2021 елның 21 мизгеле

Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный "Новичок" белән агуланганнан соң Германиядә дәваланып Русиягә кайтуга ук кулга алында һәм бар ил буйлап протест чаралары башланды. Казанда да Навальныйны яклап шактый кеше чыкты. Төрле чыганакларга күрә, ул протест чараларында берничә мең кеше катнашкан.Тоткарланучылар саны ягыннан Казан, Мәскәү һәм Петербурдан гына калышып, өченче урынга чыкты. 23 һәм 31 гыйнвар протест чараларында Казанда 573 кеше җәзага тартылган. Казан, 31 гыйнвар.

Татарстандагы Лаеш районының Орел авылы белән Идел арасында киселгән урман. Биредә М-12 машина юлы төзелә. 28 февраль.

СМА диагнозлы балаларның ата-аналары Татарстан хөкүмәте бинасы каршына пикет белән чыкты. Аларның һәркайсы үз баласына канун нигезендә тиешле "Спинраза" даруын таләп итте. 10 март.

Узган кышта кар күп яву һәм апрельдә кисәк җылытып җибәрү сәбәпле Башкортстан белән Татарстанның күп кенә елгалары ташыды, авыл-шәһәрләргә зур зыян килде. Лаеш районының Усады авылы. 14 апрель.

Казанның 175нче мәктәбендә 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның элек үзе укыган 175нче мәктәбендә атыш оештырды. Фаҗигадә тугыз кеше, алар арасында 7 бала һәлак булды, 23 кеше яраланды. 11 май.

15 гыйнварда Татарстан прокуратурасы 1988 елдан бирле эшләп килгән актив милли оешма – Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистик оешма дип тануны сорап, Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Әлегә мәхкәмә эше 2022 елда да дәвам итәчәк. Оешма активистлары ТИҮне яклап интернетта эшчәнлек алып барды, пикетларга чыкты. Казан, 4 июнь.

Татарстанның Арча районы Шекә авылы халкы башлангыч мәктәпне ябуга каршы чыгып җыелыш уздырды. Биредә мәктәп проблемы да күтәрелде, соңгы елларда оптимизацияләнгән һәм спортзалга куып кертелгән мәдәният йорты, өч елга бер уздырылучы Сабантуй бәйрәме хакында да фикер алыштылар. Нәтиҗәдә хакимият мәктәпне япмаска булды. Оптимальләштиерү сылтавы белән республикада башка мәктәпләрне дә ябу эше дәвам итте. Шекә, 5 июнь.

Корбан гаетендә Казанның "Гаилә" мәчетендә күршедәге 175нче мәктәптә май аенда булган атыш фаҗигасен искә алдылар, һәлак булганнар рухына дога кылдылар. 20 июнь.

Русиядә коронавируска каршы киңкүләм кампания оештырылды, әмма чит ил вакциналары тыелды. Вакцина сертификатын таләп итүләр сәбәпле, Татарсатнда да күпләр ялган сертификатлар сатып алды. Казан, 22 июнь.

1921-22 елда Идел буенда булган ачлыкка 100 ел тулу уңаеннан "Әкият" курчак театры Галимҗан Ибраһимовның ачлык хакында язылган "Адәмнәр" әсәре нигезендә куелган спектакль куйды. Аның шау-шуы озакка сузылды. Берәүләр татарны кеше ашаучы итеп күрсәтүне хурласа, икенчеләр, тамашаны хуплады. 23 июнь.

Июнь башында Уфада VI Дөнья фольклориадасы узды. Анда 37 илдән килгән меңнән артык артист катнашты. Чара кысасында "Торатау" Конгресс-холлы артындагы амфитеатрда фольклориадада катнашучыларның әйлән-бәйләне узды. Кулга-кул тотынып узган әйлән-бәйләндә 57 ил вәкилләре – 2700дән артык кеше катнашып, ул Русия рекорды дип игълан ителде. 4 июль.

 Башкортстанның көньяк районнарында эссе көннәр озакка сузылу, яңгырлар булмау сәбәпле, рәсмиләр әйтүенчә, 14 мең һектар мәйданда урман янды. Бу янгыннарны сүндерү өчен кешеләр бар республикадан җыелды. 13 август.

Коронавирус сәбәпле, сентябрь ахырында Башкортстанда театрларга һәм концертларга керү өчен чикләүләр кертелде. Тамашага килүче вакцина ясатуы турында QR-код, соңгы ярты ел эчендә авыруы яки вакцина ясату тыелуы турында документларның берсен күрсәтергә тиеш. Уфа. 27 сентябрь.

Уфада реставрацияләү сылтавы белән урыныннан алынган Салават Юлаев һәйкәлен кире куймаска мөмкиннәр дигән шикләр таралды. 11 октябрьдә, Башкортстан суверенитеты көнендә бер төркем аны тере чылбыр рәвешендә уратып алырга планлаштырды, әмма бу чарага халык кирәгеннән азрак килде, 20ләп кенә кеше җыелды.

15 октябрь Казанның Тинчурин бакчасында Казанның Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынуын искә алуга багышланган Хәтер көне митингы узды. Чарада 250ләп кеше катнашты. Казаннан тыш Чаллы, Чуашстан, Башкортстан вәкилләре бар иде. Кабул ителгән резолюциядә Хәтер көнен рәсмиләштерүне, 1992 елгы Татарстан Конституциясен кайтаруны, президент атамасын яклауны таләп иттеләр.

Русиядә җанисәп 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узды. Бу чараны оештырган Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә. Казан. 16 октябрь.

Ел ахырында Русиядә төбәк җитәкчеләрен президент дип атауны тыючы канун чыкты. Киләсе җәйдә бу канунның бер өлеше гамәлгә кергәч Татарстан җитәкчесе башкача аталырга тиеш булачак. Татарстан Дәүләт шурасында әлеге канун өлгесе каралганда депутат, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллан аны милли республикаларны бетерү юнәлешендәге адым дип бәяләде. 25 октябрь

3 ноябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рәмилә Сәетованы өч ел колониягә хөкем итте. Сәетова Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Сәетованың Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң 2020 елда аңа карата җинаять эше ачылган иде.

22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортына QR-код белән генә кертә башладылар. Русиядә мондый тәртип бары Татарстанда гына кертелде. Кондукторларга да, юлчыларга да бу яңалыкны бик күп кыенлыклар тудырды. Казан, 22 ноябрь.

Русия куәт структуралары көзен бар ил буйлап Навальный тарафдарларын эзәрлекләүне тагын да көчәйтте. 9 ноябрьдә Уфада да аның тарафдларлары өйләрендә тентүләр узды.  Навальный штабының (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешмалар дип танылды, аларның эшчәнлеге тыелды) элекке җитәкчесе Лилия Чанышева кулга алынды. Ул хәзер Мәскәүдә тикшерү изоляторында тотыла. Мәскәү, 15 декабрь 2021

Ел азагында Казан федераль университеты ректоры, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илшат Гафуровны Мәскәүдән килгән куәт оешмасы вәкилләре тоткарлап, Мәскәүгә алып китте. Гафуровка "яллап кеше үтерү белән бәйле" маддә нигезендә җинаять эше ачылды, ул ике айга сак астына алынды. Мәскәү, 22 декабрь.