм "ЭРА-ГЛОНАСС" системлы автобуслар.
  • Урам җыеннарын чикләү. Әйе, чемпионатка бәйле булмаган урам җыеннарын үткәрү шактый кыенлашты. Кагыйдә буларак, аларны аз санлы кеше белән шәһәр читендә генә үткәреп була, анысына да рөхсәт бирелмәскә мөмкин. Сүз уңаеннан, "Азатлык" берлеге активистларына Казанда ялгыз пикетлар үткәрү өчен инде административ эшләр ачыла.
  • Хәмер һәм корал сатуга да чикләүләр кертелә. Мисал өчен, исерткеч эчемлекләрне страдион үзәгеннән ике чакрым радиуста сатып алып булмас.
  • Концерт уздыруга чикләүләр. 8 июнь көнне җырчы Земфира сайтында Түбән Новгород һәм Калининград шәһәрләрендә концертларның булмаячагы хәбәр ителде. Сәбәбе - футбол беренчелеге сәбәпле чикләүләр.

Кеше хокукларын бозулар турында ишеттем, бу чынмы?

Әйе, Дөнья футбол беренчелеге алдыннан Human Rights Watch (HRW) халыкара хокук яклау оешмасы Русиядә кеше хокуклары торышының начараюы турында хисап чыгарган иде. Халыкара оешма стадионнар төзүчеләрнең хокуклары бозылу турында белдерә, эшчеләргә хезмәт хакларын вакытында түләмиләр, ә алар иминлекләренә куркыныч тудыручы шартларда эшли. 2018 елның апреленә дөнья чемпионаты төзелешләрендә 21 эшче һәлак булган диелә.

Моннан тыш, хокук яклаучылар Русиядә митинглар, тыныч урам җыеннары уздыру белән бәйле вазгыятьнең дә начараюы турында да яза. Аерым әйткәндә, оппозиция вәкиле Алексей Навальный тарафдарларының тоткарлануы искә алына.

Аерым очракларда чемпионат вакытында үз өйләренә дә махсус таныклык (пропуск) ярдәмендә генә кертәчәкләр. Мәскәүдә исә стадион тирәсендә машина белән узу өчен дә аерым рөхсәт кирәк булачак.

FIFA кеше хокуклары бозылу очракларын хәбәр итү өчен аерым механизм булдырган. Аерым платформада хокуклар бозылу очракларын аноним рәвештә хәбәр итеп булачак.